– Кызыгызга, ханиям, чынлап та зәхмәт кагылгандыр. Мин аны дәвалап карармын. Тик миңа моның өчен сарбан яфрагы кирәк булыр.
– Бездә ул агач күптер, китерегез каен кисеп! – дип боера йомышчыларына хан.
– Миңа, ханиям, яфраксыз каен кирәкми, хәзер сездә кыштыр, агачлар яфракларын койганнардыр, миңа ямь-яшел яфраклы каен ботаклары кирәктер, – ди гарәп.
– Кыш көнендә нинди яшел каен булсын инде, – ди хан. – Кайдан алмак кирәк аны?..
– Иншалла, без аны табарбыз, – ди гарәп. – Китерегез миңа каен ботакларын.
– Син, гарәп, белеп керешсәң иде кызымны дәваларга, – дип кисәтеп куя хан. – Соңы яман бетүе бар.
– Ханиям, син шарт куясың икән, инде минем шартымны да тыңла: кызыңны аякка бастырсам, динемне кабул итәрсең, динемә иман иткәндә генә кызыңны дәваларга керешерем, – ди гарәп.
Айдар хан кисеп кенә җавап бирми, иман алыштыру җиңел эш түгел, иллә кызын бик тә яратканлыктан, аның сәламәтләнүен теләве зур булудан, гарәп белән килешергә мәҗбүр була.
Гарәп каен ботакларын җылы сулы чиләккә утырта, эссе җиргә куя да дога укый башлый. Бер дога укый, бер ботак яфрак яра; икене укый, икенче яфрак күренә. Дога артыннан дога укый-укый ботакларның барысы да яфрак яргач, гарәп кызу итеп мунча ягарга куша. Мунчаны өлгерткәч, ул кызны мунчага илтергә, каен ботакларын ныклап бәйләргә һәм аңа китерергә куша. Мунчада гарәп кызны бик каты чабындыра, янә дога укый. Күпмедер вакыттан соң кыз мунчадан елмая-көлә атасы белән анасы янына кайтып керә. Һәм үз аягы белән. Шул хәлдән соң Айдар хан ислам динен кабул итә, аңа вәзире, сарай куштаннары да иярә. Айдар хан сихәтләнгән кызын табиб гарәпкә кияүгә бирә, ә хан дөнья куйгач, гарәп кияү Болгар тәхетенә утыра. Әмма озак яши алмый, Болгар табигате килешмиме, вафат була…
– Мин илемнән беркая да китмим, суга батып үлсәм үләм, китмим, – диде хан кызы Назлыгөл, укыган китабын бер читкә куеп.
– Ә сине, Назлыгөл, берәү дә кияүгә бирергә җыенмый шикелле…
Кисәк барысы да асты өскә килде. Хан кызы Назлыгөл бер аягын өстәлгә куйды һәм бавы чишелгән чүәгенең җебен акрын гына бәйли башлады. Кәтиб Хафизның тыны кысылды, сулыш алырга куркып калды, күзләрен йомды. Чәчрәп торган кояшка караса да, болай ук күзләре чагылмас иде; кәтиб Хафиз мәрмәрдәй ак тән күрде, шым калып, ап-ак йомры тезгә текәлде. Кытай касәседәй ак иде хан кызының тез башы. Кинәт ачылып, шәрәләнеп калган тән күгелҗемләнеп күзне үзенә тарта. Кәтиб Хафизның башына кайнар кан йөгерде, зиһене чуалды. Ә Назлыгөл аны гүя күрми дә, әллә мөгаллиме аның өчен бар, әллә юк иде. Кинәт кәтиб кулындагы каләм шартлап сынды. Хан кызы Назлыгөл сискәнеп китте, сәерсенеп мөгаллименә карады, ирен чите белән генә елмайгандай итте һәм салмак кына хәрәкәт белән ефәк ыштан балагын төшереп, назлана төшеп, башын кырын салды. Кәтиб Хафиз хан кызының башын кырын салып, кинаяле елмаюын күрмәде, ул, яңа гына булган сурәтне күз алдында озаграк тотарга теләгәндәй, күзләрен йомды.
– Син беләсеңме кем? – диде ул, күзләрен ачып, соклануын яшермичә. – Син – зәңгәр күктәге йолдыз, күл өстендәге төнбоек чәчкәсе, син…
– Мин зәңгәр күктәге йолдыз, мин күл өстендәге төнбоек, мин карлыгач, мин сандугач… – диде хан кызы, үҗәтләнеп.
– Кем шулай диде сиңа? Улмы?
– Ул, мөгаллимем. Ул! Менә күрерсең, мөгаллимем, көннәрдән бер көнне ошбу карлыгач еракка-еракка очып китәр, Сөябелне эзләп. Ул аны сайрый-сайрый көтеп алыр һәм карлыгачы килүенә шундаен шатланыр, шундаен шатланыр, күктәге йолдызны…
– Назлыгөл, тәүбә диген, йа Алла!
– Итмим тәүбә, итмим, мөгаллимем. Мин аны яратам, ишетәсеңме, яратам!
Хан кызы борылды да китеп барды, ә кәтиб Хафиз бер ноктага текәлеп бик озак уйланып утырды һәм каләмен алды да яшерен дәфтәренә яңа кала нигезенә хан оныгы урынына эт күмелүе хакында язып куйды. Аннары ул дәфтәрне япты, яшерен урынга урнаштырды. Ханга дигән кәгазь битенә бер сүз дә төшмәде, кулы күтәрелмәде. Аның күз алдыннан бер мизгелгә дә хан кызының чынаяктай ак тәне китмәде. Бирсә бирер икән кешегә гүзәллекне бу Хода! Кәтиб Хафизда ниндидер күчеш булды, үзе белгән хатын-кызларны күзеннән кичерде һәм тәне кайнарланып китүен тойды. Нигәдер аның нәкъ менә хәзер табиб Хәсән киткәннән соң сарайга табиб булып килгән яван Антонийны күрәсе килде. Ул аны бер тапкыр гына румнар урамына чакырмый иде инде, моңа кадәр гел сәбәп тапты – бармады. Шәех Игәнәйнең «яван кызлары тәннәрен сата, гүзәл булсалар да яманнар, Алладан каһәр җыеп яталар» дигән үгете гел колак очында тора. Кәтиб Хафиз йомышчы малайны табиб Антоний артыннан йөгертте. Теге озак көттермәде, килеп тә җитте.
– Хан кәтибенә ни кирәк булды, авыртамы, бер-бер нәрсә булдымы, әллә гашыйкмы? – дип шаярта-көлә килеп керде Антоний.