Выбрать главу

– Шуннан, шуннан?

– Ни диде? – дип сорады бусагабаштан карт. – Ни диде?

– Атаң башы, диде!

– Атам башы, йа Алла, Мөхәммәдерасүлулла. Ни бит, атам минем былтыр рамазан аенда җан тәслим кылды, хан.

– Шуннан ни булды? – дип, картның колагына кычкырды бусагабаш.

– Ни булсын, күмдек түбән очтагы мөселманнар зиратына.

– Күл буенда ни булды шуннан соң?

– Ә-ә, күл буенда ни булды дисеңме? Ие, зифасы күл буена йөгереп төшеп китте. – Карт кинәт ханга баш орды. – Гаеп миндә, ханиям. Шайтан котыртты. Мин аны коенырга төште дип уйлаган идем. Күз – шайтан, күңел – шомбай, диләр бит. Сылулар, зифалар, бер күрдеңме анадан тума килеш, атна буена төшкә керә. Җәннәт, һәй, бигрәк гүзәл иде шул.

– Шуннан ни булды соң?

– Һәй, күл буендамы? Булды анда хәлләр, булды. Бермәлне, таллар арасына кереп поскан гына идем, кыз янына ат менгән өч егет килеп чыкты. Атлары да атлары, мин сиңа әйтим, ханиям, канатлары гына юктыр. Берсе шунда, күк айгырдагысы, кызны карчыгадай эләктереп алды да, фьют, әйтерсең, булмадылар да. Көн күрде, кояш алды. Мин исемә килә алмый торам. Искә килердәй хәлме, мондыйны төштә дә күргән юк.

– Күл буена төшкән кыз җайдаклар килеп чыккач кычкырдымы соң?

– Менә анысын ишетмәдем, ханиям, чукрак бит мин, ихтимал, кычкыргандыр да. Алай дисәк, өске аланда калган ахирәтләре ишетерләр иде. Белмим тагын. Мин үзем яшьтән үк чукрак, ат типкән иде.

– Каракларның йөзләрен күрмәдеңме? Танымадыңмы берәрсен?..

– Алмачуарга атланганының күлмәге җофар тиресеннән иде, йөзен күрмәдем, ханиям. Ерак иде. Мин куаклар арасында, ә алар күл буенда.

– Киемнәре, киемнәре кай халыкныкы?

– Сезнекенә охшаган, ханиям, сезнекенә, затлы, ипле, ыспай, матур. Атлары канатлы диярсең. Әле булса күз алдымда кызны алганы, ай-һай аты да аты! Әйтәм ич, канатлары гына юк иде атларның. Әй оста эләктереп алды да соң кызны, нәкъ карчыга чыпчыкны каптырган кебек, теге бичара исенә дә килә алмый калды бугай.

– Тукта, карт, атың ничек? Атың, дим?

– Кәшәй мин, Кәшәфетдин…

– Кәшәфетдин, димәк. Камай, картка ике алтын бир дә озат үзен. Күздән яздырма, каладан беркая да китмәсен.

– Ханиям, – диде карт, ике алтын кулына керүгә, – кызыгызны кем урлаганны әйтимме? Өстәгез тагын өч алтын, ат алыйм. Яхшы ат биш алтын тора, тарыйм бер шул атка!

– Бирегез картка тагын өч алтын…

Бусагабаш Камай Кәшәй картның уч төбенә янә өч алтын тәңкә салды. Карт алтынның бишесен дә тешләп карады, тәгаен алтын икәненә инангач кына:

– Олуг Мөхәммәт кешеләре урлады кызыңны, ханиям, – диде.

– Әллә синең башың икеме, картлач?

– Бер, бердер башым, ханиям. Сез аның илчесен үтердегез, ә ул сезнең кызыгызны урлады. Бер яманга бер изге. Хода аны бик тә белеп биргән кешеләргә, ханиям.

Шунда гына тәхет артына килеп баскан ханбикәне күрде Сәлим хан, күрде дә кисәк куркып киткәндәй булды.

– Ханиям, Гали оныгымны корбан итүче вәзир Исхакмы?

– Мин аңа җәза бирдем инде, ханбикә.

– Бу карт дөресен әйтсә? Назлыгөлне чынлап та Олуг Мөхәммәт кешеләре урлаган булсалар?

– Мин бу тиле-миле картка ышанмыйм, ханбикә! – Сәлим хан алып китегез бу картны дигән кебегрәк кул селтәде. – Назлыгөлне урлаучыларны Баян баһадир куа китте. Кулында меңләгән азат. Ерак китә алмаслар. Ул аларны тотар. Җылама, ханбикә.

– Мин җыламыйм, ханиям, бәгырем катты. Соңгы вакытта син бик күп явызлыклар кылдың.

– Ханбикә, Назлыгөлне табармын дим, табармын!

– Күктәге айны күлдән эзләмиләр, ханиям. Чакырыр идең угланнарыңны, киңәшер идең. Кызыбызны чынлап та Олуг Мөхәммәт кешеләре урлаган булса… Җибәр бер угланыңны Үргәнечкә…

– Сабыр итик, ханбикә. Сабыр төбе – сары алтын, ди халык. Ни каттың, капкорсак, җибәр чапкыннар угланнарга! – дип җикерде Сәлим хан бусагабашы Камайга, һәм тегене гүя җил алды.

18

Мәргән кушаматы аңа хан мәктәбендә тагылды. Бачман баһадир тарафыннан. Аннары моны хан раслады. Чөнки Тубыкбай баһадир энесе Җик уктан шулхәтле төз ата иде ки, теләсә, кошның күзенә тигезә иде.

Тубыкбай баһадир энесен хан мәктәбенә җиде яшь тулгач китерде. Хәрби орышларга өйрәтүче Бачман баһадирга:

– Ите – сиңа, тиресе – миңа, – дип калдырды һәм яшь мәргәнне бары тик ундүрт яшь тулгач кына алырга килде.

Җик абыйсы белән кайтып китмәде, Булат углан белән Саксин каласына юнәлде. Тубыкбай баһадир ни әйтергә белми аптырады да калды. Булат беренче елын укый, ә Җик Мәргәнгә (аңа башкача дәшүче юк иде инде) ундүрт яшь тулган иде. Җәй айларын Саксин каласында уздырып, Җаек буендагы Каргалы кирмәнендә булып, Җик Мәргән янә хан мәктәбенә әйләнеп кайтты, тик бу вакытта Бачман баһадир әмир Хаҗи карамагындагы Казан кирмәненә күчкән иде инде. Җик Мәргәнне Баян баһадир тәрбиясенә күчерделәр. Хан оныкларына ундүрт яшь тулганда, Җик Мәргән, сарай мәктәбен тәмамлап, меңбаш дәрәҗәсе алып, иленә кайтып китте. Кайткач күрде: абыйсы үзен ил иясе итеп тота, эре кылана, Җик Мәргәнне бары тик меңбашы итмәкче. Карап-карап торды да Җик Мәргән абыйсының кыланышларына, түзмәде, көннәрдән бер көнне: