– Сеңлең Зәйтүнә кем янына йөри?
– Мин аны белермен, бикәм. Ләкин нигә Шайтан манарасына керергә? Шайтанның теләсә кем сурәтенә керүе бар.
– Баһадир, килешми, килешми. Минем аны күрәсем килә, баһадирым.
Бачман баһадир бу кыю вә тәвәккәл хатынга сокланып, шул ук вакытта бераз курка төшеп карады. Тиздән Шайтан каласына җитәрләр. Бикә, чынлап та, манарага керәм дисә? Ни кылырга тиеш ул?
Бикәнең билендә алтын тәңкәләр тезгән каеш, каешка энҗеләр белән бизәлгән сөяк саплы хәнҗәр тагылган, аякларында үкчәле сафьян итекләр. Ефәк камзулы, балаклы чалбары да үзенә килешеп тора. Бикә маңгаена борынгы болгарларча яшел ефәк тасма бәйләгән, озын толымнарына көмеш тәңкәләр тезеп үргән.
Кәмәрендә асылташлар, билбау чуклары төрле төстәге җепләрдәндер. Бикә үзенә аерым тегүче тота, хәситәсенә карасаң, күз камашырлык. Күлмәк җиңе очларын шултиклем матур итеп челтәрләгән ки, бикәнең затлы киеменнән күз алмалы түгел иде. Баһадирның сокланып каравын бикә әллә кайчан сизә-тоя килде, шуңа күрә ул әле алгарак чыгып чапты, әле баһадир белән янәшә атын атлатып барды. Менә кирмән дә күренде. Шайтан кирмәнен бүген меңбаш Бакырбай азатлары саклый. Зәйтүнә шул меңбаш янына йөрми микән дигән уй килде Бачман баһадирга. Бакырбай күптән аның сеңлесенә күз атып йөри инде. Дөрес, Зәйтүнә аңа җавап бирде бугай инде – яучыларын кабул итмәде. Ә бәлкем, хәзер килешкәндер, картлар әйтмешли, кем белә бит әле, әллә юкә өзелә, әллә – каеш. Аннары сеңлесе Зәйтүнәне келәмче әрмән сорады. Аннан да баш тартты кыз…
Кояш баш очына җитеп килә. Бикә әле янәшәсендә атын юырттырып барган, әле үзеннән кала төшкән баһадирга карый да үзалдына елмаеп куя. Моннан шактый еллар элек, Бачман баһадир әмир Хаҗига хезмәткә килгәч, Акбикә аңа гашыйк булган иде. Гашыйк булса да, шул серен баһадирга әйтергә кыймады: моның соңы ни белән бетәсен әйбәт белә иде бикә. Болгарда ятлар белән язык кылган хатын-кызларның ботын ботка аералар. Әмма йөрәккә йозак салып буламы? Яратуы хак иде. Иллә кавышырга язмаган булып чыкты. Әнә шулай гомер дә үтеп бара. Ике углан тапты Акбикә. Галиен яңа кала нигезенә корбан иттеләр, хәзер әнә икенчесенең башына җитмәкчеләр. Меңбаш булгач, яу чабар, орыш кан коюсыз буламы?! Әйләнеп кайтырмы янына углы, әллә анысын да шул язмыш көтәме? Бик күп сулар акты бугай инде шул гомер эчендә, ә тәүге мәхәббәте әле дә хәтерендә, әле дә йөрәген кузгатып куя. Зәйтүнәне үзендә калдыргач, куанып бетә алмаган иде бикә. Үсмер кызны кочагына алыр иде дә кысып-кысып яратыр иде, кайчак кочагында кыз бала түгел, гүя аның абыйсы Бачман булыр иде…
Көн матур, күк йөзендә ашъяулык кадәр генә болытлар йөзә, Чулман елгасының иң биек яр башында Шайтан кирмәне утыра. Кирмән янәшәдә генә кебек, ләкин шактый барасы әле. Андагы хәлләр хакында ул ире Хаҗидан хәбәрдар. Әмирнең Шайтан каласында да иң кадерле осталары – чуен коючылары эшли. Күпме кеше эшләвен Акбикә белми иде, әмма аларның әйбәт шартларда торуларын белә, чөнки ир-канат алар хакында һәрчак кайгыртып яши иде. Ул иренең андый эшләренә бөтенләй катнашмады. Әмма бернәрсәне бик яхшы белә иде: әмир чуеннан тимер ясатып сата һәм шактый мул табыш ала. Әмирнең тимерне озатучы ышанычлы сәүдәгәрләре бар. Владимир кенәзе Андрей Боголюб белән тыгыз элемтәдә тора. Кашанда урыслар урамы үсеп чыкты, кайбер урыс сәүдәгәрләре табышның симезен сизеп, Кашанга күчеп килә башлады. Әүвәл бу хәлгә вәзир Исхак канәгатьсезлек белдергән иде, хәзер ул юк, хәзер исә хан үзе угланына ризасызлыгын сиздерде. Әмма Хаҗи атасы кисәтүен үз авызыннан ишетмәгәч, тимерне күпләп сатуны дәвам итә.
Менә кирмән дә уч төбендә кебек кенә инде. Дивар өстендә ике-өч азат йөренә, баһадирны күрүгә, багучы азатлар йөзбаш Бакырбайга хәбәр иттеләр, анысы ашыга-кабалана капкаларны ачтырды, асма күперләрне төшертте. Кирмәнгә кергән бер кешене энә күзеннән үткәрәләр, сорауны гадәттә йөзбаш Бакырбай үзе ала, бүген исә бикәне һәм баһадирын күрүгә, йөгерә-атлый каршы килде, чаптарны йөгәненнән эләктерде дә кунакка аттан төшәргә ярдәм итте. Шайтан каласына килгән мосафирның кулында хан ярлыгы булырга тиеш. Ярлык юк икән, калага керергә хакы юк, кергән хәлдә дә ерак китә алмый, аның һәр адымын дүрт күзләп махсус куелган азатлар күзәтә, анда да дөмбә мичләре урнашкан урамга керергә хаклары юктыр.
– Әнә ул Шайтан манарасы, – диде баһадир Бачман бикәгә.
– Аны кем ашата, кем эчерә? – дип сорады бикә, көлемсерәп.
– Манарада җан иясе юктыр, бикә, анда берәү дә яшәми.
– Анысын гына беләм, баһадирым. Бер түгел, мең ишеттем. Кайда соң Зәйтүнә? Йөзбаш Бакырбай! – диде бикә. – Бирегә Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә килгәлиме?
– Булганы юктыр, бикәм.