Сәлим хан баш әл-казый Ишкулга күзләрен йомып ияк какты, янәсе, башла, хөкемең чыгар. Баш әл-казый Ишкул – Болгарда иң олы вә тәҗрибәле, нәкъ менә тәҗрибәле хокуклар белгече. Җаен тапсын. Сәлим ханның, күз йомып, акрын-сабыр гына ияк кагуы вәзир Исхакны кылган гөнаһлары өчен башын кисәргә хөкем итү хакында боерык иде.
Баш казый, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәндәй, ике кулын күккә күтәреп, иреннәрен кыймылдатып кына нидер укыды, аннары әле бер казыйга, әле икенчесенә карап алды, янәсе, тегеләрдән ризалык сорады; казыйлар, аларга ияреп шәех Игәнәй һәм хан үзе килешеп ияк кактылар.
Шуннан баш әл-казый Ишкул:
– Ил иминлегенә авырлык китергән, балигъ булыр-булмас хан оныгына кул күтәргән вәзир Исхакның башын кисәргә. Җәллад хөкемне…
Каршы яктан тоташ карадан киенгән җәллад керде. Ул, ашыкмый гына, гадәти эшен башкарган берәүдәй, вәзир Исхакны түмәр янына тезләндерде, шулай ук, ашыкмый гына, хөкем ителгән вәзирнең башын түмәргә салды. Шулчак кәтиб Хафиз Сәлим хан алдына килеп тезләнде.
– Кичерегез аны, ханиям! Алла хакы өчен кичерегез! Вәзир Исхакның гаебе юк, ул гаепсез! Уг… – «Углан исән, исән!» дип әйтергә теләде кәтиб Хафиз, ләкин соң иде инде. Артында җәллад балтасының дык итүен ишетеп әйләнеп карады һәм вәзир Исхакның канлы гәүдәсен күрде дә, ике кулы белән йөзен каплап сыгылып төште.
– Монысын зинданга илтеп ябыгыз! – дип сикереп торды Сәлим хан.
Шул мәлдә Кара пулатка бәрелә-сугыла ханбикә килеп керде. Килеп керде дә, Исхакның җансыз гәүдәсен күрүгә, чырыйлап кычкырып җибәрде:
– Ханиям, нишләвең бу?! Кылма явызлык, явызлык сиңа һәрчак явызлык китерде!.. Әй Ходаем?!
– Алып чыгыгыз моннан ханбикәне!
Хан боерыгын үтәргә дип, җансакчылары ханбикәгә ташландылар, әмма Зөбәрҗәт аларны селтәп кенә җибәрде һәм ханга таба атлады.
Болгар тәхетенә утырганнан бирле Сәлим хан бик күп кешеләрнең башына җитте. Алар арасында тәгаен гөнаһсызлары да булгандыр. Йа Алла, барысы да синең кулыңдадыр. Иншалла, ул җәзага тарттырган адәмнәрнең җаннары оҗмахта булыр. Нишләмәк кирәк, буйсынмаган, баш бирмәгәннәргә, качкыннарга, казакларга бердәнбер чара, баш кистерүдер. Җәза биргәндә ни шәфкатьсез булса да, Сәлим хан күңеленнән Аллаһы Тәгаләдән мәрхәмәт сорады, бөтен булган языкны казыйларга, җәлладына төшерүен үтенде.
Җәллад балтасында кан кипмәвен белеп-ишетеп торган сарай халкы да куркуга калды, бу курку хәтта Ага Базарга да барып җитте. Хан Ага Базарга юнәлдеме, куштан халык җил алгандай юкка чыкты. Әмма Сәлим ханга явызлык бары тик явызлык китерә торды, аңа корбан эзлисе юк иде, алар үзләре аның кул астына килә тордылар.
Мәгәр хан соңгы елларда халык алдына бик сирәк чыкты, күп очракта киңәшчеләре аша хәбәрдар булды. Киңәшчеләре исә хан алдында ялагайланды, юмакайланды, сырпаланды, чын хәлне сөйләүдән курыкты. Дөрес, чамадан уздырып җибәрүчеләре дә бар иде, әмма ул аларны кичерде, чөнки балланган сүзләрне тыңлавы рәхәт, татлы вә төче сүзләргә өйрәнеп, гадәтләнеп киткән иде инде. Кайбер куштаннары аны пәйгамбәр итте. Сәлим хан белә иде: ул пәйгамбәр түгел, әмма күңел зурлауны барыбер теләп кабул итәр иде.
Болгарда аңа баш бирмәгән, аның турында уйлаганын әйтердәй бары тик ике зат бар иде – ханбикә Зөбәрҗәт һәм өлкән угланы әмир Хаҗи. Вәзирнең башын кистергәч, ханбикәсе казыйлар һәм җансакчылары алдында чәрелди-чәрелди: «Син— Газраил, син – башкисәр!» – дип кычкырды.
Мәгәр Сәлим хан Зөбәрҗәт ханбикәдән ул кадәр курыкмый иде. Хатын-кыз чәпчер-чәпчер дә туктар. Ахыр чиктә ул ил тынычлыгы, дәүләт иминлеге өчен кыла бу явызлыкларны. Болгар бай, җитешле яши, урыслар әйтмешли, монда беркайчан да сөт елгалары акмаган, зәңгәр һавадан кисмәкләргә бал таммаган – барысы да хан тырышлыгы белән килгәндер. Аннары олуг хан дип халык та, солтаният илләрендәге кебек, ул атланган атның тояк эзен үпми. Хак анысы, болгар, гадәттә, болганырга ярата, болгана, тулгана, үз юлын эзли, тапканы сабырлана, ә менә тапмаганы белән эшләр хәтәррәк, юк-бар өчен дә дәгъвалаша башлый, хакыйкать эзли, моны сабырландыру өчен кодрәт, дәһшәт кирәк. Ә дәһшәт дигәне Сәлим ханда бар— һәммәсе дә курка. Хак анысы, өлкән угланы дәшмәс булды, мәгәр үпкәләр җае да юк, үз каны. Күр инде син аны, ямчы җибәрә – килми, хат яза – җавап юк. Имеш, кала сала, вакыты тар. Кемнең вакыты күп, атаңныңмы?.. Хәзер мин сиңа үзем барып төшәрем. Әйе, әйе, үзем, чакырмый-нитми. Һәм буш кул белән түгел, гаскәр белән, гаскәр!
Хәер, шуңа охшаш хәл Бөек Болгарда да булган түгелме соң? Олуг хан Кубрат, хәзәрләр яу килүен ишеткәч, өлкән угланы Батбайга ямчысын җибәрә: «Илгә яу килә, ярдәмгә чык!» Әмма Батбай угланы атасына җавап та бирми, ярдәмгә дә килми. Моңа кем гаепле соң? Һичшиксез, бабабыз олуг хан Кубрат хаталанган. Аңа әүвәл угланы кырына яу чабасы иде. Башбирмәс угланын акылга утыртасы, ил-гаскәрен үз канаты астына җыясы иде. Юк, сабыр итәргә булган. Ә соңыннан әнә ничек беткән. Батбай угланы, атасы һәлак булуын ишеткәч, хәзәрләргә барып елышкан. Хәер, Кубрат хан үлгәч, угланнарның барысы да кайсы-кая таралып бетә.