Икенче угланы ыру-кардәше белән Идел буена күчеп килә. Бирегә күчеп килгән Кубрат ханның икенче угланы Кодрак Тәңре белән якты дөньядан китсә дә, аннан соңгы ханнар акрынлап ислам динен кабул итә. Әнә шулай Болгар халкы бабалары алласыннан йөз чөерә. Хәер, алла алыштыру бик борынгыдан киләдер. Борынгы мисырлылар Ра аллаларын шулай итә, халыкны куандырмый башлагач, Әсирис һәм Исидә белән алыштырышалар. Әмма бу аллалар да мисырлыларга җәннәт китерми…
Инде менә ничәмә йөз ел Мисырда да, Болгарда да ислам дине хакимлек итә. Изге китапта «Аллаһы Тәгалә юлында корбан булган мөселманны ахирәттә җәннәт көтәр» дигән юллар бар. Сәлим хан да Алла юлында, иншалла, җан биргәндә, җүн бирер әле.
Сәлим хан үрелеп кенә изге китапны алды, юраучыларына фал ачты һәм күзе төшкән юлны укыды: «Сабыр иткән – морадына ирешкән». Китапны япты да янә уйга калды.
Әйе, сабыр итә алдымы ул?
Төрле хәлләр булгандыр. Әйе, адәм баласына ялгышу да хастыр, кайбер куштаннары әйтмешли, ул пәйгамбәр түгел, була да алмас.
Ни өчен?
Кылган хаталары шулдыр: җир-суларын угланнарына бүлеп бирде, бөтен халык алдында вәгъдә итсә дә, тәхетен югалтудан куркып, Яңа кала нигезенә оныгын күмдерде, ахыр килеп, гөнаһсыз вәзирен языклы итеп, башын кистерде.
Явызлыкмы бу?
Әйе, явызлыктыр, шәфкатьсезлектер, миһербансызлыктыр.
Мәгәр дөнья яратылганнан бирле шулай килгән ич: арыслан— кодрәт белән, чүл бүресе явызлык белән көн күргән.
Син кем соң? Арысланмы, чүл бүресеме?
Тик кем генә булмасын, угланы әмир Хаҗины ул буйсындырырга тиеш. Бабасы Кубрат хан хатасын кабатламас! Хак анысы, Болгарда ата белән углан беркайчан да сугышмаган. Әмма ил кодрәтен саклау исәбенә Сәлим хан сугышыр, кирәк икән, кан кояр.
…Җария кыз күзләрен челәйткәч кенә, Сәлим хан аның толымын җибәрде, бала шундук аның аяк астына ишелеп төште. Сәлим хан почмакта өелгән, котлары алынып куркынган кызларга, идәндә аунап яткан җариягә карады да дык итеп кам таягы белән идәнгә төртте һәм ишек катында пәйда булган ясавыл азатка:
– Баян баһадирны чакыр! – дип кычкырды.
– Мин монда, ханиям! – дип килеп керде Баян баһадир, Назлыгөлнең урлануы хакында әллә белеп, әллә белмичә.
– Баһадирым, Назлыгөлне урлаганнар. Куа чык. Җир астыннан булса да йолып алып кайт. Ишетәсеңме, баһадирым, җир астыннан булса да!
– Баш өсте, ханиям. Быргычы! – дип чыгып барышлый ук кычкырды баһадир.
Быргы кычкырттылар. Капка катына азатлар җыелды. Атлары җилле, боерык көтәләр. Баян баһадир ике-өч сүз белән эшнең асылын аңлатып бирде. Азатлар йөзәр-йөзәр кирмән капкасына таба кузгалдылар. Капкадан чаптырып чыгып киткән азатларны карарга чыккан Сәлим ханга, бу хәлне күргәч, бераз гына тынычлану килде, борылып сараена керде.
Тәхетенә утырып, тирә-юньгә күз ташлагач кына:
– Бусагабаш, Назлыгөл белән күл буена төшкән кызларны дәш, – диде.
– Ханиям, – диде бусагабаш, – ул кызлар ханбикә янында, алар белән ханбикә сөйләшә, берни дә белмибез, дип маташалар. Назлыгөл күл буена үзе генә төшеп киткән иде, без өске аланда калган идек, диләр.
– Күл буенда бер кеше дә булмаганмыни? Ир-ат дим, ир-ат?
– Бер карт булган. Юкә батыручы диме. Ләкин ул чукрак, начар ишетә.
– Китер шул картны. Колагы ишетмәсә, күзе күргәндер. Тиз йөр!
Сәлим хан гасабилы иде, тәхетеннән купты да ишекле-түрле йөренә башлады. Кешегә әйтсәң, кеше ышанмас, билләһи, көпә-көндез хан кызы кадәр хан кызын урласыннар инде. Ясавыллар ни караган? Хәер, ул аларга үзе күл буена төшәргә кушмаган иде. Кем эше булыр? Шулай ук Олуг Мөхәммәт онытмадымы? Үч алуымы? Һич булмас димә. Кенәз Всеволод түгелдер инде? Алай дисәң, Саксиннан Әюп хан токымыннан гүзәлләрнең гүзәлен алды. Юк, Всеволод кенәз булмас. Мөмкин түгел. Анда хатын кайгысы юк, минемчә. Әйе, Олуг Мөхәммәт кешеләредер, үзе түгел, үзе килеп йөрмәс, берәр угланын, баһадирын җибәрүе бар…
Ул арада тәхет бүлмәсенә бусагабаш килеп керде, янәшәсендә кәрлә буйлы, кәҗә сакаллы карт. Сәлим хан тәхетенә утырды, кам таягын кулына алды. Бусагабаш картны хан каршына китереп тезләндерде.
– Йә? – диде хан. – Ни күрдең бүген иртән күл буенда?
– Ханиям, ул начар ишетә, чукрак, кычкырыбрак.
– Син кычкыр колагына, син. Әйт…
– Сөбханалла, ханиям, – диде карт, хәлнең асылын аңлауга. – Күрдем, күрдем. Ике кыз бала өске аланда калды, берсе, нурлы киенгәне, йөгереп күл буена төшеп китте.