Выбрать главу

Бусагабаш йөгереп килде дә бикәнең аягына төште.

– Бу нигә тагын, бусагабаш?

– Каравыш кызларың арасында Гөлчәчкә атлы берсе бар, фатихагызны бирегезче, бикәм!

– Менә сиңа мә. Сөешәсез икән…

– Мин аны яратам, бикәм.

– Ул дамы? Тор инде, тор, баһадирдан яхшы түгел, бөтен ирләр дә шулай баш орып яшәсә, миңа ни сан дип уйлавы бар. Яле, чакырып китер әле сөйгәнеңне…

– Ул килмәс, бикәм, ул миннән көлә генә.

– Их, бусагабаш-бусагабаш, соң син аннан сорар идең, «яратасыңмы мине, Гөлчәчкә?» дип… Алай да чакыр сөйгәнеңне, бикә дәшә, диген. Бар инде, бар.

Бусагабаш кыяр-кыймас кына күтәрелде, шигәебрәк ишеккә юнәлде.

– Тизрәк йөр, минем вакытым тар!

Бикә белән баһадир күзгә-күз карашып та өлгермәделәр, бусагабаш сөйгән кызын җилтерәтеп алып та керде.

– Йә-йә, оялмагыз, якынрак килегез. Гөлчәчкә, әйт әле, балакаем, яратасыңмы бусагабаш Гатаны?.. Кыюрак, кыюрак, әмирнең бусагабашы сине күптән үз итеп йөри икән инде, ни әйтерсең?

Кыз тәмам югалып калды. Җитмәсә, баһадир Бачман елмаебрак утыра, кайчандыр ул аны сыйпап киткән иде, баһадирны күргән саен, шул җире гелән ут булып яна башлый. Бу бусагабаш Гатаның «яратам» дип әйткәне дә булмады, ичмасам, һич югы, бер тапкыр «чык миңа кияүгә» дип әйтсен иде, йә сиздерсен, әнә баһадир кебек, күкрәгенә кагылып китсен. Әле генә ишегалдында баһадирның йөзбашы бер дә оялып тормады әнә: «Һәй, тутырган тавык, чык үземә кияүгә, үкенмәссең, үкенерлек итмәм», – дип ирәешеп торды.

Кыз, яңа гына күргәндәй, кырын күзе белән генә Гата ягына күз төшереп алды. Юк, гомер ир-ат кочагы күрмәсә дә, бу имгәкнең кочагына иңмәс. Әнә вәзир Исхак белән бер кич кунган Сания, дөньяда сөйгәнең кочагында эрүдән дә татлы нәрсә юк, дигән була, моның кочагында эрү түгел, боз булып катарсың, җитмәсә, шадра, борыны чөгендер хәтле…

– Бикәм, мин бусагабаш Гатаны хөрмәт итәм, миндәй ямьсезгә күзен төшергән өчен рәхмәт аңа, тик, бикәм, мин аны яратмыйм.

– Яши-тора яратып китүең бар, ашыкма әле син алай, Гөлчәчкә, егетнең күңелен төшермә. Уйлап кара. Ике-өч көннән кереп әйтерсең, ярыймы?

Кыз бусагабаш тоткан кулын ычкындырырга тырышты, ә теге, күрәсең, шулхәтле нык ябышкан, ни тартса да, җибәрмәде.

– Җибәр, җибәр, Гата, кызның кулын. Сөймәгән сөякләрең булса, кияүгә чыкса да, игелек күрсәтмәс ул сиңа, җибәр. Чәнечкеле икән бу кыз, бусагабаш…

– Чәнечкеле булса да, мин аның күңелен яулармын, бикә.

– Менә монысы егетләрчә, Гата, егетләрчә. Инде җибәр кызны, җибәр. Ат әзерме?

– Әзер, бикәм.

Акбикә, эчке якка кереп, кай арада хәрбиләрчә киенеп чыкты. Болдыр янында аны иярле ат көтә, яшь ат караучы малның ял астын кашып тора иде. Бикә атка атланды да тезгенне тартыбрак тотты, ат караучыга «читкәрәк тайпыл» дип ияк чөйде. Аның янына атына атланып та өлгергән баһадир Бачман килде.

– Мин азатларымны калдырам, бикә, – диде.

– Дөрес эшлисең, баһадирым. Гата, баһадирның азатларын ашатыгыз, күңелләрен күрегез, – диде бикә һәм ачык капкага таба кузгалды.

Алар каладан атларын юырттырып чыктылар.

– Минем Шайтан манарасына керәсем килә, баһадир.

– Анда керергә киңәш итмәс идем, бикәм. Аннан әле беркеше дә исән чыкмады, кергән һәрберсенең үле гәүдәсен елга буеннан табып алдылар.

– Баһадирым, синдәй ир-канатлар да шулай дигәч, тагын кемнәргә таянырга тиеш инде мин? Шайтанның үзен күрәсем килә, үзен! Анда Чәчкә-ананың ире Болгар кам яшәгән, диләр. Имеш, аны кирмән нигезенә күмеп калдырганнар, шуның өрәге йөри, манарага керүчеләрне шул үтерә бара икән, диләр. Хакмы шул, баһадирым?

– Бикә, мин камнардан ерак торам. Әмма сезнең белән җәһәннәмгә китәргә дә ризамындыр. Дөресен әйтергә кирәк, мин үзем дә ул манарага керергә күптән хыялланып йөрим. Анда кеше башына кем җитә икән? Чынлап та шайтан үземе йә кам өрәгеме? Ә бәлкем, анда качкыннар ятадыр? Мин, бикә, сеңлем Зәйтүнә дә шулар янына йөрми микән дип шикләнә башладым. Менә ничә ел инде Җик Мәргән дә кеше күзенә чалынмый. Сәлим хан да тынычланды, баһадир Тубыкбай да кул селтәде бугай энесенә. «Җик Мәргән безнең урманнарда көн күрә» дигән сүзләр йөри. Алайса, нигә бер дә күзгә күренми?.. Шайтан манарасына исә берәүнең дә керергә хакы юктыр, бикә. Аны шайтан үзе саклый, диләр.

– Йа Ходам, кем сөйли моны: әмир Хаҗи баһадирымы, Әтрәк хан азатымы?

– Сәлим хан үзе шайтан белән килә-китә киңәшә, диләр.

– Халык ни сөйләмәс, баһадир. Чәчкә-ананы албасты, сихерче, убырлы, диләр иде. Ә хәзер ханның иң якын кешесе булып йөри. Минем ул шайтанны үз күзем белән күрәсем килә.

– Бикә, ни кылмакчы буласыз?