Выбрать главу

– Хаҗга барганда, мин дөнья каласы Багдадка туктадым, – дип, вәзир Исхакка карады. – Ага Базар белән андагы базарны чагыштыру мөмкин түгел. Базарның иге-чиге юктыр шикелле. Халык күп, бер яктан икенче якка агыла, төркем-төркем җыелып, кәмит тамаша кылучылар да бар. Мин шундый төркемнәрнең берсенә туктадым, этә-төртә эчкәрәк үттем. Баксам, түгәрәк уртасында бер адәм утыра, ә тез өстендә маймыл. Иясе маймылга сораулар бирә, маймыл аңа җавап итеп баш кага, килешмәгәннәренә баш чайкый. «Маймылым, тукымалар сатучы булырга телисеңме?» – дип сорады иясе. Маймыл, миңа шәрә йөрүе рәхәтрәк дигәнне аңлатып, оятлы җирләрен ачып чәбәкләде. Халык егылып көлде. «Маймылым, хәмер сатучы буласыңмы?» – дип соравына, җанвар килешеп ияк какты, имеш, сатыр идем дә хәмерем юк. Халык янә көлде. «Маймылым, остаханә иясе буласыңмы?» – дигән сорауга да ризалык бирде – кулына чүкеч алып, кадак каккандай итте. Шуннан иясе аңа: «Вәзир булырга телисеңме?» – диде. Иясе шулай диюгә, маймыл башын чайкады. Ә инде иясе: «Буласың, буласың!» – дигәч, кешеләр башы аша чикләвек агачына сикерде һәм ботаклар арасына кереп посты.

Халык шаркылдый, ә иясе бер дә көлмәде. «Төш инде, төш, вәзир итмим», – дип чакыруын белде. Соңыннан маймыл иясе торды да: «Җәмәгать, мин үзем вәзир идем, хәзер менә шушы көнгә калдым», – дип, баш киемен салып, тузанлы җиргә куйды. Халык тарала башлады, күпләре маймыл иясенең баш киеменә бакыр йә көмеш ташладылар. Ә мин маймыл иясе янына килдем дә: «И-и, бәндә, ни өчен соң сине вәзирлектән кудылар?» – дип сорадым. Ул миңа хәтта күтәрелеп тә карамады. Соңыннан кисәк кенә: «Ил иминлеген саклый алмадым», – диде. Вәзир Исхакның беренче языгы Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка сак бирмәүдәдер; икенче языгы, иң яманы – яңа кала нигезенә хан оныгы Гали угланны корбан итүдәдер. Саксин казый, хан оныгын яңа кала нигезенә корбан иткәнне син үз күзең белән күреп кайттың. Расла.

– Коръән тотып раслыйм, баш казый, вәзир Исхак фәрманы белән хан оныгы Гали Яңа кала нигезенә корбан ителде.

– Йә, вәзир Исхак, хакмы казый Саксин әйткән сүзләр?..

– Баш әл-казый Ишкул, – диде вәзир Исхак. – Әйе, мин шәех Игәнәй үтенече белән Олуг Мөхәммәт илчесе Садакка сак бирмәдем. Шәех аны үз мөридләреннән озаттырырга булды. Һәм бу хакта ул миннән ялынып үтенде. Хөрмәткә ия шәехкә мин ышанмый булдыра алмадым. Янә шуны әйтәсем килә: шәех Игәнәйнең илче Садакны озата барган мөриде исән-имин Бөек калага әйләнеп кайтты, ә илче вафат.

– Илчене үтергәннәр, – диде Сәлим хан.

– Ләкин сакчылар бирмәгәннән түгел, ханиям. Шәех Игәнәй мөриденең исән-имин әйләнеп кайтуы, ә илченең үтерелүе сезне бераз шикләндермиме? Ә инде хан оныгы Гали угланга килгәндә, мин моны, баш әл-казый Ишкул, сиңа мөрәҗәгать итеп әйтәм, гәрчә һични кыла алмасаң да, хан фәрманы белән эшләдем. Хан фәрманы кәтиб Хафизда. Иллә баштан мин сиңа бер сорау бирер идем, баш казый.

– Бирә күр, вәзир, бирә күр.

– Ялгыз хатынны ни белән чагыштырыр идең?

