Кайсы явызлыкны сайларга соң? Хакыйкатьне язып бирсә, Сәлим хан җәлладка бирер, чөнки халык алдында, шәех алдында үзен акларга тырышыр, ә инде булган хәлне яшереп калса, вәзир Исхакны кичермәсләр – хан да, шәех тә.
Авыр халәттә иде Хафиз. Аның әле сарайдан качып китәсе, әле Сәлим хан каршына барып баш орасы килә. Орасы да булган хәлне әйтәсе иде. Тик аңлармы аны Сәлим хан, шундук җәлладны чакырып алмасмы? Әйе, иелгән башны кылыч кисми, диләр. Барырга. Аның яшисе бар, ул Гали оланны Болгар тәхетенә утыртырга тиеш. Бу хәлдән исән-имин котылса, ул Гали оланны эзләргә чыгып китәр. Табар һәм Болгарга алып кайтыр. Ул дәрвиш сурәтендә каладан калага, илдән илгә йөрер, иллә Гали оланны барыбер табар…
Йа Хода, ни уйлыйм. Мин беркая да китә алмыйм, китмәм дә, бу китаплардан, ошбу алиһәдән башка яшәүне күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Ул ошбу фәрештәне һәр көн күрергә тиеш. Китапларны да. Ерак Мисырдан, Сәмәркандтан, Бохарадан, Багдадтан, Үргәнечтән, Румнан – кайлардан гына килмәгән алар монда. Барысы да минем кулда, минем йөрәгемдә, иллә алар да язмышларын белмиләр, мин дә үз язмышымны белмим.
Кәтиб Хафиз китап укып утыручы хан кызына күз төшереп алды һәм күңеленә килгән беренче сүзне язып куйды: «Яшәүнең мәгънәсе имандадыр».
Иман?!
Ул тагын ни инде? Кеше имансыз яши алмый. Иман аның аңы, уе, хисе, кылганы, язганы, тормышы, яшәү мәгънәсе.
Йа Хода, тагын ни уйлыйм инде?! Алай дисәң, Сәлим ханның иманы нидән гыйбарәт тә минеке нидән гыйбарәт? Белмисең! Нәкъ менә белмәү сине алга әйдәде, китап артыннан китап укыдың, хакыйкатьнең асылын, иманның изгесен эзләдең, мәгәр ни таптың? Алдыңа куелган сораулар артканнан-арта барды, иманнан читләшә башладың. Шул чакларда син, кәтиб Хафиз, болынга төштең, зәңгәр күккә бактың, сорауларга җавап эзләдең. Таптыңмы? Тапмадың, чөнки син үзең әнә шул серле табигатьнең бөртеге, тузаны. Йа Алла, тагын ни уйлыйм инде! Күк йөзе кам дөңгере кебек дөмбердәп торса да, сорауларыңа җавап таба алмассыңдыр.
Болгар иле синең күз алдыңда таркала, мәдәнияте, әдәбияты чит илләргә таратыла. Кайда син, Саксин каласында яшәгән Бөек Болгар шагыйре Сөләйман Бакыргани?! Сәлим хан сине илдән куды, китапларыңны үргәнечлеләргә сатып җибәрде. Илдән осталар китә, аларны кенәз Андрей Боголюб колач җәеп каршы ала тора. Нигә алмасын, ул аларга мохтаҗ, аңа чиркәү өстенә чиркәү салдырырга кирәк. Кайда син, бөтен дөньяга табиблыгың белән танылган Таҗетдин?! Вафатмы? Инде хан Таҗетдиннең энесе Хәсәнне җибәрде. Син табибларыңны бер чапанга, бер көмеш табакка саттың. Сиңа, Сәлим хан, шагыйрь Әбү Гали килде. Алмадың сарайга. Шагыйрь халкы тынгысыз була, мин тынычлык яратам, дидең. Ә бит сиңа ул корал тотып килмәде, Сәлим хан, шигырь китабы тотып килде, син аны исә тыңларга да теләмәдең. Имеш, синдә шигырь кайгысы юк, дөньяви мәшәкатьләрдән дә гарык. Табиб Таҗетдин «Сырхауларга дәва» китабын язып калдырды. Ул китапны да Олуг Мөхәммәткә бүләк иттең.
Болгар ислам динен кабул иткәндә, тәхеттә Айдар хан утыра. Болгарның җиденче ханы була ул. Җиде саны төрки халкы өчен изге сандыр. Айдар ханның бер генә угланы да булмый, ә бердәнбер кызы өянәге тотып урында ята. Хан Ага Базардагы барлык табибларны үзенә чакырта. Сарайга йөзләгән табиб китерелә, һәммәсе дә авыруны карап чыга. Әмма берсенең дә, тәвәккәлләп, кызны дәваларга алынасы килмидер. Хан тирән кайгыга кала.
Шунда вәзире:
– Шөһрәтлем, бүген Ага Базарга ерак Мисырдан ике гарәп килеп төште, – ди. – Шуларның берсе табиб, имеш. Шуны дәшеп карасак? Мәгәр кисәтеп куясым килә, шөһрәтлем, ул табиб безнең өчен ят булган бөтенләй башка дингә табынадыр.
– Гарәп табибны сарайга алып килегез! – дип боера вәзиренә хан.
Күп тә үтми, хан азатлары Ага Базарда тамаша кылып йөрүче табиб гарәпне тотып сарайга китерәләр. Каршысына китереп бастыргач, хан аңа:
– И-и, гарәп, кайдан килдең? – дип сорый.
– Мәккә-Мәдинәдәндер, – ди гарәп.
– Кылган һөнәрең ни? – дип сорый хан.
– Табиблык кылудыр, – ди гарәп.
– Минем кызым хастадыр, зәхмәт кагылгандыр. Шул хастага дәва тапмассыңмы? – дип сорый хан.
– Әүвәл хастаны күрим, хан, – ди гарәп.
Авыруны карагач, гарәп хан янына әйләнеп килә һәм әйтә: