Аңа кемдер килеп сарылды. Инде җанга таныш булып өлгергән ис тойды Хафиз – кыз килеп сарылды. Ул йомшак куллары белән аның муеныннан кочаклады, кайнар иреннәрен битенә терәде. Хафиз бермәлгә шым булды. Бу ни бу?! Кызның кайнар сулышы аның янында гына лабаса!
Хафиз ничек кызны кулларына алганын сизми дә калды. Өйгә алып керде, сәке янында аягына бастырды, кызның өстендәге ефәк күлмәге идәнгә шуып төште. Кабалана төшеп, Хафиз җиләнен, күлмәген салып атты, кызны күкрәгенә кысты һәм кисәк аркасы өшеп киткәндәй булды – ике арага кызның тәресе кысылды. Салкын иде тәре, сулышны кыса кебек иде. Кыз җиз тәрене иңе аша артка ташлады. Кызның шашынып назлавы, сөюе кәтиб Хафизны әсир итте. Кинәт ул гүя күккә ашты, гүя гомере буена эзләгән йолдызын тапты. Ә бит күпме эзләде ул йолдызны, күпме килер ул, килер дип көтте, ә ул менә икән, яван кызы…
Хафиз тиз генә аңына килә алмый ятты. Төшендәме, өнендәме бу хәл? Их, Антоний, Антоний, изге кешедер син. Изге булмасаң, Хафизга шундый яхшылык кылыр идеңме! Алдыңа тезләнәсем килә, Антоний. Рәхмәт сиңа! Кеше үз бәхетен үзе табарга тиеш, диләр. Мин аны таба алмадым, ә менә бүген таптым.
– Син – кайнар ир, – диде кыз. – Мин сине яраттым. Алып кит син мине моннан. Мин сиңа күп-күп балалар табармын, берсеннән-берсе матурларны, батырларны…
Хафиз тагын кызны кочагына алды. Тәүге хис ташкыны аны янә өнсез итте, янә ул күккә ашты. Күз алдына хан кызы Назлыгөл килеп басты. Гүя: «Ул ялганламый, мөгаллимем, ялганламый, ул сезне чынлап та ярата», – ди сыман иде. Хафиз, күз алдына килгән сурәткә гаҗәпләнә калып, кызның тез башына кулын куйды. Йомры, түгәрәк иде кызның тез башы…
Бик тиз таң атты, төнозын җүнле-рәтле керфек-күзен йоммаган Хафиз таң алдыннан гына йокыга талды. Төшендә ул янә хан кызы Назлыгөлне күрде. Назлыгөл мөгаллименең муенына сап-сары гәрәбә төймә такты, Хафиз карышмады…
Таң атып, яктыра башлаганда, Хафиз сискәнеп уянып китте һәм сикереп торды да аннан-моннан киемнәрен табып киенде. Аңа биредән тизрәк китәргә кирәк иде. Сәлим ханның азатлары яисә шәех Игәнәйнең мөридләре күрүләре бар иде.
Кәтиб Хафиз тын гына йоклап яткан кызның төшендә кем беләндер сөйләшә-сөйләшә елмаюын карап торды. Ул сак кына чыгу ягына таба кузгалды, алгы өйдә тешсез карчык йоклап утыра, тез өстендә алтын тәңкәләр салган табагы. Тышкы ишек ярым ачык, йорт яклап пышан гына сөйләшкән тавышлар ишетелә. Нидер исенә төшеп, кәтиб Хафиз кире борылды, йомарланып яткан кыз янына килде, билендәге янчыгын ычкындырды да кызның мендәр астына тыкты. Янчыкта кимендә йөз алтын, теләсә, бу бәһагә кыз үзенә мөстәкыйль тормыш кора ала иде. Хафизга алтынның кирәге калмады. Бүген-иртәгә аның язмышы хәл ителер.
Хафиз ашыга-кабалана йорттан урамга чыкты, тиз-тиз сарайга таба юлланды.
Яктырып килә, Идел яклап томан күтәрелә, болын яклап көтүчеләрнең һай-һаулап ат куганнары ишетелә, ишегалдындагы җимеш агачларында сандугачлар сайрый. Җәй башы үтеп бара, тиздән сандугачлар да сайраудан туктар, бүген-иртәгә Хафиз да… Әйе, хан аны кичермәс, кәтибе күпне белә. Менә Хафиз сарай куштаннары яшәгән урамны үтте, кала диварына җитте. Каравылбаш аны теләр-теләмәс кенә уздырып җибәрде.
– Кайдан болай бик иртә, хан кәтибе?
– Син сорама, мин әйтмим, каравылбаш. Мине бүген Кара пулатта җәллад балтасы көтә…
– Яваннар урамында булган өченме, кәтиб? Беләсең килсә, Зөбәрҗәт ханбикә килгәнче, хан үзе дә ул тарафка баргалый торган иде. Курыкма, кәтиб.
– Ә мин курыкмыйм, каравылбаш. Гомере кыл өстендә торган ханнан куркып буламы.
– Сөйләмә тузга язмаганны, кәтиб. Сиңа балта күтәргән җәлладның кулы корыр.
– Язмыштан узмыш юктыр, каравылбаш. Сер булмаса әйт әле, яваннар урамына шәех Игәнәй дә баргалыймы?
– Гөнаһка батасым килми, кәтиб, күргәнем булмады. Ә менә мөридләре баргалаштыргалый. Тик мин әйтмәдем, син тыңламадың, кәтиб. Кеше сүзе кеше үтерер. Тукта әле, тукта, дим. Бер хикмәтле хәлне әйтми булдыра алмамдыр. Хикмәтле хәл шул, кәтиб, менә ай була инде, сарай диварында шайтан күренә башлады. Ханга әйткән идем, шаркылдап көлде генә. Ышанмый. Ә бер дә көлке түгел, мин аны үз күзләрем белән күрдем. Әле адәм сурәтендә пәйда була, әле бүтән ни шунда, дүрт аяклы хайван да кебек, адәми затка да охшап куя. Азатларның котлары алына, каравылга чыгарып булмый башлады үзләрен. Әллә, мәйтәм, ахырзаман киләме, ул якынайса, шайтан дигәннәре күзгә күренә башлар, ди бит. Тагын бер хикмәтле ягы бар шайтанның. Нәкъ менә хан кызы бакчага йөрергә чыккач, диварда күренеп ала. Тик шундук юкка чыга. Хан кызы Назлыгөлне оста Дәүранга гашыйк икән, диләр. Әллә, мәйтәм, шул кызны сагалыймы бу шайтан дигәне? Ул оста Дәүранны пәйгамбәрләр нәселеннән икән диләр. Әйтми генә йөри икән, теге вакытта мең ташчы арасыннан берүзе исән калган. Димәк, чын, пәйгамбәрләр нәселеннән. Бер тиле азат моңа ташлана, кылыч белән чапмакчы була шайтанны. Шайтан моңа кулын гына күтәрә, азатның кылычы кулыннан төшә дә китә, аннары өстенә ут каба. Дөрләп яна башлагач кына, шайтан юкка чыга. Шуннан соң ник бер азат аның ягына карасын. Йөри икән диварда – йөрсен, күзәтә икән хан кызын— күзәтсен. Алла, сакланганны саклармын, дигән.