Выбрать главу

– Болгарда бер мәргән… – диде вәзир Исхак, янә нидер әйтергә җыенып уйланып торды. – Син мәргән түгел, углым, син илче буласы кеше. Син иң оста илче булырсың. Мин сиңа бик күп китаплар калдырам, углым. Укы, акыл җый. Ага Базарга ешрак чык, чит ил сәүдәгәрләре арасында йөр. Тыңла, ни сөйлиләр, телләрен өйрән, шулар аша дөнья хәлләре белән таныш, ишеткәнең мыегыңа ура.

– Минем мыегым юк, атам.

– Мыек булыр, бик тиз булыр ул. Акылыңны югалтма. Мыек үсәр, акылың җуйма. Анаңа әйт, әтием сарайга китте, диген.

Вәзир Исхак углын күкрәгенә кысты, чәчләреннән сыйпады.

– Мөгаллимем миннән китапларны кычкырып укыта, яле, кычкырып укы әле, Гаттар, ошбу сүрәне, ди.

– Игелекле бул, – диде вәзир Исхак, углын күкрәгенә кысты. – Укы, тырыш. Урыс, фарсы, гарәп, чин телләрен өйрән. Яваннар арасында ешрак бул. Шул булыр сиңа атаң васыяте, Гаттар углым. Инде бар, уйна…

Гаттарның йөгереп чыгып киткәнен карап торды да вәзир Исхак сарайга юнәлде. Иллә килеп җитәрәк борылды да Кара пулатка таба юл алды. Соңгы мәлдә генә хан алдына баш иеп барасы килмәде аның. Кылынасы кылынды, үкенәсе юктыр. Бүген аны хөкем итәрләр. Иң уртада Сәлим хан утырыр, уң кулында әл-казый Ишкул, сул кулында Саксин казый, аз гына читтәрәк Баштак казый булыр. Шәех Игәнәй килеп кергән хәлдә, Саксин казый Баштак казый янына күчеп утырыр. Шәех Игәнәй вәзир Исхакны беркайчан да яратмады. Нишләп яратсын ди. Вәзир Исхак Андрей Боголюб кенәз белән Сәлим хан арасында тынычлык урнаштырды, ул гынамы, хан угланы Илһамга кенәз нәселеннән Мәрьям атлы кәләш алып кайтты; кан кушудан углан бала туды, аңа Булат аты куштылар, әнә шул угланның Болгар тәхетенә утыру куркынычы бар иде. Әлегә ни мөселман, ни христиан булу-булмау мәсьәләсен ачыклап җиткермәгән Сәлим хан оныгы Булатны Баян баһадир тәрбияли. Баян баһадир чиркәүгә илаһи дәрәҗәгә җитеп йөрмәсә дә, баргалый, еш кына епископ Габбас белән бер табында утыра. Әнә шулай Болгарда ике якка аерылып барган сарай куштаннары туып килә. Сәлим хан моны күрми, күрепме күрмәмешкә салыша, ә бит моның Болгар өчен бик тә хәтәр бетүе бар. Әйе, вәзир Исхак хан оныгын яңа кала нигезенә корбан итеп кайтты, шәех Игәнәй моның өчен аны кичермәс, ул, мөгаен, Гали угланга өметләр баглагандыр. Ун яшеннән яттан Коръән сүрәләрен укыган Гали олан шәех Игәнәйгә кадерлерәк булгандыр. Шулай икән, шәех Игәнәй аны ничек тә батырырга тырышыр. Ә вәзир Исхак батмаска маташыр, мәгәр моннан берни дә үзгәрмәс.

Вәзир тирә-ягына күз ташлады. Аның кай тарафка һәм ни өчен барганын белгән кебек, очраган бер кеше вәзиргә ихтирам белән баш ияләр. Шул ук вакытта Исхак чамалады: күпләре аны гүя күрмиләр дә, үтәләр дә китәләр. Ханның ат караучысын гына күр син, әйтерсең яныннан вәзир дә үтеп бармый, һаман ат тарау белән мәшгуль. Ат та иясенең изгелек эшләвен белгән кебек тик тора. Шул ук вакытта ул бераз абайлый булса кирәк, чын иясе бу кеше түгел, бөтенләй башка, ул бик сирәк атлана аңа, әмма атланган чакта җилле йөри, кирмәннән чыгып, җан-фәрман чаба-чаба болыннарны әйләнеп кайткалаганы бар. Иясе аның беркайчан да берүзе генә йөрми, аны һәрчак ике-өч дистә азат озатыр, алар аннан һәрчак кала төшеп йөрерләр, беркайчан да иясен узмаслар.

Хан әмере белән вәзир Исхак туры сарайга барырга тиеш иде, ә ул, аны узып, Кара пулатка юнәлде. Чөнки Сәлим хан аны барыбер Кара пулатка озаттырган булыр иде. Иң яхшысы – үзең барып керү. Дошманнар шатлансын, дуслар коралларын барласын, чөнки бүген минем башым киссәләр, иртәгә аларныкын кисүләре бар. Алла, сакланганны гына саклармын, дигән. Яңа калага нигез карарга барганда, Сәлим хан илбактысы Таймасның кешеләре дә бар иде, вәзир Исхак сукыр түгел, барысын да күрде, гәрчә ул көнне каравыш кызы янында аунап чыкканнан соң башы авыртып, күңеле болганыбрак торса да.

Әйе, вәзир Исхак зур хата ясады. Бу хатасы хакында оныкларына язып калдырасы иде дә бит, өлгермәде, һич югы, гыйбрәт алсыннар иде. Бәлкем әле, кәтиб Хафиз язар. Язарга тиеш. Аны да Кара пулатка тотып китермәсәләр… Аны да китерсәләр, кем дияргә инде шуннан соң бу Сәлим ханны? Кәтиб Хафиз шикелле изге җанны Болгарда көндез шәм яндырып та таба алмыйсың. Хан фәрманы Хафиздамы, Саксин казый кулындамы? Ни генә булмасын, дөрләп янган учактан очып чыккан Аждаһаны барысы да күрде, бу хәлне Саксин казый да инкяр итә алмас. Шулай булгач, нигә куркырга тиеш ул? Шәех Игәнәйнең мөридләре кадим заманыннан кергән йолаларны халык күңеленнән җуярга тели, әмма халык үткәнне тиз генә оныта буламы? Тартыша, яшереп булса да үзенекен итә. Шуннан ислам дине әһелләре борынгы йолаларны ислам диненә җайлаштырырга кереште. Кайбер йола җиңел генә кереп китте, ә кайберләре… Ил – тарихсыз, су ярсыз булмый. Әйе, хакыйкать үлемсездер, ул гүя туфракка төшкән орлыктыр, шартлар булганны көтеп кенә ята, шартлар тууга, шундук шытып чыга һәм чәчәк ата…