– Мин сагышланам, Антоний дус. Нидер кыласым килә, каядыр барып гөнаһ кыласым килә…
Тәҗрибәле Антоний кәтиб Хафиздагы күчешне шундук сизеп алды, елмаеп бертын аның борчулы йөзенә карап торды да:
– Җыен, мин сине бүген җәннәткә алып барам. Беләсеңме… – дип иелә төште табиб, – анда син генә түгел, Сәлим ханның да булганы бар. Йә-йә, кыюрак бул, дускай!
Кәтиб Хафиз тәвәккәлләде. Ул беренче тапкыр яваннар урамына барырга булды. Табиб Антоний аңа үзенең чикмәнен бирде, кулына таяк тоттырды. Хафизны берәү дә танырга тиеш түгел, шәех Игәнәй күрсә, таш аттырып үтерттерер. Һич булмас димә. Хак анысы, Сәлим хан берәүгә дә яваннар урамына йөрмә дип әйтми, тик чиркәүгә генә кермә. Чиркәүгә керүчеләрне шәех мөридләре дүрт күзләп күзәтәләр.
– Хан кәтибе Хафиз, изге җанмы әллә син?! Ир уртасы кеше, кызлар кочагын да татыганың юктыр әле?..
– Мин изгеләр өчен – изге, яманнар өчен – яман, Антоний.
– Сине бүген аулак өйгә алып барам. Болгарларның аулак өе кебек түгел, безнеке, яваннарныкы. Акча алдыңмы?
– Бар булган байлыгым һәрчак үз янымда, Антоний. Мин берәүдән дә ким түгел, минем дә күз төшкән кешеләрем бар. Мәгәр аларга белгертмим. Менә син ханбикә Зөбәрҗәткә күз атып йөрисең һәм моны бар кешегә дә сиздереп эшлисең.
– Ялгышасың, кәтиб, ханбикә мине кызыксындырмый. Мин ханның кызына гашыйк. Өметсез гашыйк, мәгәр гашыйк. Әнисен яратам, ә кызына гашыйк. Мин аны күрер өчен генә әллә ниләр бирер идем. Әмма хан кызы миңа күтәрелеп тә карамый. Ул башканы ярата. Анасы сизенә сизенүен…
– Анасы барысын дә белә, Антоний. Хан кызы, беләсең килсә, оста Дәүранны ярата. Фаҗигагә дучар булуы бар баланың, тиңе булмаган фаҗигагә!..
– Әйе, кызганыч бетәр хан кызының ошбу мәхәббәте. Оста егет өчен дә, аның өчен дә.
– Күрәзәме әллә син, Антоний?
– Чын мәхәббәтне яшереп булмый, кәтиб Хафиз. Ул гүя җәй башындагы сандугач, сайрап яши, сайраудан мәхрүм ителсә, саргаеп үлә…
Кояш баеп, эңгер иңгәнгәме, кибетчеләр чалтыр-чолтыр ишекләрен яба, челтәрле тәрәзәләренә богау йозакларын эләләр. Урамнарда көндезге ыгы-зыгы кими, ә менә аш-су йортларында шау-шу арта бара. Көнозын кибет саклаган сатучылар аш-су йортларына юнәлә, керә-керүгә, таныш-белешләрен очратып, кычкырып исәнләшә, бер-берсенә мактана яисә зарлана башлыйлар. Кич җиттеме, рум, әрмән урамнарында җанлылык, бай сәүдәгәрләр аулак өйләргә ашыга, алданрак барып, гүзәлрәк кызны алырга өметләнә. Хәмер каба-каба, тымызык кына караңгылы-яктылы бүлмәдә берәрсе янында утырулары үзе бер гомер дип уйлауларыдыр, күрәсең. Андый аулак өйгә керү шактый бәһа торса да, сәүдәгәр кеше моңа бара, чөнки Ага Базардагы табышны кая булса да илтергә тиештер – янчыктагы алтыннар әтәч булып кычкыра. Аннары бераз кәнтәйләнебрәк, кылтаебрак, назланыбрак, сылу гәүдәсен уйната-уйната сиңа ризык-нигъмәт китергән кызга карап торулары сирәк тия— өйдә гаиләсе, хәләл җефете, балалары көтә. Хатыны аны беркайчан да елмаеп каршы алмый, ә монда исә ярым ачык күкрәкләрен күрсәтеп, алсу-кызыл күлмәк-хитуннарын бер иңеннән төшереп үк җибәргән. Күзне котыртып, җанны аздырып тора, җитмәсә, ерык итәк чабуын юри ачып җибәрә, анда күренгән хикмәтләрдән тәмам җаны актарыла сәүдәгәрнең. Андый чакны күбесе аулак өйдә көнлек табышын калдырып китә, чөнки каршысында авызы белән кош тотарга әзер торган кыз сиңа кулыннан килгәннең барысын да эшли, ә һәрбер кылган эшенә кулын суза – алтын белән түләнергә тиеш.
Аулак өйдә генә түгел, яваннар урамында да кәтиб Хафизның тәүге тапкыр булуы. Аулак өйгә ул курка-курка гына килеп керде. Аның ишеткәне бар иде, монда булып кайткан ир-атлар— хан азатлары, авыз суларын корытырдай итеп, хикмәтле хәлләргә тап булуларын сөйлиләр. Теләсә-теләмәсә дә, кәтиб Хафиз аларны тыңлый һәм үзалдына: «Азгыннар», – дип кенә куя торган иде. Мәгәр үзе беркайчан да яваннар урамына аулак өйгә килермен дип уйламаган иде. Бүген исә килде, керде һәм ишек төбендә тукталып калды.
Өйдә ислемай тәмнәре таралган, ишек катында авызында бер теше калмаган карчык утыра. Ул Антонийга күз төшереп кенә алды да түрдә утыручы бер кызга бармагы белән генә ишарә ясады, янәсе, кил, сиңа бу адәмдер. Ярым караңгы почмакта утырган кыз иренеп кенә күтәрелде, бераз гәүдәсен уйнатыбрак Хафизга таба килә башлады.
Йа Хода, ни тамаша килә – су өстендә йөзгән аккош диярсең. Чү, кисәк Хафиз күз алдында хикмәтле бер хәл булып алды. Аңа таба яван кызы түгел, гүяки хан кызы Назлыгөл килә иде. Бу ни хәл инде! Хафиз күзләрен йомды, яңадан ачты. Хан кызы түгел, яван кызы, иллә гүзәл, сылу, бераз һавалырак кылана кылануын, иллә гүзәл.
Кыз килде дә Хафизны култыклап алды һәм шул мәлдә үк, иясенә әверелгән кәтибнең биленә таккан янчыкка суккалап: