Выбрать главу

– Сабырландыр син аны, сабырландыр, – дип калды Сәлим хан.

Бусагабаш Камай кызны ял бүлмәсенә алып кереп китте. Бераздан бүлмәсенә күз салса, Сәлим ханның ике күзе дүрт булды: бусагабашы Камай кызны астына җыярга, ә тегесе шуып чыгарга, ычкынырга маташа иде.

Сәлим хан ым кагып кына җансакчыларын чакырып алды һәм Камайның ашыгыбрак шәрәләнгән артына шултиклем каты итеп сыптырды ки, теге мескен капкынга эләккән бүре кебек улап җибәрде һәм, ыштанын да күтәрергә онытып, чатаклый-чатаклый чыгып йөгерде. Сәлим хан җансакчыларына «сез дә чыгып китегез!» дип ишарәләде, аннары камчыны сәкегә ташлады, җиләнен салып атты. Кыз исә аның бу кыланышына коты алынып карап торды-торды да һуштан язды. Сәлим хан ни кылырга белми аптырап калды, аннары кызның өстенә җиләнен ташлады да җансакчысына табибны чакырырга кушты. Шул хәлдән соң Сәлим хан карышкан хатын-кыз янына беркайчан да бармады. Теләк теләк тудыра, ә кыз аннан коты алынып курыккан иде.

Сәлим хан кисәк күтәрелде дә киенә башлады. Кыз исә курка калды, сыдырылып сәкедән төште, җыландай хан муенына килеп сарылды.

– Бар, хәмер китер, – диде Сәлим хан.

Кыз күрше бүлмәгә чыгып олы бер савыт хәмер китерде, үзе үк сала-сала ханны сыйлады, кыюлык өчен булса кирәк, хәтта үзе дә бер-икене салып эчте…

Таң атар-атмас аны таныш яван кереп уятты. Сәлим хан кайтышлый хаста хатыны янына керде. Төнлә булган хәлне хәтеренә төшерергә дә теләмәде Сәлим хан. Ул хәл күз алдына килгән саен, үзалдына кызарынып оялды. Хаста хатын ятакта, ә ул исерек, хатыны күзләрен акайтып аңа карады да муенындагы тәрене күрде. Күрде дә ике куллап тәрегә ябышты: «Мөртәт!» Хатынның күзләре акайды һәм тәрене җибәрми җан бирде. Сәлим хан көч-хәл белән аның кулын ычкындырды һәм ишек катында торучы каравыш хатынга: «Ханбикә вафаттыр», – диде.

Менә ни өчен кәтиб Хафизның муенында тәре булуына ышанды Сәлим хан. Димәк, кәтиб Хафиз вәзир Исхакта булмаган, ә яваннар яманнар, аулак өйдә кунган мөселманнарга еш кына тәре тагып җибәрә, сиздерми генә, мыштым гына. Кәтиб Хафиз муенындагы тәрене беренче булып Камай күрә, ләкин ул килеп ханга әйткәләгәнче, кәтиб муенындагы тәрене кемдер салдырып ала. Кем?

Сәлим хан бусагабаш Камайны чакырып алды. Камай тәмам курка калган. Бу да белә микәнни вәзир Исхак язмышын? Беләдер. Тик нигә курка? Кайчан да булса миңа да ул килүе бар дип уйлавымы? Ләкин бусагабаш Камайга үзе исән чакта һични кылмас. Ул аңа кирәк, Сәлим хан үзеннән өстен кешеләрне генә җәлладка тапшыра, Камай аңардан, аеруча вәзир Исхактан чагыштыргысыз түбән, йөр әйдә тәхет белән бусага арасында корсагың белән идән себереп, сарай өчен синдәйләр дә кирәк. Алай да соңгы вакытта ыспайлангансың кебек әле, корсагың да бераз шиңгән сыман. Туйбикә яшәртәме үзеңне? Яшәртер ул хатынга эләксәң. Тик гомере кыска булды мәрхүмәнең, сиңа килүгә, ай да үтмәде, Алпары янына китеп барды. Теге вакытта, үги бала булса да, Дәүранны зинданга утыртма, дип килдең бит. Имеш, углы. Их, Камай, Камай! Сәлим хан шуңа бара була диме?!

– Хакимем, вәзир Исхакны хөкем итәргә җыенасыз икән, хакмы шул? – диде бусагабаш.

Шәех Игәнәй керде, сәлам юллады, түргә узды, дога кылды һәм янә исәнлек-саулык сораша башлады.

– Мәхәлләләрдә тынычмы, шәех? – дип сорады хан.

– Тыныч, хан. Вәзир Исхак Кара пулатта утыра икән инде, үз гаебен таный, димәк.

«Козгын да козгын, бу да козгын, үләксә исенә килгән. Нишләтим, янәсе, вәзир Исхакны?» дип уйлады Сәлим хан.

– Бусагабаш, ишетәсеңме, кәтиб Хафизны да дәш. Кара пулатка барсын. Карышса, сак астында илттер.

– Кәтибеңне дә хөкем итәргә булдыңмыни, ханиям? – дип сорады шәех Игәнәй.

– Кәтиб Хафиз анда булса да явызлык кыла торган кеше түгел, шәех.

– Явызлык кылганны карап тору да явызлыктыр, ханиям. Гафиллеге аркасында вәзир Исхак хан оныгын корбан итә, ә ул карап тора. Кылыч тотып аерып аласы иде аңа оланны.

– Вәзир Исхакка каршы сүз әйтсә, аның үзен дә шул нигезгә корбан иткән булырлар иде.

– Булырлар микән, ханиям? Хафиз сезнең кәтибегез, ил серен генә түгел, сезнең серне дә белеп торучыдыр.