Сөябел учакны сикереп чыга һәм акбүз атына атлана да, атасы белән саубуллашмыйча, Төн илләренә юнәлә. Көн чаба, төн чаба Сөябел. Иртән сызылып таң атканда гына аты бер тугайлыкка туктый һәм кинәт телгә килә:
– Булгарың, иям, – ди.
Шуннан бирле Көнбатырның Сөябел атлы углы мондагы урманнарда яши, диләр. Кайчак ул Олы Идел ярына басып җырлап җибәрә, сөйгәнен эзли икән. Ә ул бар, имеш, болгар кызлары арасында икән. Таң беленер-беленмәс Идел буена чыксаң, аны күрергә була икән, диләр. Кайчак ул сандугач сурәтенә керә дә бертуктаусыз «Сөябел, Сөябел, Сөябел» дип өзгәләнеп сайрый, кемнедер чакыра, кемгәдер дәшә, диләр. Тик аның бер шарты бар икән, бары тик сөя белгәннәргә генә күренә, имеш, диләр. Сөя белмәгәннәргә, ихластан гашыйк булмаганнарга күренми икән, диләр…»
Хан кызы моны, әкият икәнен белсә дә, дикъкать белән тыңлый, мөгаллимен бүлдерми, бары тик чак кына күперенке иреннәре генә «Сөябел, Сөябел, Сөябел» дип кыймылдыйлар иде.
Әкиятен сөйләп бетергәч, Хафиз, сулыш алырга да куркып, хан кызының сусыл иреннәренә карый, ап-ак тигез тешләренә игътибар итә һәм, хатын-кыздагы тиңсез гүзәллекне күреп, карашын читкә ала – үз-үзеннән курка. Мәгәр карашы янә-янә кызның сусыл иреннәрендә, алсу битләрендә туктала, ул инде чарасыз вә гасаби рәвештә кызны күзәтә.
«Кемгә гашыйк син, гүзәл?» дип сорыйсы килә Хафизның. Ул белә: хан кызы оста Дәүранга гашыйк, әмма бу хәлне җитди кабул итми, чөнки хан кызларының язмышы аталары кулында була. Бәлкем, бу чибәрне Сәлим хан Олуг Мөхәммәтнең берәр угланына бирер йә күрше кенәз оныкларына, һич югы, Баян баһадирга? Элек-электән хан һәм кенәз йортларын килмешәк баһадирлар саклаганнар ич. Ханнар кызларын шул баһадирларга биргәннәр һәм шуның белән кан яңартканнар, аларны үз иткәннәр. Килгән кешегә ил алыштыру ни дә, хатын алыштыру ни – аңа алтын, байлык, мул тормыш булсын. Калганы өчен ул кайгырмый, чөнки аның туган иле юктыр, ошбу ил аңа яттыр. Бәлкем, кәтиб Хафиз ялгышадыр. Баян баһадир Болгарга килгәч өйләнмәде, хәер, бәлкем, ул хан кызын көтәдер? Тик Баян баһадир кяфер, ул атна саен чиркәүгә бара, муенында тәре йөртә. Баян баһадир Назлыгөлне сораса, Сәлим ханның каршы килмәве дә бар. Әйе, каршы килмәс. Тик моңа шәех Игәнәй барырмы, никах укытырга ризалык бирерме? Баян баһадир – кяфер, Назлыгөл – мөселман кызы. Сәлим хан шәех Игәнәйгә каршы бармас.
– Мөгаллимем, агам әмир Хаҗи биләмәсендәге Шайтан каласында серле манара бар икән, диләр. Манарага кергән кеше кире чыкмый икән. Миңа бу хакта Баян баһадирның бер азаты әйтте, имеш, анда шайтан үзе яши… Шул Сөябел ятмыймы икән анда, мөгаллимем?
– Сөябел – әкият егете. Шайтан каласында йөзләгән-меңләгән кеше эшли, кирмәнне саклыйлар. Миңа калса, анда бернинди дә шайтан юктыр.
– Ә илче Садак, Олуг Мөхәммәтнең илчесе? Кереп китә дә әйләнеп чыкмый. Аны манарага кертмәскә иткәннәр, әмма ул берәүне дә тыңламаган, диләр.
– Кем сөйләде сиңа бу хакта?
– Инәй, сөт анам, мөгаллимем. Күптән түгел агам Хаҗи анда бер азатны кертеп җибәрә, икенче көнне аны үле килеш елгадан табып алалар…
Кәтиб Хафиз каләмен хан кызы кулыннан алды да өстәлгә куйды, беравык уйланып утырды. Ни әйтә ала ул гөнаһсыз һәм нарасый кыз балага? Берни дә әйтә алмый. Ни әйтсә дә, ул аңа ышанмас. Кешене кеше итүче сыйфат мохиттер. Ә бу кыз бала әнә шундый могҗизаларга ышанып үсә. Болгарның бөек елъязмачысы Ягъкуб Ногман «Тарихел-Болгар» китабына кеше ышанмастай әкәмәтләр язып калдыра. Булган хәлләр белән тузга язмаганнарны бергә бутап бирә. Ул моны бик тә белеп эшли. Юкса ул коры тел белән язылган китапны кем укыр иде? Тарих китабын йотлыгып укырга тиешләр. Менә ничәмә-ничә тапкыр күчерде инде Хафиз «Тарихел-Болгар» китабын, әле булса яңабаштан йотлыгып укый ала. Ул гынамы, укыган саен, яңадан-яңа хикмәтле якларын ача. Кайбер битләрне ул юл аша укый, тасвирланган хәлләрнең асылына төшенергә тырыша. Димәк, яңа кала салынасы төбәктәге хәл хакында аңа язып калдырырга кирәк булыр, тик әле түгел, исән-имин калса…
Иртәгә Сәлим хан аңардан язманы сорар. Язманы укыганда, Сәлим хан үзе генә түгел, аның янында яңа кала нигезен карарга барган һәм андагы хәлләргә шаһит булган Саксин казый, шәех Игәнәй утырыр. Кәтиб Хафиз ялганлый башласа, Саксин казый аны шундук туктатыр, алай түгел, болай булды, ханым, дип, Хафиз өстенә пычрак өяр. Иң әүвәл шәех Игәнәй атылып чыгар һәм вәзир Исхакны җәлладка бирергә кушар. Аннары шәех Игәнәй кәтиб Хафизга ябырылыр, син ни карадың, дип, күзен дә ачырмас һәм шулай ук аны да җәллад балтасы астына салырга кушар.