Выбрать главу

Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә урманга дип киткән иде, кайтмый да кайтмый. Ул бала да күңелен борчый бикәнең. Егерме ике яшенә җитеп, кыз бала берәүгә дә гашыйк булмады. Абыйсы Бачман да бер сүз дә әйтми. Сеңлесе дә зарланмый абыйсына. Элек урманга җиләккә дип китә иде, хәзер әнә ни сәбәпледер Шайтан каласына юнәлә. Бара алмады инде шул Шайтан каласына да бикә. Ичмасам, Бачман баһадир да килми. Баһадир бикәгә битараф түгел, югыйсә нигә бикәне күргән саен йөзе ачылып китә? Әлегә чаклы өйләнми яши. Ә бер тапкыр: «Мин сезне яратам, бикә», – диде. Шул сүздән соң бикә тәмам акылдан шаша язган иде. Соңра төшләрендә күреп интекте, ятты исә – ул, торды исә – ул. Баһадирдан башка берәү дә күзенә күренмәде.

Акбикә акрын гына болдырга менде. Сылу иде гәүдә бикәдә, зифа сыннарын күргән яван сурәтчеләре ничәмә тапкыр рәсемен төшерергә килделәр, риза булмады, әллә кемнән курыкты шунда. Уйлана-моңлана Зәйтүнә бүлмәсенә узды, кызның гадәти урындыгына утырды. Кичә аңа асрау кыз: «Зәйтүнә урманда бер батырны очраткан һәм шуңа гашыйк булган», – диде. Акбикә асравына ышанды да, ышанмады да. Яраталар кызлар әллә ниткән әкият батырлары уйлап табарга, хыяллары белән сөеләләр. Хак әйтәләр, ир-ат – һөнәрсез, хатын-кыз мәхәббәтсез яши алмый, дип. Иллә шулай дип үз-үзен юатса да, күңел төпкелендә әллә ниткән шик калды. Ире әмир Хаҗи: «Җик Мәргән безнең урманнарда йөри», – дигән иде. Шуның янына йөрмидер ич бу кыз бала? Алай дисәң, бер күренмәсә, бер күренер иде ул Җик Мәргән дигән казакмы, диләр үзләрен, качкынмы. Аннары моннан күптән түгел генә Тубыкбай баһадир килеп, күп кенә качкыннарны кырып китте. Имеш, аның качкын азатлары. Атна буена урманны айкады. Әллә соң әнә шул энесен эзләп йөрдеме икән? Телгә килгәннәр, дип ишеттергәннәр иде аны!.. Шул башкисәр янына йөрмиме бу бала, Ходаем?!

Бүлмәгә асрау кыз килеп керде һәм борчуына гафу үтенгәндәй чүгеп куйды.

– Бикә, кырыбызга Бачман баһадир килде, сезне сорый.

Нәкъ менә аның турында уйланып утырганда, аның килеп керүе хәйран калырлык нәрсә иде, Акбикә үзалдына кызарып китте, көткән иде ул аны, бик көткән иде. Бәлкем, баһадир күптәнге вәгъдәсен үтәргә килгәндер – бикәне Шайтан каласына илтер. Шайтан манарасын күрсәтер?! Акбикә кунак каршысына чыгып, күрешергә дип кулын сузды, бит очлары алсуланган, йөзендә сизелер-сизелмәс кенә каушау галәмәтләре.

– Хуш киләсең, баһадирым!

– Яңа каладан сәламнәр китердем сезгә, бикә!

– Күңелем яңа калага ашкына, баһадирым! Үзем дә аңламыйм.

Бачман бүреген салып култык астына кыстырды, кыяр-кыймас кына түргә узды, бикә күрсәткән урындыкка утырды.

– Исәнлекме-саулыкмы, бикә!

– Аллага шөкер, баһадир! Әмир кайтмаска да булды инде әллә? Кашанын бикәсенә калдырырга җыенмыйдыр ич?

– Киткәндә генә күрә алмадым, бикә. Анда эшләр бик кызу бара. Әмир мәчет салдыра, сарае бетте инде. Мин сезгә сөенче китердем бит әле, бикә…

– Сөенче? Нинди сөенче, баһадирым? Болай гына әйтәсеңме, бүләк кертимме?

– Сезнең елмаеп каршы алуыгыз минем өчен үзе зур бүләктер, бикә.

– Куй әле, баһадирым! Шайтан каласына алып барам дип вәгъдә бирүеңә ничә ел инде?

– Гаеп миндә, бикә, кичерә күрегез!

– Йә, баһадирым, сөенечең әйт инде. Хатын-кызны көттерү гөнаһтыр.

– Бикә, миңа, Гали олан исән икән, дип ишеттерделәр. Үргәнечтә шәех Пәһлеван Мәхмүттә аңа охшаган бер шәкерт укый икән…

– Баһадирым, ниләр бирим икән бу сөенечеңә?! Ниләр генә бирсәм дә аз булыр кебек. Миңа бу хакта берничә кеше әйтте инде. Ике тамчы судай охшаган кешеләр азмыни бу дөньяда?! Күңелемне тынычландыра алмасаң да, сөенечең өчен рәхмәт, баһадирым. Кызганыч, Үргәнечкә чыгып китә алмыйм, мин ул баланы күз карашыннан ук таныр идем. Хәзер аңа егерме өч яшь булыр иде.

– Быел мөгаллим буласы икән, диделәр.

– Һәй, баһадирым, – диде бикә, читкә каерылып, – җаны чыкмаган бала, һич югы, кош теледәй хат җибәрер иде анасына. Биккол сәүдәгәр әнә ике елга бер Үргәнечкә йөреп тора.

– Биккол сөйләде дә инде аны миңа, бикә.

– Биккол ни сөйләмәс, дөньядагы барлык хәбәр аңарда: ялганы да, чыны да, булганы да, тузга язмаганы да.

– Мин бирегә сеңлемне күрергә килгән идем, бикә. Тик әүвәл вәгъдәмне үтәргә телим. Җыена алсагыз, Шайтан каласын күрсәтеп кайтыр идем.

Акбикә көмеш кыңгыравын чыңлатуга, бусагабаш килеп керде.

– Миңа ат иярләгез, туры бияне.

– Баш өсте, бикәм, – диде бусагабаш һәм аннары баһадирга борылып эндәште: – Баһадир, азатларың бикәнең кызларын рәнҗетә.

– Нишли-нишли? – дип көлемсерәп сорады бикә.

– Баһадирның азатлары каравыш кызлар белән ирәешәләр.

– Ирәешсеннәр… Әйе, ирәешсәләр ни? Әллә каравыш кызларым арасында сөйгәнең бармы? Нигә дәшмисең? Файдаланып кал. Бачман баһадир янымда чакта, теләгән кызыңны вәгъдә итеп куюым да бар үзеңә.