– Ярый, хөкемдарларны тыңлап карыйк, шәех. Кәтиб Хафизның гаебе бар икән, үз җәзасын алыр, Алланың кашка тәкәсе түгел.
– Ханиям, хак әйттегез. Аллаһы Тәгалә язганны күрми чарасы юктыр.
Шәех Игәнәйне аңларга була иде, ул соңгы вакытта вәзир Исхакны гына түгел, ханның үзен дә күрә алмый башлады, иң әүвәл ул Бөек калага чиркәү салдыруны оныта алмады, ә хан ризалык бирмәгән булса, ул чиркәү салынмаган булыр иде. Хәзер әнә Бөек каланың ундүрт мәхәлләсендәге ундүрт мәчете арасында бер чиркәү утыра, җыен чәүкә арасындагы козгын кебек. Аннары епископ Габбас. Кайчандыр шәех Игәнәй кысуына түзә алмыйча Болгардан качып киткән тәре көчеге епископ булып әйләнеп кайтсын әле. Хак анысы, епископ Габбас сарайга хан янына бик сирәк килә килүен, иллә бер килүе дә берәгәйле булып куюы бар. Әләккә иң әүвәл ханнар ышаныр, диләр.
Бусагабаш Камай килеп керде, кәтиб Хафизны азатлар белән Кара пулатка озатуын хәбәр итте.
– Әйт әле, Камай, – диде чыгып барышлый хан, – вәзир Исхак языклымы?
– Без барыбыз да языклы, ханиям, кеше языксыз булмый. Күл балыксыз булмаган кебек, кеше дә языксыз булмый. Языклы кеше иблискә тиң кеше. Аны йә асарга, йә атарга кирәк.
– Йә башын чабарга, – диде Сәлим хан, көлемсерәп.
Шәех Игәнәй куырылып куйгандай итте, иллә бер сүз дә әйтмәде. Шәех, гомумән, тилемсәрәк кешеләрне яратмый иде. Камай тилемсә түгел, иллә чамадан тыш куштанлана, юхалана, юмакайлана һәм, иң гаҗәбе, хан моны белсә дә, рәхәтләнеп тыңлый, гүяки шәфкатьсезлеген, кылган һәм кыласы явызлык чарасын ошбу кешедә сыный иде, аның белән киңәшә иде.
Сәлим хан Камайга шәех Игәнәй белән алданрак китәргә кушты, үзе исә артка калды, аның нигәдер берьялгызы барасы килде. Артыннан ияргән җансакчыларына да кул селтәде, янәсе, калыгыз, йөрмәгез, соңрак килерсез.
Кояш инде шактый күтәрелгән, игенчеләр басудадыр. Быел икмәкләр әйбәт, диделәр. Сәлим хан ашлык җыюга нык игътибар итә, игенчеләренә мул түли, үзләренә бер урам салдырды. Болгар борын заманнан ук иген игә, алай да ачлык еллар да булгалый. Иртәгә җомга, барча игенчеләр дә кырдан кайтыр, мәчетләргә җомга намазына агылыр. Хан мәчетендә шәех Игәнәй Сәлим ханга багышлап хөтбә әйтер. Бер уйлаганда, шәех Игәнәй басудагы игенчеләргә хөтбә әйтергә тиеш иде, юк, алай итми ул, хөтбәне Сәлим ханга әйтә.
Шәех Игәнәй белән бусагабаш Камай Кара пулатка кереп киттеләр, Сәлим хан һаман ашыкмады, ул әле һаман катгый бер карарга килмәгән иде. Нишләтергә вәзир Исхакны, аннары кәтиб Хафизны?.. Икесенә дә бер чара күрү ярамастыр…
Кара пулатка җитеп килгәндә генә, хан колагы яныннан сызгырып бер ук үтте. Бу ни? Сәлим хан күтәрелеп тирә-ягына карады. Тиле укмы? Алай дисәң, кем кирмәндә ук атышсын?! Азатлар өчен махсус урын бар, мәктәп оланнары өчен вакыты ул түгел.
Кирмән дивары өстендә азатлар йөренә, нигә бер ят кеше күренсен. Укны төньяк тарафтан аттылар. Төньяк кирмән диварында бер азат та күренми. Сәер, кем болай шаярыр? Сәлим хан укка үрелде, ләкин шул мәлдә янә ук сызгырган тавыш ишетте. Сәлим ханның аркасы кымырҗып куйды. Икенче ук нәкъ аның аяк янына килеп кадалган иде, Сәлим хан иелгән җиреннән акрын гына күтәрелде, тирә-якка күз ташлады. Кайда утыра бу укчы? Диварда? Мөмкин түгел, дивар уч төбе кебек күзәтелә. Укка бөркет канаты ябыштырылган. Димәк, уктан мәргән кеше ата. Кем? Ул арада өченче ук сул аяк кырына килеп кадалды. Ук сабына кәгазь кисәге бәйләнгән иде. Сәлим хан үрелеп укны алды, кәгазь кисәген сүтте. Кәгазьгә «Хан, башың ике булса гына кәтиб Хафизга җәза бир» дип язылган иде. Язмада ни имза, ни тамга юктыр. Сәлим хан күктән төшкән хатны укыды да янә тирә-ягына күз ташлады. Шикләнердәй бернәрсә дә абайламады. Манара ягында да ул-бу күренми. Инде нишләргә?..
Сәлим хан әкрен генә Кара пулатка юнәлде, иллә аркасы чымыр-чымыр килде. Менә-менә аркасына зәһәр ук килеп кадалыр кебек иде. Ниһаять, менә Кара пулат ишекләре, як-ягында ике азат басып тора, хан килеп җитүгә, алар, сөйләшеп куйгандай, икесе дә айбалталарын читкә алдылар. Сәлим хан бусага аша атлады һәм тирән итеп сулыш алды, көч-хәл белән генә үз урынына барып утырды. Исәнләшмәде, сәлам юлламады. Исәнләшер һәм сәлам юллар әмәле калмаган иде һәм шуның белән казыйларны бераз аптырашта калдырды. Кечкенә өстәл артында кәтиб Хафиз тырышып-тырышып каләм очлый, ул хан килеп кергәнгә хәтта күтәрелеп тә карамады. Хөкем ителәсе кеше урынында вәзир Исхак, ул да читкә караган, ханга игътибар итмәде. Баш әл-казый Ишкул гына, чүмәлә хәтле чалмасының бер очын түшенә төшергән килеш, хан керүгә торып басты, кат-кат сәлам бирде. Сәлим хан, ниһаять, сүз әйтер хәлгә килде, башларга ярый дигән мәгънә салып, казыйларга ияк какты. Баш әл-казый Ишкул торып ишек ягын әйләнеп килде, шуннан соң алдына китереп куйган Коръәнне тотып, күн тышына иреннәрен тигезеп алды, калган ике казый да аның хәрәкәтләрен кабатлады. Шуннан соң гына баш әл-казый Ишкул: