– Абам, мин синнән аерылып чыгарга булдым, миңа атамызның ярты биләмәсен бирерсең, – диде.
Тубыкбай дәшмәде, энесенең теләген кабул итмәде, иллә ачуы килүен сиздермәскә тырышты.
– Олуг хан Җаек буенда Карамалы кирмәнен салып ята, бетереп тә киләләр инде, ханнан шуны сиңа дип сорармын. Бик аерылып чыгарга теләсәң аерылырсың.
– Син миңа, абам, хан кирмәнен бирмә, син миңа үземә тигән җиремне бир, атамыз биләмәсен. Кирәк булса, кирмәнне мин үзем салырмын.
– Җир юк сиңа, Җик. Юк! Җиде-сигез угылым җитеп килә. Булмастыр сиңа җир.
– Мин синнән моны көтмәгән идем, абам! – диде Җик Мәргән, сикереп торды да юрта буйлап камчысы белән итек кунычына шап-шап суга-суга йөренергә кереште.
Тубыкбай кырын төшкән җирдән утырды һәм куй маенда кайнатылган камчысын ике арага ташлады, болай да калын муен тамырлары камчы сабыдай кабарып чыкты.
– Мин сиңа бер чакрым да җир бирмәмдер, энем, бер чакрым да! – диде. Каты итеп, кайтарып сорамаслык итеп әйтте, теш арасыннан ыслап әйтте.
– Бүртенмә юкка, абам, миңа синең җирең кирәкми, мин синнән атамызның ярты биләмәсен сорыйм. Сорамыйм, таләп итәм!
– Булмас ул, Җик, – дип сикереп торды Тубыкбай. – Булмасул! Яшәсәң, минем кул астымда меңбаш булып яшә; яшәмәсәң, кан дошманыма әверелерсең, – диде Тубыкбай баһадир, яңак итен чәйни-чәйни.
Һәм Җик Мәргәнгә шул җитә калды, ул ике арада яткан камчыны алды да шартлатып сабын сындырды һәм абасы ягына ташлады.
– Тыгын, әҗәлең җиткәч туярсың әле! Мин үз өлешем барыбер алырым…
Шулай диде дә юртадан чыгып китте. Тубыкбай элеп алырга иткәндәй энесе артыннан ымсынып куйды, әмма ни сәбәпледер шып туктап калды. «Китсәң кит» дип уйлады Тубыкбай.
Шул ук көнне Җик Мәргән иң якын ишләрен алды да Бөек калага юл тотты – Сәлим хан каршына килеп басты.
– Ханиям, абам мине илдән куды. Мин аны моның өчен кичермәм. Ыруыбыз моннан ары миннән башланып, миннән китәр, – диде.
Сәлим хан мәргәннең бу кыланышына ирен чите белән елмаеп куйды. «Кайнарлану дала ыруына хас сыйфат, үтәр» дип уйлады хан. Иллә Сәлим ханга «ил читенә кирмән салам» диюе ошамады, башбаштаклар күбәеп бара, төньякта – Хаҗи углан, көньякта монысы кала-кирмән салырга, аннары аерылып чыгарга исәпләре. Берсеннән дә гарык, кулга җыяр әмәл калмады. «Булмас ул, баһадир» дип уйлады Сәлим хан. Аннары ханның Тубыкбай баһадир белән дә арасын бозарга исәбе юк иде.
– Мин сине сараема меңбаш итеп алам, мәргән, – диде Сәлим хан.
– Ханиям, сарай тирәсендә – сорыкорт, елга тирәсенә кош-корт җыелыр, ди, булмастыр алай, – диде һәм борылып чыгып китте.
Коръәндә «Аллаһы Тәгалә кешегә башта акыл биргән» дигән юллар бар. Моңа, күрәсең, Ходай башта үткен күз, нык кул биргәндер. Ул мәргәнне туктата, ярсу йөрәкне зинданга яптырып сүрелдереп чыгара ала иде, әмма туктатмады, ханның ике туган арасына керәсе килми иде. Ханга аларның икесе дә кирәк, икесе дә кан кардәшләр. Кайсысы Табгач сәүдә юлын сакласа да, аңа барыбер иде. Сәүдәгәрләр генә зарланмасын. Изге китапта «Акылы булган кеше Алладан куркырга тиеш» диелгән. Ләкин акылы булган кеше үзенә буйсынган кешене рәнҗетмәс, чөнки акылы бар, акыл өстенлеге ил агасы булудыр.
Хаҗи белән Илһам угланнары каршысына килеп баскач, Сәлим хан ачуы килүен яшермичә әйтә салды:
– Сеңлегезне урладылар, ә сез аю кебек өйдә ятасыз. Кем эше дип беләсез?
Угланнар дәшмәде, башларын игән килеш тора бирделәр. Ниһаять, Хаҗи углан телгә килде:
– Мин урлаган дип уйлавың түгелдер бит, атам?..
– Хан кызларының берсе – урыста, берсе – гарәптә, берсе— табгачта. Урладылармы сеңлебезне, үзе теләп китүеме әллә, атам? – диде Илһам углан.
– Нәрсә син, Илһам углан, болгар кызларын ике тиен бер акчага сатып торган сыман… Назлыгөлне берәрсенә ябышып киткән дип әйтергә исәбең юктыр ич?
– Хатын-кызга ил ни дә ата-ана ни! Карама куышыннан төшкән халык бит ул. Назлыгөлгә оста Дәүран гашыйк икән, дип җиткерделәр миңа, – диде әмир Хаҗи, кыюлана төшеп.
– Тәхетем өстендә әйтәм, сөйләмә тузга язмаганны, углан Хаҗи. Ничек инде хан кызы колчура остага ябышып чыксын ди?! Үз акылыңдамы син, углан?
– Атам, оста Дәүранны мин әллә кайчан коллыктан азат иттем инде, ул хәзер дөньясын онытып яңа кала салып ята. Киләсе елга Владимирдан, Румнан сәүдәгәрләр кабул итәргә исәбем. Кәрвансарайлар салабыз, кунакханәләр корабыз, бакалдаклар.