– Бер алтының карчыкка ташла, – диде.
– Ташла-ташла, – диде, кызны куәтләп, табиб Антоний.
Хафиз бер урынына ике алтын ташлады, моны, сукыр булса да, карчык та күрде, елмайды, кызга ым какты. Кыз кәтибне култыклап алды да түр якка узды. Кызның ефәк күлмәге су коелгандай шаулый, үзеннән татлы исләр килә. Әллә соң шул буламы җәннәт дигәннәре? Нигә ул моңа кадәр бирегә бер тапкыр да килмәде? Әйе, мөселманнарга монда килергә ярамый, шәригать кушмый. Нигә соң бай мөселман сәүдәгәрләре бер дә куркып тормый, сакта торучы шымчы егетләргә бер-ике алтын ташлыйлар да рәхәт чигәләр.
Кыз аны түрдәге өстәл янына утыртты, аннары Антонийны китерде һәм эчке бүлмәдән хәмер, табакка җиләк-җимеш, алма салып китерде. Антоний чокырларга хәмер койды, күтәрде һәм Хафизны кыстый башлады:
– Тот әйдә, хан кәтибе. Тот-тот, тартынма.
Кәтиб Хафиз бер чокыр хәмерне эчеп куйды, хәмер аңа бераз әчкелтем, усал кебек тоелды, иллә бераздан бу хәл үтте. Аның янына кыз килеп утырды. Хафиз аңа да хәмер салып бирде.
– Эч-эч, – диде Антоний. – Мин сиңа мөселман дөньясындагы иң изге кешене алып килдем. Ярат. Гомер буена оныта алмый интексен!
– Интекмәсәм? – диде бераз кызмачаланган Хафиз.
– Интегерсең, хатын-кыз хәмердән дә яманрак ул.
– Хәериең, хәериең, – диде кыз, елмаеп. – Ул миңа ошый, Антоний, ошый. Мин аны яратырмын.
«Димәк, син, кызыкай, төркичә дә сукалыйсың. Яхшы, мин сине яраттым ди. Шуннан ни? Өйләнергәме?! Муеныма бау салыргамы? Чү инде, кызыкай, кәтиб Хафиз диләр аны, юк-бар кармакка эләкми ул, менә кармагың алтын булса икән ул, әйтик, хан кызы Наз…»
– Син исермә, – диде Антоний. – Исермә. Мин киттем, хуш!
Кәтиб Хафиз табиб Антоний артыннан кузгалмакчы итте, әмма аны кыз култыклап алды, кире утыртты.
– Мин сине ярата, син мине ярата.
Кәтиб Хафиз кызга карусыз буйсынды. Кисәк аның җылыйсы килә башлады. Кыз, нидер сизенепме, аны түр якка алып керде, киң сәкегә утыртты. Сәкедә болан тиресе, тар гына ике мендәр, өй эче караңгы, почмактагы шәм яктысы монда килеп җитмичә бүленеп кала кебек.
Кай ягы белән ошады икән хан кәтибе бу сылуга?.. Кылыч борынлы, тирән утырган күк күзләр, дулкынланып торган кара чәч, сыек, чандыр гәүдә. Бер дә кызыгасы түгел иде кебек хан кәтибе Хафизга, юк, чибәркәй аңа сөлек кебек ябышты. Кыз исә мөлдерәп торган тулы гәүдәле, калку янбашлы, елышканда, иң элек күкрәге килеп төртелер, кара күзләрендә әллә сагыш, әллә назга сусау – һич аңларлык түгел. Кыскасы, тора-бара кыз Хафиз өчен күктән төшкән алиһәгә әверелде. Кызның өстендә күкрәге ерык изүле күлмәк, аякларында челтәрле чүәк, бауларын балтырларына җиткереп урап бәйләгән. Кара чәченә ап-ак гөлҗимеш чәчкәсе кадаган.
Нәкъ менә хан кәтибе Хафизны көткән идеме ул? Юк, әлбәттә. Күр инде бу язмыш дигәнне. Ни әйтергә тиеш Хафиз аңа? Шәмне сүндер дисенме? Ничек алай әйтмәк кирәк! Бер азат әйткән иде аңа, ханбикә Зөбәрҗәткә өйләнгәнче, Сәлим хан да бирегә килгәләгән, имеш. Кич эңгер иңгәч, әрмәннәрнең кара чикмәнен кияр дә яваннар урамына юнәлер икән.
Табиб Антоний! Нинди максат белән китердең син хан кәтибен ошбу Алладан каргалган өйгә? Нинди максат белән китерсәң дә, табиб, сиңа рәнҗемәм. Син күзләрем ачтың, сылу кыз кочагына китереп ташладың. Рәхмәт сиңа. Тик белмим, тансыкмы мин аңа? Тансык булсам да, булмасам да, минем дә сөясем, сөеләсем килә. Ханга ул яңа сарай салынасы төбәктә булган хәлләрне язып бирә алмады. Язмас та. Язса да, язмаса да, аны Кара пулатка алып барырлар, хөкем итәрләр. Кем белә, бәлкем, аңа җәллад балтасы астына ятарга туры килер. Бу булыр иртәгә, бүген исә аның кочагында – алиһә. Кыз аңа сыенган да нидер көтә.
Хафиз хәтта кызның исемен дә сорамады. Нигә аңа бу җариянең исеме? Белде ни дә, белмәде ни. Аннан ни үзгәрер? Шулай да нигә икән бу кыз биредә? Ни китерде икән бу сылуны әлеге аулак өйгә? Хафизның күңеленнән бер җыр калыкты. «Асылташлар җирдә ятамы, киткән кызлар кире кайтамы?!» Әйе, кире кайтмый кызлар. Акча китергәндер сине бирегә, кызыкай.
Хафиз кисәк күтәрелде дә ян-яктагы ачык ишектән бакчага чыкты. Кыз аны тотмады, туктатмады, ымсынмады, тын гына ятып калды.
Төнге күк йөзен йолдызлар чуарлаган, һәр йолдызда кеше язмышы, диләр. Тәрәзәдән төшкән шәм яктысына керпе килеп туктады һәм тавыш-тынсыз гына куаклар арасына кереп сызды. Якында гына байгыш кычкыра башлады. Тынып-тынып, үз тавышының кайтавазын тыңлый-тыңлый кычкыра байгыш. Ниһаять, байгыш та тынып калды. Колак янына җитеп йөрәк тибә. Ай яктысында бакча гүя көмешкә төренгән. Аяк астындагы чәчәкләр хуш ис бөрки. Чәчкә үстерергә ярата яваннар. Шуның өчен «яван базарга чәчкә тотып чыгар, болгар итек тотып, урыс кылыч тотып» дигәннәр. Барысына да чәчкәсе дә, итеге дә, кылычы да кирәк, бәхәссез.