– Хәлләр Аллага шөкер, вәзир Камай. Безнең ни, безнең шул язу да сызу инде. Китап күчерәм менә.
– Мин сиңа бик тә кәттә йомыш белән килдем бит әле, кәтиб Хафиз. Хан җибәрде, үзе…
– Йомышыңны йомышла соң, вәзир…
– Һич югы, утырырга тәкъдим итәр идең?
Кәтиб Хафиз бүлмәсенә күз йөртеп чыкты, аның янына әмир Хаҗидан башка берәүнең дә кергәне юк диярлек, ә иясе кергән саен аның янындагы түмәргә килеп утыра. Әмире утырганга, ул түмәргә кәтиб Хафиз мендәр куя торган иде. Түмәрдә әле дә йомшак мендәр иде.
– Бу урын әмирнеке дә инде, кадерле кунак килгәч, ни кылмак кирәк. Утыр әйдә, рәхим ит янәшәмдәге түмәргә, вәзир.
– Хафизҗан, син миннән курыкма, – диде Камай, йомшак мендәргә утыруга. – Мин сиңа беркайчан да яманлык кылмам, әйе, кылмадым да.
– Фәрештәләрнең «амин» дигәненә туры килсен иде дә бит бу сүзләрең, вәзир.
– Тыңла әле Камайны, кәтиб Хафиз. Мин сине хан әмере белән сарайга алырга килдем.
– Сарайга?! Йа Хода! Хан әмере белән?
– Әйе, кәтиб Хафиз.
– Фәрманын күрсәт…
Вәзир Камай куеныннан хан мөһер суккан төргәк чыгарды, кәтиб Хафизга сузды. Хафиз әүвәл хан мөһеренә игътибар итте, аннары җепне өзеп, төргәкне сүтеп җибәрде. Хак, аны хан кире сарайга чакырган иде. Боермаган да, итагатьле генә дәшкән.
– Хан сине рәнҗетте, кәтиб, булды андый хәл, булмады түгел. Мин дә сине вакытында яклый алмадым. Хәзер төшендем, синнән башка сарай ямьсезләнде, ямь китте сарайдан.
– Мин – кеше кешесе, вәзир Камай. Минем иям бар, син әүвәл аңа мөрәҗәгать итәр идең.
– Мин бернәрсә ишеттем, кәтиб Хафиз. Имеш, моннан берничә ел элек Ибраһим каласы өчен әче сугыш барганда, сине Китан кенәз азатлары әсир иткәннәр. Кенәздән сине Яким Күчтем сәүдәгәр сатып алган… Шулаймы?
Кәтиб Хафиз, гаҗәпләнүен яшермичә, яңа вәзирнең хәбәрдарлыгына исе китеп торды. Ә бит булган хәл. Милади белән 1164 елда кенәз Китан Болгарга яу белән килде. Хафиз ул вакытта Ибраһим каласында иде. Ләкин аны әсирлектән бик тиз коткардылар – Степан угылы Яким Күчтем, Хафизның кем икәнен белүгә, кенәз йөзбашыннан сатып алды һәм янә Болгарга китерде.
– Булдым, вәзир Камай.
– Тел вә гореф-гадәтләрен дә өйрәндеңме?
– Телләрен дә беләм, вәзир Камай.
– Ничек соң Китан кенәз кулындагы кеше күчтемлеләргә барып эләктең?
– Моның өчен сиңа әсир төшеп карарга кирәк, вәзир Камай. Мәгълүм булса кирәктер, кенәзләр әсирләрен байларга өләшә, бушлай түгел, әлбәттә. Кенәзгә дружинасын тотарга акча кирәк. Акча кемдә? Бай сәүдәгәрдә. Ә күчтемлеләр Ульдәмирдә иң бай сәүдәгәрләрдер.
– Син белекле галимме, китап күчерүчеме, тимерчеме?
– Мин, вәзир Камай, галим янында – галим, китап күчерүче янында – китап күчерүче, тимерче янында – тимерче. Ә бүген мин тарих язучы, бер сүз белән – елъязмачы. Тагын да аңлаешлырак итеп әйтсәк, мин, вәзир Камай, Болгарның бөек галиме Ягъкуб Ногманның эшен дәвам итүчедер.
– Изге кеше, димәк.
– Эш булганда – изге, эш булмаганда – көнкуар.
– Мин сине, кәтиб Хафиз, үзем белән Владимирга алып барырга булдым. Хан рөхсәтен бирде. Тылмачым булырсың.
– Урыс телен син үзең дә начар сукаламыйсың шикелле, вәзир. Аннары тылмачка мин сиңа кеше табармын, вәзир Камай. Инде кабат әйтәм, мин – кеше кешесе. Бәем әмирдә, мин аның угланына сабак бирәм, укытам…
– Әмирнең кече угланы тиздән сарайда булыр. Угланга җиде яшь тулды, хан аны барыбер сарай мәктәбенә алыр. Сарайда сабак бирерсең бик теләсәң.
– Җитмәсме икән бер углан ханга, вәзир Камай. Гали угланны… Хәзер кечесен – Җаббарны…
– Бу хакта, кәтиб Хафиз, ханга үзең тәфсир итәрсең инде.
– Ханның кызын таптылармы соң әле?
– Назлыгөлнеме? Юк. Аны Олуг Мөхәммәт кулында диләр. Хан үз-үзенә урын табалмый, ханбикәне әйтеп тә торасы юктыр.
– Ә бит аның Болгарда сөйгән егете калды, вәзир Камай.
– Алпар углы оста Дәүранмы? Кол ла ул…
– Оста Дәүран иректә инде, вәзир.
– Ирекне остага хан үзе генә бирә ала, кәтиб.
– Мин сиңа, вәзир, ата белән углан арасына кермәскә киңәш бирер идем. Карга карга күзен чукымый.
Камай бертын дәшми торды. Аңлап бетермәле түгел иде бу кәтиб Хафизны. Бар нәрсәдән дә хәбәрдар, җитмәсә, киңәш бирә. Киңәше начар дип тә әйтеп булмый. Чынлап та, ата белән углан арасына кереп, ике ут уртасында калуың бар, баш-аяклары бер казан, тик бәхәсләшсеннәр үзара. Әмир Хаҗи атасына баш бирми башлады, ә Сәлим хан угланны бер сүз белән буйсындырырга исәп тота. Угланы Хаҗиның хәзер үзеннән күп тапкыр куәтлерәк, гайрәтлерәк икәнен белми. Казан елгасы тамагына тиңе булмаган кала корып ята. Кашанын ташлап шул як-тарафка күчеп тә куйса, бөтен сәүдә юллары әмир кулына күчәчәк. Юк, әмирсез алып китеп булмас бу кәтибне. Ә бәлкем, алтынга алданыр?