– Хан сиңа зур өметләр баглый, кәтиб Хафиз.
– Тагын ни әйтерсең, вәзир? Күп алтын түләргә дә вәгъдә иттеме?
– Итте, кәтиб, итте. Ханга карышуың бер дә килешми. Үзең галим, белекле кеше, зыялы.
– Һич югы, Акбикәдән сора, вәзир Камай. Хәер, бикә үз урынында, әмир үз урынында. Каравыш кыз турында сүз барса икән, вәзир…
– Үҗәт кеше син, кәтиб Хафиз. Дөньяда никадәр золым-җәбер кылына, кеше дигәнең һаман карыша. Кылынган явызлыклардан җан иңри, ә бит, кәтиб Хафиз, син мине чарасыз итәсең… Син хәзер үк минем белән сарайга китәсең, кәтиб Хафиз. Хан фәрманы. Җыен.
Йортта вәзир Камай белән килгән йөзбаш һәм аның азатлары, күбесе аттан да төшмәгән. Димәк, вәзир аны хәзер керәм дә алып чыгам, аннан китәбез дип ышандырган. Ә ниндидер кәтиб вәзир кадәр вәзиргә карышып маташа. Азатларның сабыры төкәнер, вәзир дәшүгә, бәрелә-сугыла өйгә керерләр. Азатлар янында әмир Хаҗиның каравыш кызлары урала. Кылтая, ирәешә, күз кысыша, көлешәләр.
Яңа вәзир аны барыбер алып китәр, әмир кайтып җитсә-җитмәсә дә. Шулай да кәтиб Хафизның кузгаласы килми иде. Әмир Хаҗи аны хөрмәт итә, китаплар алырга акча бирә, аннары угланы Җаббарны да ташлыйсы килми иде кәтиб Хафизның. Бала ушлы, сабакны бик тиз үзләштерә, тапкыр сүзле. Иллә хан боерыгына буйсынмый беркая да бара алмастыр.
– Бикәгә үзең кереп әйт инде, вәзир. Кәтибегезне алып китәм, диген. Ә үзеңә генә болай дим: мине ирексезләп алып китәсең…
Тардыр бу дөнья. Бик тардыр. Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәгә Болгарга килгәндә бары тик тугыз яшь кенә тулып килә иде, хәзер әнә сазап та бара кебек инде. Күзләренә һичкем аңламаган моң иңгән, кыш көннәрендә еш кына тәрәзә каршына килеп утыра да ап-ак кар диңгезенә карап уйга кала. Кем өчен шулай сагышлана кыз? Әмир Хаҗиның да, Акбикәнең дә сораганнары юк, бу хакта абасы Бачман баһадирның да сүз катканы юктыр. Баһадир белә: сеңлесе үзе теләмәгән кешегә кияүгә чыкмаячак. Килгән яучылар кыздан рәхимле караш көтеп ала алмый, борылып китәргә мәҗбүрләр. Ике баласы да угыл булгангамы, Акбикә Зәйтүнәне үз баласыдай якын итте. Ничеккенәләр якын итсә дә, ул кыздан кемне яратуы хакында җавап ала алмады. «Кемне көтәсең, балакай, вәгъдә биргән егетең бармы әллә?» – дигән чаклары да булды, иллә уктан алуда, атта йөрүдә егетләрнең асылларыннан да калышмаган Зәйтүнә барыбер ачылып китмәде. Тугыз ел инде менә Гали угланын югалтканга, әмма һаман күңелдән китми, хәзер әнә Җаббар угланы йөзбаш булды, тиздән хан аны меңбаш итәр. Ул арада Сәлим ханның Мәрьям килене дә малай тапты, Габдулла дип исем куштылар. Угланга җиде яшь тулып килә икән инде, аны да сарай мәктәбенә алырлар, аны да меңбаш итәрләр, шуннан туганнар арасында кан кою китмәсме? Сәлим хан шуңардан курка, диделәр. Бу хәлдә Акбикә Сәлим ханнан битәр курка. Бер-бер сәбәп табып, Җаббар угланының да башына җитсәләр? Гали угланны да бабасы фәрманы белән корбан иткәннәр, диделәр ич. Вәзир Исхакка үзе үк шул хакта фәрман язып биргән, аннары үз фәрманыннан үзе ваз кичкән, имеш. Сәлим хан фәрман бирмәсә, угланда нинди үче булыр иде вәзир Исхакның? Ни әмир Хаҗи, ни Акбикә вәзиргә дошман түгелләр иде кебек. Хан әйткән, имеш, ике углан бер тәхеттә утырмый. Әйткәндер, әйтүе дә бар, утырмасыннар да, тик нигә баланы Яңа кала нигезенә корбан итәргә?! Җитмәсә, әмир Хаҗи киләсе елда Казан дип аталган яңа калага күчәбез дип йөри. Бабалардан калган җиз казанны кала янындагы күлгә ташладылар да Яңа калага Казан исеме бирделәр. Имеш, борынгы бабаларыбыз шулай иткәннәр. Әйдә ташласыннар. Казан аты да бирсеннәр, тик нигә бала кадәр баланы корбан итәргә. Бала корбан итүне дә борынгы бабаларыбыз йоласы, диделәр. Шуңа ышандыңмы, вәзир?! Шулай ук син дә ханны тыңлап җәбер-золымга бардыңмы? Гөнаһсыз сабыйның җаны кыелганын ничекләр карап тордың икән?! Иңрәгәндер, наныем, әрнешкәндер, җан ачысы белән кычкыргандыр, минем килүемне көткәндер…
Акбикә Казан юлына карап торды-торды да күз яше белән елап җибәрде. Шул хәлдән соң ул әмирен ят итте, атасына баш биреп рәнҗемәгәне өчен, барып сорашмаганы өчен, явызлык кылганнардан үч алмаганы өчен иренә үпкәле, хәтта ачулы иде. Ул аны моның өчен беркайчан да кичермәс. Казан юлына карап беренче тапкыр гына елавы түгел иде инде – күңеле аның әллә кайчан Казанда иде. Шунда барса, бераз тынычланыр, һич югы, каберен күрер, кабере өстенә ятып, үксеп-үртәлеп җылар иде, угланына кул күтәргән денсез бәндәне каргый-каргый. Ана каргышы тиз төшә, диләр. Төшсен иде, күрсен иде халык каргыш төшкәнне. Вәзир Исхакның да угланы сарай мәктәбен тәмамлаган, диделәр. Имеш, Сәлим хан угланны атасы кебек үк әүвәл илче иткән, аннары үсә-исәя төшкәч, вәзире итеп куюы да бар…