Выбрать главу
16

Вәзир Исхакның туп-туры Кара пулатка таба китүен ишеткәч, икеләнә калды Сәлим хан. Әллә соң бар языкны үзенә алып, вәзирен коткарсынмы?.. Моңа кадәр вәзир аңа тугрылыклы булды. Бер гөнаһсызга башын кистерергә… Бер гөнаһсызгамы?! Вәзир Исхак аның оныгын яңа кала салынасы нигезгә корбан итеп кайтты. Хан алдында гөнаһсыз булса да, халык алдында, угланы әмир Хаҗи алдында вәзир Исхак гөнаһсыз була алмый. Угланың Хаҗи мөстәкыйльлеккә омтылганда, бөтен гаепне үзеңә алу ярармы? Шәех бу хәлнең төп асылын белсә, үз азатларыңа хәтле котырта башлар. Хәерле булсын, язмыштан узмыш юктыр, күрәсең. Аллага тапшырыйк. Вәзир Исхак гаепле, берәү дә аңа кала нигезен карарга барган оланнарның берсен корбан итәргә дип кушмаган, ул аны үз белдеге белән эшләгән, җәзасын да үзе генә алырга тиеш.

Барысы да әйбәт бара кебек иде, тик бүген иртәннән бирле күңелне бер нәрсә борчып тора – кәтиб Хафизның төнлә белән югалып торуы. Әгәр ул вәзир Исхакка барган булса? Ул гынамы, бергәләп сүз куешкан булсалар? Әйтик, хан биргән хат-фәрманны укып чыксалар? Дөрес, дарулар ясаучы яван хаттагы язуны ике атнадан үзеннән-үзе бетә дип ышандырды. Ике атна гына түгел, өченче атна китте. Әгәр ул язу бетмәгән булса? Яван белән вәзир бер сүздә булсалар? Хат-фәрман әл-казый Ишкул, шәех Игәнәй кулына керсә? Хатта хан мөһере, хан кулы!..

Шулвакыт хан каршына табиб Антоний килеп басты, дәшми генә баш иде, сүз сорады.

– Йә-йә, ни әйтерең? – диде Сәлим хан.

– Хан, кәтиб Хафиз яваннар урамында булды, кичерегез аны, гаеп миндә…

– Хәериең, – диде хан. – Хәериең, Антоний, үзең әйтмешли. Була күрсен.

Табиб Антоний янә ханга баш иде һәм борылды да чыгып китте.

«Димәк, бусагабаш Камай, чынлап та, кәтиб Хафиз муенында тәре күргән. Тик кем салдырып алырга өлгергән? Хәер, бу хакта соңыннан. Анда ул үзе дә заманында баргалады. Булды андый гөнаһлары, булмады түгел. Әле булса исендә, яваннар урамына ул кояш баегач чыгып китте. Өстендә әрмәннәр чикмәне, билендә бау. Бау ярлылык билгесе түгел, бау яһүдләр белән аралашу билгесе дә иде. Аны аулак өйдә таныш яван каршы алды. Яван кызлар белән сәүдә итә иде. Шушы яван Сәлим ханны җитәкләп диярлек караңгы өйгә алып керде. Ишек төбендә табак тотып торучы карчыкка бер янчык алтын ташлагач, кунакның кем икәнен янчык чамасыннан ук белеп алган карчык көмеш кыңгыравын зеңләтте. Шундук түр яктан ояла-тартына гына бер зат килеп чыкты, шәм кабыздылар, һәм Сәлим хан япь-яшь кызны күрде. Көйчеләр дә чакырулы икән, тын гына кыллы коралда уйный башладылар, ул арада хәмер, көмеш табакка салып җиләк-җимеш китерделәр. Күп тә үтми, Сәлим ханны кызлар уратып алды. Алар аның өстеннән чикмәнен салдырды, аяк киемнәрен җыйды. Кайсыдыр хәмер койды, ханга сузар алдыннан үзе эчте һәм «серем белерсең» дигән ишарә белән, бераз кылтая-кәнтәйләнә һәм назлана төшеп, чокырны ханга сонды. Сәлим ханны шәм янындагы күпереп торган мендәргә утырттылар, хан янәшәсендә теге яшь кыз утыра, ә калганнары җил алгандай юкка чыктылар. Нечкә муенлы көмеш савыттан хәмерне берсе артыннан берсен сала-сала эчеп бетерде дә кесәсеннән көмеш тәңкәләр алып идәнгә сипте. Көйчеләр тәңкәләрне җыеп бетерделәр һәм чыгып та шылдылар. Сәлим хан кыз белән икәүдән-икәү генә калды.

Көйчеләр күрше бүлмәдә уйный башлады.

Кыз аңа кыяр-кыймас кына килеп елышты. Үзе калтырана, үзе һаман елыша. Кызның нәфис бармаклары тәнне кытыклыйлар, илереп кычкырып җибәрәсе килә. Күрше бүлмәдәге көйчеләр салмак кына янә уйныйлар да уйныйлар.

Сәлим хан кызның талчыбыгыдай биленә кулын салды. Кагылыр-кагылмас сыгылып килә иде бил иясе. Сәлим хан кулын түбәнрәк төшерде, биле талчыбыгыдай нечкә булса да, янбашлары өлгергән кабактай йомрыланган иде инде кызның. Сәлим хан астындагы мендәрне суырып алды да түргә ташлады, сузылып ятты. Кыз аның күкрәгенә башын салды. Сәлим хан кызны кочагына алды, астында калдырды. Шул мәлдә кыз җыландай шуып чыкты да, сәке читенә күчеп, тезләрен кочаклап утырды. Ул дер-дер калтырана, теше-тешкә тими шыкылдый иде.

– Мин куркам, тимәгез миңа, мин куркам!

Моны һич тә көтмәгән Сәлим хан, чәчкәгә кунган күбәләкне тотарга теләгән берәүдәй, кызга ташланды, көчле куллары белән нәзберек затны күкрәгенә кысты. Кыз кычкырмады, чарасыз калып чәбәләнә башлады, иллә Ходай Тәгалә хан кулыннан ычкына алырлык көч бирмәгән иде, чәбәләнде-чәбәләнде дә кисәк таралып китте. Нәкъ менә шунда Сәлим хан хәрәкәтсез калды. «Кыз бала» дигән уй зиһенен телеп үтте. Отыры кубып ташланса да, соңгы мәлдә, кыз бала карусызлана калгач, Сәлим хан үзендә әллә ниткән ят хис тууын тоеп алды. Күп еллар элек бер гарәп аңа бик тә гүзәл җария китергән иде. Биюче иде кыз, ул биегәнне көннәр буена да карарга риза иде Сәлим хан. Ул шулкадәр килештереп янбашларын уйнатыр иде ки, Сәлим хан ни кылырга белми үзе торып биеп китәр иде. Бермәлне карап-карап торды да Сәлим хан кызның үтә дә җилле итеп биюенә, бусагабаш Камайга аны күрше бүлмәгә алып керергә кушты. Теге апара тәпәне кызны биегән җиреннән күтәреп алды да күрше якка алып кереп китте. Анда ханның ял бүлмәсе, затлы тиреләрдән җәйгән юрганнар, тәвә кошы мамыгыннан ясалган мендәрләр, һәрчак тымызык кына яктылык булыр. Кыз, бу котсыз адәм мине урларга тели дипме, чырыйлап кычкырып җибәрде. Камайның бит-йөзен тырнады, шәрә башын чәп-чәп кыйнады.