Выбрать главу

– Менә нәрсә, каравылбаш, оста Дәүранга хан кызы гашыйк дигән сүзгә ышансам да, хикәятнең икенче яртысы шыр ялгандыр. Сарай диварына менүләре ансат дисеңме?

– Озын-озын таягы бар икән, шул таякны диварга тери дә йөгерә-йөгерә менеп китә икән. Шайтан инде, шайтан.

– Белеп торсаң иде, каравылбаш. Оста Дәүранны Сәлим хан зинданда яткыра. Кол ул, хан колы. Кол кешегә кияүгә бирә буламы хан кадәр хан шулчаклы да гүзәл кызын? Аннары без барыбыз да хан колыдыр, каравылбаш. Син дә, мин дә…

– Кәтиб хан колы буламы, сөйләмә тузга язмаганны, Хафизҗан.

– Кем соң ул кол, каравылбаш? Ике аяклы хайван, дигән борынгылар. Ярый, каравылбаш, төшер асма күпереңне. Аннары янә белеп торсаң иде, Сәлим хан оста Дәүранны угланы әмир Хаҗига биреп җибәрде, ә әмир аңа тегендә ирек биргән, диләр.

– Беләм анысын, беләм, кәтиб. Һәй, кем бар анда, манарада кем? Күперне төшер! – дип кычкырды каравылбаш. – Карале, Хафизҗан, мин ул шайтанны тотсам, хан миңа ни бирер иде икән?

– Кызын, каравылбаш, Назлыгөл атлы кызын, гүзәлләрнең гүзәлен бирер.

– Ә мин аны чынлап та тотсам, кәтиб?

– Шайтан изге җан, тәмуг сиңа моның өчен, дөрләп-ялкынлап, улап-үкереп янган тәмугтыр, каравылбаш.

Каравылбаш ни әйтергә белми аптырады да калды, ул арада асма күпер төште, Хафиз өенә ашыкты. Бүлмәсенә кайтып керүгә, тән-җанында гаять дәрәҗәдә йончу тоеп, чишенми-нитми ятагына ауды һәм шундук йокыга да китте.

Бусагабаш Камай аның бүлмәсенә, песи кебек, аяк очларына баса-баса гына керде. Хафизның котын алырга иде исәбе, иллә якынрак килүгә күрде: кәтиб муенында чылбырга таккан яван тәресе. Бусагабаш Камай шаккатты, бертын ачкан авызын ябалмый торды. Йа Хода, ни бу?! Кәтиб, Сәлим ханның инсафлы кәтибе, шайтан күтәреп алып китсә дә, уянмас чиккә җитеп йоклый, нечкә чылбырга таккан тәре бер якка шуып төшкән, мәгәр тәре, күзләре хак күрә. Камай тамак кырды, төшендә түгелме дип, үз-үзен чеметеп карады – юк, төшендә түгел иде.

Хан кәтибе Хафиз муенында яваннар тәресе, хан кәтибе чиркәүгә йөри башлаган, хан кәтибе чукынган!

Бусагабаш Камай әпен-төпен артка чикте, сак кына чыгып шылды. Ул чыгып китүгә, кәтиб Хафиз бүлмәсенә табиб Антоний килеп керде һәм керүгә изрәп йоклап яткан кәтиб муенындагы тәрене сак кына ычкындырып алды, кесәсенә шуытты, аннары бертын кәтиб йөзенә карап торды. Уятмакчы итте, әмма ул бөтенләй башка эш белән килгән иде, ахры, ничек кергән булса, шулай ук тиз генә чыгып та китте.

Ул арада, сулышына кабып, Сәлим хан каршына бусагабаш Камай килеп капланды:

– Шөһрәтлем, ханиям…

– Ни булды, Иделгә ут каптымы әллә? Кайда кәтиб, нигә алып килмәдең?!

– Шөһрәтлем, ханиям, аның муенында… – Бусагабаш Камай пышылдауга күчте, ханга якынрак килде, аяк очларына гына басып, колагына үрелде. – Аның муенында тәре, яваннар тәресе.

– Яваннар тәресе?! – дип кайтарып сорады хан. – Нинди тәре, кем муенында?

– Кәтиб Хафиз муенында, шөһрәтлем.

– Кайда ул?

– Бүлмәсендә җәйрәп йоклап ята, муенында…

– Җитәр! Ишеттем! Тукран түгелдерсең бит!

Сәлим хан тәхетеннән күтәрелде, титаклый-титаклый бусагабаш Камайга иярде. Әйе, Сәлим хан да кеше иде, адәм баласына хас кызыксыну чире аңарда да бар иде.

Килеп керделәр, кәтиб Хафиз баягыдай җәйрәп ята, изрәп йоклый. Мәгәр муенында бернинди дә тәре юктыр. Бусагабаш Камайның, үте сытылгандай, йөзе чытылды. Сәлим хан бер сүз дә әйтмәде, ишеккә таба борылды. Камай аны узып ишекне ачмакчы итте, иллә хан аның артына шундаен иттереп типте ки, теге мескен лып итеп артына утырды һәм үкереп җибәрде.

