Выбрать главу
15

Кояш чыкты. Вәзир Исхакны эзләп бер дистә азат килде. Алар аны ашыктырмады. Сәлим хан качып китмәгәе дип курыккан, имеш. Тик кая? Вәзир Исхак беркая да качып китәргә җыенмый. Сәлим хан язган хат кәтиб Хафиз кулында. Хатта акка кара белән оныкларның берсен яңа кала нигезенә корбан итәргә дигән фәрман бар, ә фәрманны хан үзе язган, хәтта мөһерен дә суккан. Вәзир Исхак үзен үлемгә әзерләде, шул ук вакытта исән калудан да өметен өзмәде. Аны бары тик бер сорау изалады: ни өчен Сәлим хан аннан котылырга тели? Нинди хилафлык кылды ул аңа?! Баян баһадир аңа хан фәрманын тапшырды, кәтиб Хафиз аны укып чыкты, барысы да ишеттеләр, барысы да эшнең асылын аңладылар, тик хан оныклары гына бу хәлне уен итеп кабул итте. Ә ул уен түгел, авыр фаҗига иде, аның тарафыннан уйланып табылган, хан тарафыннан хупланган фаҗига иде.

Азатлар унбашы вәзир Исхакка хан фәрманын җиткерде. Вәзир сарайга чакырылган иде. Азатлар килү табигый хәл, аларны Сәлим хан элек тә җибәрә иде. Янәсе, вәзиренең иминлеген саклый.

– Сарайга мин үзем барырмын, унбаш, – диде вәзир Исхак.

– Баш өсте, вәзир. Килә күрегез, – дип, азатларын иярткән унбаш китеп барды.

Вәзир унбер яшьлек углын дәштерде. Тыштан чабып кергән баланың билендә кылыч, кулында ук-җәя күреп, Исхак йөзен чытты. Яратмый иде хәрбиләрне Исхак, хәтта хәрби уен уйнаган балаларны да, ләкин бу үз углы иде. Углы каршына килеп баскач, Исхак ата аның кылычын, ук-җәясен бер читкә алып куйды, иңбашына кулын салып, күзләренә карады.

– Углым, син сарай мәдрәсәсендә укыйсың. Арагызда иң оста мәргән кем?

– Сәлим хан оныгы Булаттыр, атам.

– Хан оныгы Булат, – дип кабатлады вәзир Исхак. – Хан оныгы Булат. Ә син, углым, син аңардан курыкмыйсыңмы? Юк, кичер, калышасыңмыни?

– Хан оныгы остарак ата, очкан кошларны төшерә. Аны Җик Мәргән белән чагыштыралар. Мәдрәсәне тәмамлаганда, мин дә хан оныгы кебек мәргән булырмын, атам. Болгарда бер мәргән!