Выбрать главу

Сәлим ханның төсе-йөзе качкан хәлдә үз урындыгында утыруын күреп, Камай аптырый калды. Иллә Сәлим хан аны күрмәде дә, уйлана бирде. Кимсенү дә түгел иде бу халәт, әллә ни шунда, гүя аны тәхетеннән бәреп төшергәннәр иде. Тәүге көч-гайрәте юктыр, кем ни әйтсә, шуны тыңларга әзер халәттә иде Сәлим хан. Ә бит Тубыкбай энесе Җик Мәргән дә аның урманында казаклыкмы, качкынлыкмы кыла. Нигә соң әле ул угланы алдында каушап калды? Иң әүвәл катгый төстә «Тубыкбай энесе Җик Мәргәнне сарайга тотып китер» дип әйтәсе булган. Җитмәсә, болай да шикле күңелгә әллә ниткән шом салып китте. Имеш, Назлыгөл оста Дәүран кулында булмагае. Бу ни хәл инде тагын! Елдан-ел елгырлана, үҗәтләнә бара әмир Хаҗи угланы. Инде ни кылырга?..

– Камай, бар Хаҗи угланны бор. Тиз йөр! Йомышым калган.

Күп тә үтми, әмир Хаҗины китереп тә җиткерделәр. Ул китмәгән, анасы Зөбәрҗәт янына кергән булган икән. Угланы кергәләгәнче, Сәлим хан тәхетенә күчеп утырды.

– Ни булды, атам?

Тып-тыныч, әйтерсең берни дә булмаган.

– Күчтем Яким сәүдәгәрнең энесе Апанай тимерче Әхмәттә көн күрә икән. Олуг Мөхәммәт илчесе Садакның җанын җәһәннәмгә ул җибәрмәде микән? Бел һәм миңа хәбәр ит.

– Яким сәүдәгәрнең энесе Апанай сәүдәгәр түгел, атам, оста булырга тиешле адәмдер. Корал ясаучы ул, болгарлардан корал ясарга өйрәнә. Аннары Болгар борын-борыннан бирле Владимир кенәзләре белән осталар алышып яшәде. Монда мин бер хилафлык та күрмим, атам. Билгеле, сәүдә эшендә дә абасына ярдәм итәдер.

Нәкъ менә шунда Сәлим ханның башына бер хикмәтле уй килде. Әгәр дә мәгәр «Болгардагы урыслар сиңа каршы сүз куешалар, ил-халкыңны котырталар» дип, Андрей кенәзгә илче җибәрсә? Ул бер дә ышанмастай хәбәр түгел, Китан кенәз күчтемлеләр белән һәрчак бәхәстә булды. Илче итеп бусагабашы Камайны җибәрер, ышаныч зуррак.

Сәлим хан кисәк кенә башына килгән уйдан хәтта ияген чөя төште һәм, алдында әмир Хаҗи угланын күреп:

– Сараең әзер булуга, карарга килермен, – диде. – Остам Дәүранны да күрәсем килә. Аңа ирек биреп әйбәт иткәнсең. Сарай йортыңа борынгы бабаларыбыздан калган казанны илтеп күмәрсең. Казанны бусагабаш бирер. Оста Дәүранга җиткер, атам килә, диген. Каланы миңа ошатырлык итеп корса, иң гүзәл җариясен бирергә ышандырды хан, диген. Беләсеңме, кызлар хакында ни язып җибәргән атаңа Олуг Мөхәммәт? Белмисең! Инде менә тыңла: Мәккәдән китерелгән кызлар кәнтәй булыр, күңел ачарга, хозурлык кылып яшәргә яратырлар, дигән. Мәдинәдән китерелгән кызлар исә иркәләнергә һәвәс, Дәмәшкъ кызлары сабыр булыр, һәрчак белемгә омтылыр, дигән. Бәрбәрәйдән китерелгән кызлар ел саен бала табучан, кара тәнле негр кызлары биергә, күңел ачарга җайлыдыр. Иң кадерле, иң бәһалесе ак тәнле яван, болгар, урыс кызларыдыр. Мөхәммәт пәйгамбәрдән соң килгән хәлифләр барысы да диярлек ак тәнле кызларга өйләнгән. Хатын-кызга бүтән дингә күчү авыр түгелдер, ир-атка исә ул үлем белән бердер. Әйтик, янә шул бар: ислам дине җарияң белән якынлыкны гөнаһка санамый, христиан дине исә җарияң белән якынлашуны гөнаһка саный. Шуның өчен мөселман җарияне үзенә хатын алган кебек сайлый, христиан исә сеңлесен тапкандай сатулаша…

Әмир Хаҗи әтисен тыңламый иде инде. Булган хәл аны тәмам борчуга салды. Гали угланны кала нигезенә корбан итәләр, Назлыгөлне урлыйлар, ә әтисе ниндидер җарияләр турында авыз суын корыта. Йа Хода, атакай, картаюыңмы, акылдан яза башлавыңмы?..

Әмир Хаҗи атасына яңадан бер кәлимә сүз дә әйтмәде, борылды да сарайдан тизрәк чыгу ягын карады. Атасы Сәлим хан угланын туктатмады, әйтәсен әйткән иде инде. Ә менә угланы белән әңгәмәдә башына килгән уен бик тиз тормышка ашырыр. Әүвәл, әлбәттә, шәех белән киңәшер, кирәк икән, хәтта епископ Габбас белән дә. Тик игелекле киңәш бирә алырлармы аңа Алла ялчылары?

20

Яңа вәзир Камай каршына килеп туктагач, Хафиз башта аның аякларын гына күрде. Ул аны аякларыннан да таный иде инде. Вәзир Камайның итекләрендә тузан, кулында камчы, камчысы белән итек кунычына суккалап тора, итектән тузан сибелә. Нигә Кашан кадәр Кашанга килде микән вәзир Камай? Ни калган аңа әмир Хаҗи каласында, Сәлим хан үзе әйтмешли, апара тәпәненә?

Кәтиб Хафиз каләмен өстәлгә куйды, әкрен генә күзләрен күтәрде. Шунда ул вәзир Камайның елмаюга җәелгән калын иреннәрен күрде, иреннәре кинаяле елмая, кысык күзләрендә әйтелмәгән сүзләр биешә кебек иде.

– Ни хәл кылып ятасың, кәтиб Хафиз?