– Аяклы каза, күзең тонмагандыр бит?! Нинди тәре?!

Бусагабаш Камай теләсә нинди мыскылга да түзәргә әзер иде, гадәттәгечә дәшмәде, ханның итек очын үбәргә үрелде.

– Кит, җан көеге, күземә күренмә!

– Ханиям, кичер тилеңне. Күземә күренде микәнни?..

– Югал күз алдымнан! Һәй, тукта. Бар, кәтибне уят. Кара пулатка барсын!

Сәлим хан ни көләргә, ни еларга белмәде. Аннан тәхетенә менеп утырды. Менә ахмак дисәң дә ахмак инде, кәтиб муенында тәре күргән, имеш. Шунда Сәлим ханның келт итеп исенә төште. Тукта, ул үзе дә бер тапкыр шул көнгә калган иде түгелме соң?.. Әйе, булды андый хәл. Тик кәтиб Хафиз да бу хәлгә дучар булса, тәресен кем алган? Ә бит Камай күргән… күргәндер… Куйсана, үткән эшкә салават. Бүген ул вәзир Исхакны хөкем итәчәк. Кәтиб Хафиздан да сорау алырлар. Астыртын әл-казый Ишкул төбенә тоз кояр, иллә хакыйкатьне ачтырып салдырыр. Ишкул самими кеше, нәкъ бала инде, иллә куркыныч бала, рәхимсез, шәфкатьсез. Аны теләсә кем котырта ала, теләсә кем өстерә ала; хан турында әйтеп тә торасы юк, әл-казый Ишкул, җидегә ярылып, җидегә ялганса да, хан теләген җиренә җиткереп башкарыр. Ә шулай да вәзир Исхак кызганыч. Акыллы вәзир иде. «Иде» дип тә уйлый башладым вәзирем хакында. Минем аны җәллад кулына бирәсем килми, ә бит бирмичә дә булмастыр. Вәзир Исхак Болгар өчен кирәкле кеше иде, иллә нәкъ менә аның аша Сәлим ханга күләгә төшкәләде. Ил иминлеккә тиенсә, ханны түгел, вәзирне мактадылар. Милади белән 1164 елда, һиҗри белән 559 елда Болгарга яу килеп, Ибраһим каласын ала язган кенәз Андрей Боголюб белән уртак тел таба алды. Вәзир Исхакның бу сыйфатларын ханбикә Зөбәрҗәт тә, шәех Игәнәй дә инкяр итә алмыйлар. Мин дә инкяр итә алмыйм. Иллә ни кылмак кирәк, вәзир Исхак исән калганда, минем атыма күләгә төшәчәк. Бер оныгыма мин тәхет вәгъдә иттем, һәм ул олан кала нигезенә корбан ителергә тиеш иде. Бу чараны кылырга вәзир Исхак үзе мәҗбүр итте, үзенә үпкәләсен. Юкса Болгарда ата – улны, угыл – атаны, туган туганны үтереш китәр иде. Әбуталиб углы Галинең кыюсызлыгы аркасында өмәвиләр Галигә каршы сугыш башлый. Галидән өмет җуйган унике мең сугышчы өмәвиләр ягына күчә. Тарафдарлары исә Мөхәммәд пәйгамбәрнең кияве Галине үтерергә мәҗбүр булалар. Әнә шул хәл ислам дөньясын икегә аера. Бу хәл һиҗри белән 33 елда, милади белән 661 елларда була. Бүген һиҗри белән 562 ел, милади белән 1167 елдыр. Мәгәр Мисырдагы хәлләр ислам дөньясының һәр җирендә биш йөздән артык еллар элек булган фаҗига кайтавазы кабатлана торадыр. Тәхеткә бер олан гына утырырга тиеш. Димәк, хан буларак мин хаклы булып каламдыр. Тәхет хакында сүз барганда, вәзир башы белән исәпләшмиләр. Ислам дине ике нәрсәгә, дөресрәге, ике чарага таянып эш итә: Муса һәм Гайсә пәйгамбәр кануннарына. Адәм баласы Муса пәйгамбәрдән дөньяда яшәргә өйрәнсә, Гайсә пәйгамбәр кануннары буенча рухи яктан күңелен йомшарта – дөньяга ул кунакка гына килгән, нәфесен тыярга, күбрәк ахирәт хакында уйларга тиеш, дип өйрәтә. Мөхәммәд пәйгамбәр исә бу ике пәйгамбәрнең тәгълиматын бергә кушарга омтылган. Нәкъ менә шуның белән бик күпләрне үз канаты астына җыйган, диненә ышанырга мәҗбүр иткән. Мөхәммәд безнең иң олуг пәйгамбәребездер. Йа Алла, Мөхәммәдерасүлулла. Әстәгъфирулла, ни сөйлим. Ярый әле Аллаһы Тәгалә «салынган өй җимерелсен, туган кеше үлсен» дип әйткән, юкса ни кылыр иде бүген Сәлим хан. Хәтта вәзир Исхакны да хөкем итә алмас иде.