Выбрать главу

Кояш бер дә яман кыздыра, Новгород якларында җәй буена бер тамчы да яңгыр төшмәгән икән. Сәлим хан урыс сәүдәгәрләренә олау-олау ашлык сата, кенәзләргә бүләк итеп тә җибәрде. Изгелек кыла. Урыс-болгар элек-электән кәләшләр алышып, бер-берсенә ярдәм итешеп килгән. Хак анысы, бу ике халык арасында орышлар да булмаган түгел, булгалаган. Вәзир Исхак бу ике халыкны дуслаштыруда күп эш башкарды, рәхмәт әйтергә иде, ә юк, бүген аны Кара пулатка дәштеләр. Кара пулатка ни өчен дәшүләрен бик яхшы белә вәзир Исхак. Аннан бик азлар гына исән-имин чыгадыр.

Вәзир Исхак ашыкмады, тирә-ягына карангалап барды. Көнчыгыш капкадан азатлар китеп бара, Җаек буенадыр, соңгы ике елда, кенәз Андрей Боголюб белән солых төзегәч, Сәлим хан ни сәбәпледер көнчыгыш чикләрен ныгыта башлады. Билгеле инде, Олуг Мөхәммәттән куркуыдыр, Сәлим ханга шаһ белән бәхәскә керү кирәкмәс иде. Саксин каласында яшәүче шәех Саттар Әбуталибның даны бөтен Туран дөньясына таралган, Олуг Мөхәммәткә аны илче итеп җибәргән очракта, Сәлим хан отар гына иде. Шәех Саттар Әбуталибны Үргәнечтә белмәгән кеше юктыр. Бөек кала кирмәнен ныгыту урынына Каргалы кирмәнен салып ята. Барып килә алмады вәзир Исхак шул якларга, анда ниндидер мәләкәс ыруы авыл утырган икән, күрәсе килгән иде шул халыкны. Хатын-кызлары ирләр белән атта бертигез йөри, орыша икән, дип сөйлиләр. Аннары юлга алган ризыкларын мактадылар. Җиде ил, җиде юл узганда да бозылмый торган казылык ясыйлар икән, кымызлары борын тишекләрен ярып чыгардай каты икән, диделәр. Казылык, эремчек, әйрән, кымыз, бавырсак, чәкчәк бездә дә бар, Аллага шөкер. Ә менә саклау ягы кыенрак ул ризыкларны. Казылыкны саклап булса да, калганнары айлык юлда искерә башлый. Әйе, күрәсе килгән иде вәзир Исхакның шул мәләкәслеләрне— язмаган булып чыга. Җаек ягына китеп барган азатларның һәрберсендә иш ат. Борын заманда болгар алыбы өчәр ат йөрткән, диләр. Хәзер әнә иш атны да ерак юлга гына алалар. Ә мәләкәслеләр һаман өчәр ат йөртәләр икән.

Кара пулат янында казый Баштак киләп сара. Кемнедер көтә шикелле. Борчулы, бер урында торалмый. Кемне көтә? Шулай ук вәзир Исхакны микәнни? Шулайдыр. Күрде дә әнә аптырап катып калды. Әйе, әйе, казый Баштак, мин киләм, берүзем киләм, син мине хан азатлары китерерләр дип көтә идең, алай булмагач, ни кылырга белми катып калдың. Борчылма, казый, барысы да әйбәт булыр – Сәлим хан моның өчен сине гаепләмәс. Беләм син «ничек инде бу кеше үзе теләп үлемгә килә» дип уйлыйсың. Яшермә, нәкъ шулай уйлыйсың. Тик курыкма, мин бу хәлдә берәүне дә гаепләмәм. Чү, син бит минем иректә булуымны күреп курка калдың! Күрче, шулай бит? Шулай. Ә сиңа әл-казый Ишкул ни дигән иде, вәзир Исхакны хан азатлары Кара пулатка китерерләр, бар, кабул итеп ал, яныңда ике-өч азатны калдыр, дигән иде. Ә ул монда гелән үзе генә килә. Аптырамаслык та түгел шул. Димәк, син, казый Баштак, хан вәзиргә тияргә кушмаган, бернинди дә хөкем итү булмый, дип уйлыйсың. Киресенчә, вәзир үзе кемнедер хөкем итәргә килә дип котың алынды. Бәлкем, хан вәзире сине хөкем итәр, казый Баштак. Ә нигә, гаепсез кеше булмый, шулай ди шәех Игәнәй, димәк, синең дә гаебең бар, казый Баштак. Языгың булса, Аллага хәер биреп кенә котыла алмассың, ул сиңа, гошер сәдакасы биргән саен гөнаһыңны җуярга өметләндермәс. Вәзир Исхак ни хан алдында, ни шәех алдында мәһди була алмады, Аллаһы Тәгалә ярлыкасын.

– Әссәламегаләйкем, казый Баштак!

– Вәгаләйкемәссәлам, вәзир Исхак!

Казый Баштак вәзиргә, кулын йөрәк турына куеп, түбәнчелек белән баш иде. Хикмәт шунда иде ки, казый Баштак вәзир Исхакның Кара пулатка берьялгызы гына килүенең төп сәбәбен белми иде, әнә шул белмәү аны үтә кыен хәлгә калдырды: хан вәзир Исхакны аның тугрылыгын сынарга дип җибәргән булса? Туйдылармы казый Баштактан? Кирәге калмадымы? Халык, карга карганың күзен чукымый, дисә дә, әйтик, әл-казый Ишкул үз янында эшләгән шактый кешеләрнең башын җәллад балтасы астына салдырды. Шаһитлардан үз вакытында котылып калу хәерлерәк булыр дип уйлавыдыр.

Шулчакта казый Баштакның башына бер уй килде: вәзир Исхакны, берни булмаган кебек, чәйгә дәшәргә.

– Рәхим итегез, олуг вәзир, узыгыз, – диде ул һәм, арттырыбрак җибәрүен сизеп: – Чәйләп алырбыз, хан кайчан килә әле, – дигән булды.

– Мин хан түгел, казый Баштак, билең авырттырырсың, ул хәтле тырышып баш орма! Хокук вә фикъһе кешесе буларак, әйт әле, әмир Хаҗи урманнарында качкыннар күбәеп киткән икән, атакайлары кем, белмәдеңме?