Выбрать главу

– Мине синең кунакханәләрең кызыксындырмый, углан!

– Ишетүемчә, атам, вәзир Исхак Гали оланны яңа кала нигезенә корбан иткән. Миңа бу хакта хәбәр дә итмәдегез, әйтмәдегез дә. Мин аны җәзаларга дип килдем.

– Мин аны җәзаладым инде, углан. Бер кешенең ике тапкыр башын чапмыйлар.

– Атам, Аллаһы Тәгалә алдында ант итәм, үзе үтерелгән булса, углын яңа калага илтеп корбан итәчәкмен.

– Җитте, Хаҗи углан. Вәзир Исхак Аллаһы Тәгалә алдында да, синең белән минем алда да үз җәзасын алды инде. Углы сарай мәктәбендә укый, акыллы бала. Мин аны сиңа бирмәмдер.

– Мин сиңа әйттем, атам! Инде миңа нишләргә, вәзир Исхакның нәсел-нәсәбатын корытыйммы, углан кабере өстендә ятып җыларгамы?

– Сабыр итәргә, сабыр итәргә, углан. Акылың җуйма, углан. Акыл ияләре Аллаһы Тәгаләнең ихлас варисларыдыр. Сабыр ит.

– Сабыр итә алмамдыр, атам. Мин әле кемнән үч алырга белмим, тик мин аны белермен, атам, белермен.

– Сабыр, сабыр, углан, әйтмә килешмәгән сүзләр. Тел ярасы кылыч ярасыннан да ямандыр. Сабыр ит, явызлыкның явызлык белән кайтуы бар. Ә син нигә дәшмисең, Илһам углан?

– Иңеңдә ил кайгысы, атам. Мин сеңлем турында уйлыйм. Барысына да илче үлеме гаепле кебек миңа. Бүген сеңлебезне урладылар, иртәгә илгә яу килерләр сыман.

– Син тыя алган булыр идең, атам. Вәзир җүләр кеше түгел иде, ничек ул моңа барсын?! Кыен миңа, атам, бик кыен, өйдә Акбикә киленең чәчен-башын туздырып җылый, – диде әмир Хаҗи.

– Үлгән артыннан үлеп булмый. Үлгәнгә – оҗмах, үлмәгәннәргә – дөнья кайгысы. – Сәлим хан әмир Илһамга таба борылды. – Акыллы хатын ике көзге тотар, ди. Берсе аша иренә, икенчесе аша күршесенә карар, ди. Булат оныгымны ал да Үргәнечкә җыена башла. Киләсе язларга кузгалырсың. Олуг Мөхәммәт кулы булса, бәхиллегем юк, һич югы, шул сүземне әйтеп кайтырсың үзенә.

– Атам, китим мин, Акбикә киленең үз-үзенә урын табалмый калды. Югалтуым, хәсрәтем чамасыздыр.

– Ил өстенә төшкән кайгы түгел, түз, углан.

– Гали углан кәтиб Хафизны ярата иде. Бир син аны миңа, атам?

– Кәтиб Хафиз зинданда.

– Зинданда? Ни өчен?

– Кала нигезен карарга ул да барган иде. Вәзир Исхак аның күз алдында кешегә әйтсәң кеше ышанмастай явызлык кылган, ә ул барысын да күрә, дәшми, туктатмый. Дәшкән бер гаепле булса, дәшмәгән ике гаепледер.

– Атам, син аны хәзер үк зинданнан чыгарырсың һәм миңа биреп җибәрерсең. Мин моны синнән таләп итәм, атам!

– Хаталанма, углан, хаталана күрмә. Кем сине тапты, кем сине әмир итте, кем сиңа тиңе булмаган җирләр бирде, кем сиңа яңа кала күтәртә? Ишеттем, башкалаңны да анда күчерергә исәбең икән. Күчерә бир, иллә артыгын кыланма. Ә кәтиб Хафизны алып китәрсең. Әй син, бусагабаш, кәтиб Хафизны әмир Хаҗига биреп җибәр, ишетәсеңме!..

Бусагабаш чыгып киткәч, әмир Хаҗи атасыннан сорап куйды:

– Сарай – хансыз, хан вәзирсез булмас, диләр. Вәзирең кем булыр инде, атам?

– Хак әйттең, углан. Вәзир ил күзе дә, сарай күзе дә. Мин бу хакта ашыкмаска булдым. Бусагабаш Камай да вәзир булмаслык кеше түгел. – Сәлим хан әмир Хаҗиның йөзе сытылуын күрде дә Камайны мактарга кереште: – Син аңа алай мыскыл итеп карама, углан. Вәзир кеше булырдай адәм ул. Тыңлаучан, сабыр…

– Агач нигә корый, атам? Тамыры киселсә, кәүсәсендә сүл йөрми башлагач, агач корый. Әйтер сүзем шулдыр, атам, Болгарның берәм-берәм тамырын кисәләр. Ярый, бусагабаш Камайны ил күзе дип кабул итәсең икән, итә күр. Мәгәр мин аның белән яуга бармас идем. Янә шигемне әйтми китә алмамдыр, атам. Назлыгөл оста Дәүран кулында түгел микән дигән шигем бар.

– Назлыгөл Олуг Мөхәммәт кулында, угланнар. Барыгыз, китегез. Син, Илһам углан, әйткәнемчә, Үргәнечкә җыена башла, ә син тизрәк яңа калаңны кор. Сараең салгач, үзем килеп карармын.

Әмир Хаҗи тыенкы гына баш иде һәм алдан чыгып китте. Әмир Илһам кала төште.

– Углан Илһам, – диде Сәлим хан. – Син Үргәнечкә барма. Олуг Мөхәммәткә мин башка берәүне җибәрермен. Хуш, углан.

Сәлим хан тәхетеннән төште, ишекле-түрле йөренә башлады.

Хаҗи угланы аның өчен көннән-көн сер тубалына әверелә бара иде. Шайтан каласындагы хикмәтләр, карурмандагы сукбайлар, качкыннар, казаклар, юлбасарлар – барысы да әмир Хаҗи җирләрендә сыену урыны таба. Әмир Хаҗи алар белән көрәшкән дә кебек, шул ук вакытта берсен дә тотып китергәне, башын кискәне юктыр. Аннары угланы кулында Болгарның барлык тимере, Төн илләренә чыгасы сәүдә юллары, ниһаять, Казан кирмәне. Шуларның барысын да күз алдына китерүгә, Сәлим хан үзалдына өшеп киткәндәй булды. Йөргән җиреннән туктады, бөкшәеп, бусагабаш урындыгына утырды. Уйланырлык иде Сәлим ханга, угланы Хаҗи мөстәкыйльлеккә омтыла. Оста Дәүранга ирек биргән – коллыктан азат иткән, хәзер әнә сарай кәтибе Хафизны алып китте. Ә бит кәтиб Хафиз Болгарда бер акыл иясе дияргә була.