– Димәк, син Аллага тиң кеше, вәзир Исхак?
– Мин түгел, син, баш әл-казый! Чөнки ханнан да акыллырак булырга тырышасың. Иллә ул сиңа килмәс, чөнки караңгыда тудың, караңгыда дөньядан да китәрсең. Хода сиңа башка тәкъдир бирмәс.
– Хан, ни сөйли бу? – дип күтәрелде шәех Игәнәй. – Бәрәкалла!
– Фәрманны укы, кәтиб Хафиз, хан фәрманын укы! – диде вәзир Исхак.
Менә монысын һич тә көтмәгән иде Сәлим хан, фәрман аның уенча вәзирдә булырга тиеш иде. Һәм вәзир әйткәндә дә шулай дип уйлаган иде хан, чөнки кәтиб Хафизга аз гына да күләгә төшәргә тиеш түгел.
– Кәтиб Хафиз, хан фәрманы синдәме? – дип сорады баш әл-казый Ишкул.
– Миндә.
Кәтиб Хафиз куеныннан кәгазь чыгарды, төргәкне сүтте һәм күзләре шар булды. Кәгазь чип-чиста иде, әмма хан мөһере эзе бар кебек. Юк, хан мөһере түгел, сәүдәгәр Биккол мөһеренең эзе калган. Ә бит фәрман шул, шул! Хан язган юллар кая?! Хафиз бик тиз исенә килде, хәтере шәп иде аның. Ул фәрманны, яңа кала нигезендә укыган кебек сүзен-сүзгә укып чыкты.
Баш әл-казый Ишкул Саксин казыйга кәтиб Хафиз кулындагы кәгазьне алып китерергә кушты.
Ниндидер уенга охшаган иде бу хөкем. Хәер, ханнар өчен кеше язмышы, кеше башын кистерү уен гына түгелмени?! Кәтиб Хафизга фәрманны укый башлагач та ханның сикереп торып басуы ошамады. Монда ниндидер ул төшенеп бетмәгән сер бар иде, сер генә түгел, оста оештырылган мәкер, ялган. Ул бит хан кулы белән язылган юлларны үз күзе белән укыган иде.
Саксин казый, титаклый-титаклый, кәтиб Хафиз кулындагы төргәкне алып, баш әл-казый Ишкулга китереп бирде. Әл-казый Ишкул кулына төргәкне алды да әйләндереп-тулгандырып карады, сүтте, алдын-артын бакты. Кәгазь битендә бер кәлимә сүз дә юк иде. Битекне үрелеп кенә шәех Игәнәй алды, ул да әйләндереп-тулгандырып чыкты, аннан битек ханга күчте, хан карап та тормады.
– Кая ул фәрман, кәтиб Хафиз? Ни укыдың син?!
– Фәрештәләр сүзен укыды ул, ханиям, – диде шәех Игәнәй.
– Әллә изге җанмы минем кәтибем, шәех?
– Гөнаһсыз җандыр, ханиям.
– Ә вәзирем?
– Вәзирең гөнаһлы, ханиям. Ул кеше ышанмастай гафиллек кылган, иблис кылмастай явызлык. Син түгел, Аллаһы Тәгалә дә кичермәс иде аны.
– Хәзер миңа гөнаһсыз җан янәдән укысын фәрманны, – диде Сәлим хан.
Саксин казый хан кулыннан кәгазьне алды, йөгерә-атлый дияргә була кәтиб Хафизга китереп тоттырды.
– Йә, кәтиб Хафиз, – диде хан. – Укы, нигә телең йоттың?
– Елга – ярсыз, ил чиксез булмый, ханиям. Мин ул фәрманны яттан гына укыган идем, хәзер гүя җил алды.
Вәзир Исхак көлемсерәп куйды һәм икенче мәлдә инде биредә барган чарадан җирәнеп читкә карады. Сәлим хан гасабилана башлады. Вәзир үзен гаять дәрәҗәдә тыныч тота кебек иде, һәрхәлдә, ханга шулай тоелды. Вәзир аңа кирәк иде, хәтта бик кирәк, ләкин бүгенге хөкем түмәрендә утырган вәзир түгел, элеккесе, хан өчен утка да, суга да керергә әзер торганы. Элегрәк булса, бик ихтимал, хан вәзирен кичергән дә булыр иде, хәзер юк, хәзер кичерсә, аны берәү дә акламас. Ташның— тамыры, ханның кардәше юктыр, бәласеннән баш-аяк. Бусагама йөз сөрүче табылыр, баш исән булсын да халык алдында йөзең пакь булсын. Кем булыр вәзирем? Бусагабаш Камай. Балта биреп, шөшле алу була булуын да, нишләмәк кирәк, бичарадай шуңа барырга туры килердер…