Көтелмәгән бу сораудан Ишкул бермәлгә телсез калгандай булды. Үтә дә гаҗәпләнде һәм, гаҗәпләнүен сиздереп, расларга теләпме, раслатырга теләпме, Сәлим ханга күз төшереп алды.

– Тол хатын өйдән куылган эт белән бердер: өрсә – саклар иясе юктыр, өрмәсә – эт түгел бу диюдән куркуыдыр.

Баш казый җавабыннан хәтта шәех Игәнәй дә канәгать калды, Сәлим хан да елмаеп куйды.

– Тол хатын корыган елгага тиңдер, баш казый. Аннан сусаган кеше су эчә алмастыр, балыкчы кармак салмастыр.

– Синеке дә дөрес, вәзир Исхак. Иллә юл башым бүтән кебек иде: илче Садакны кем үтерде?

– Әмир Хаҗи кешеләредер.

– Килешми, килешми, вәзир Исхак, әмир Хаҗи хөрмәткә ия кеше, нахакка рәнҗетмә син аны.

– Нахакка мин түгел, син мине рәнҗетәсең, баш әл-казый Ишкул.

– Бу сүзләрдән соң миннән игелек көтмә, вәзир.

– Ә мин көтмим дә, баш әл-казый. Синнән игелек көткән кеше ишәктән бер чиләк сөт савып алыр. Дөресен әйтимме, баш әл-казый?

– Йә-йә, вәзир Исхак.

– Мин беркайчан да хан каршына тәлинкә тотып килмәдем. Янә куштанлану да минем өчен ят нәрсә булды. Моны хан үзе дә раслый алыр иде, гәрчә әлегә кадәр бер кәлимә сүз әйтмәсә дә. Сәлим хан соңгы елларда үз шәүләсеннән үзе куркып яши башлады. Бүгенге хан янында төрле куштаннар яши. Беренчеләре, гәрчә хан моңа лаек булмаса да, аны күккә чөеп мактый; икенчеләре үзләре ханнан, авызын ачкан карга баласыдай, мактау сүзе көтә, гелән әнә шул син күргән маймыллар инде; өченчеләре үзләрен ханнан да акыллырак дип саный, җай чыкса, тәхеткә утырудан да баш тартмаячаклар; дүртенчеләре, хан кушкан һәр эшкә керешеп тә, ахыр чиктә аның очына чыга алмыйча, бу хәлдә башкаларны гаепләргә керешүчеләрдер; бишенчеләре, ахмак булмасалар да, башларын ахмакка салып, хан кәефен күреп яшәүчеләрдер; алтынчылары, сездәй казыйлар, кешеләрне мөселман кануннары белән хөкем итәргә тырышып та, беркайчан да хан һәм шәех сүзеннән чыкмаган сакаллы кәҗәләрдер. Инде төп языгыма керешик, казый. Мин хан оныгын Яңа кала нигезенә ике туган арасында кан коелмасын өчен корбан иттем, гәрчә угланны корбан итәргә хан фәрманы булса да, булмаган хәлдә дә, аны мин барыбер корбан итәр идем. Ил иминлеге өчен, дәүләт тынычлыгы өчен. Яңа кала нигезен карарга барыр алдыннан гына хан оныкларына корал тоттырды. Бу шулай. Инде хакыйкатьнең асылын тыңла, баш әл-казый. Мин ул явызлыкны хан фәрманы белән эшләдем. Ышанмасаң, кәтиб Хафиздан, казыең Саксиннан сора, угланны корбан иткәнгә кадәр иң әүвәл хан фәрманын укыдык, барчасы да ишетте. Фәрман кәтиб Хафизда, иң әүвәл миңа хөкем чыгарганчы, аңардан ул фәрманны укытыр идем. Ишкул казый, әйт әле, кайчаннан бирле хан фәрманын җиренә җиткереп үтәгән кешеләрне хөкем итә башладың? Бер акыл иясеннән: «Кояш нурының тизлеге бармы?» – дип сораганнар. «Бар!»– дигән бу. «Нигә соң аны син күрәсең, без күрмибез?» – дигәннәр болар. «Мин шуның өчен күрәм, – дигән бу, – чөнки мин Аллага тиң кеше».