– Бөтенләйме?
– Әйе, Зәйтүнәне күргәнем булмады. Кем янына килсен ул монда?
– Менә анысы сиңа билгелерәктер, йөзбаш. Син биредә ия, син каравылбаш.
– Әйе, мин каравылбаш, бикә. Ләкин Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәнең кирмәнгә аяк басканы юктыр.
– Шайтан манарасына керергә исәбем, йөзбаш!
– Ихтыярыгыз, бикә, тик әмир Хаҗига баһадир ни дип җавап бирер икән? Минем дә башымнан сыйпамас әмир.
– Син кайсы заманда яшисең, йөзбаш Бакырбай?
– Бик хәтәр заманда, бикәм. Кирмәндә каравылбаш булып торсам да, манарага ялгыш та кереп караганым юктыр.
– Теләгән идеңме?
– Әйе, иллә әмир Хаҗи рөхсәт итмәде. Сезне дә әмир рөхсәтеннән башка кертмәмдер, бикәм.
Акбикә бер мизгелгә икеләнә калды. Чынлап та, әмире ни әйтер, башбаштакланып йөргән өчен орышып ташласа?
– Йөзбаш, бу манараны кем сала?
– Бабабыз Кубрат хан салдырган, диләр, бикә.
– Ярый, бабабыз Кубрат хан да булсын, ди. Тик нигә анда кергән бер кеше… Минем анда керәсем килә, йөзбаш!
– Игелегем бирә алмамдыр, бикәм. Әмир Хаҗи манарага берәүне дә кертергә кушмады.
– Мине дәме?
– Сезнең хакта бөтенләй сүз булмады, бикәм.
– Баһадирым, кемгә буйсына бу йөзбаш, сиңа түгелме?
– Миңа, бикәм.
– Шулай булгач, нигә дәшми торасың? Боер үзенә, бирсен манара ишегенең ачкычын. Ачыгыз ишекләрне!
– Әүвәл диварга менеп карагыз, бикә. Биредәге хозурлыкны кайда күргәнегез бар икән.
– Шулаймы? Ярый, йөзбаш, кайсы баскычтан менәргә анда?
– Кайсысыннан да ярый, бикәм.
Акбикә диварга йөгерә-атлый менде, аңа Бачман баһадир белән каравылбаш Бакырбай иярде. Иллә ярты баскычны үткәч, Бачман баһадир йөзбашка «кал» дип ишарә ясады.
Киң диләр дөньяны! Чынлап та киң икән бит! Таң калмалы. Еракта-еракта, көнчыгыш тарафта җир белән күк йөзе тоташкан җирдә, күгелҗем сурәт. Чулман елгасы шул күгелҗемләнеп күренгән җиргә кереп югала. Түбән таба баксаң, елгада көймә чаклы гына күренгән кораблар…
– Кораблар кемнеке, баһадир?
– Яким Күчтем сәүдәгәр Бөек калага төшеп бара, бикәм.
Акбикә дивар читенәрәк атлады, түбән карады, шундук башы әйләнеп киткәндәй булды, шуны гына көткән кебек Бачман баһадир бикәнең беләгеннән эләктереп алды. Бикә шым булды, күзләрен йомды. Күптәнге, бик күптәнге хыялы күкрәген ярып чыкты да Чулман өстенә акчарлак булып очып китте. Баһадир Бачман да үзендә хис ташкыны дөрләп китүен тойды, ул бикәне күкрәгенә кыса төште.
Акбикә күзләрен ачты, янә Чулманга карады. Текә-текә яр астында ялгыз карама үсеп утыра. Карама картайган, ялгыз үскәнгәме, ботакларын киң җәеп, яр кыяларына тотынырга теләгәндәй, калкып торган ташларга сыенган. Баһадирны беренче тапкыр күргәндәге ялкынлы хисе янә бер кабатланды бикәнең. Бер картлыкта, бер яшьлектә, диләр, әллә соң шулмы бу мәхәббәт дигәннәре дип уйлады бикә. Ул кымшанмады, аның шулай торасы да торасы килде, гомере буена, үлгәнче. Бикәнең йөрәге ярсынып тибә, тәүге катылыгының эзе дә калмады. Борынгы болгарлар язык кылган хатын-кызның ике аягын ике агач очына бәйләгәннәр дә… Кем аңа шулай дип сөйләгән иде әле? Ә, Чәчкә-ана. Димәк, булган хәл. Әмир Хаҗи ишетсә, аны да… Баһадирга булган мәхәббәтен инкяр итә алмас, дөресен әйтер…
– Рәхмәт, баһадирым! Әллә нишләп башым әйләнеп киткән кебек булды. Бигрәкләр дә биек икән шул.
– Түбән карамагыз, үтә ул.
Акбикә төшү ягына борылды, ә бөтен тәнендә баһадирның көчле кулларын, кайнар күкрәк җылысын тойды. Бикә башына янә тиле бер уй килде: манарага керергә һәм үзе белән баһадирны да алырга. Яратулары чынмы икән?! Чын булса, ул анда керми калмас. Мәхәббәт уттан курыкмый. Манарада шайтан булмагае, Тәңре үзе булсын, ул хәзер үк анда керер.
– Минем манарага керәсем килә, баһадирым. Хәзер үк. Алыгыз ишекләр ачкычын. Ачкычлар йөзбаштадыр.
Баһадир Бачман бикәнең күзләренә карау белән үк аңлады, ихтыяры чиктән ашкан, теләгәнен кылыр, тыйма, ирек бир, ни кушса, шуны башкар. Бачман баһадир йөзбаштан манараның ишек ачкычларын сорап алды, тәвәккәл рәвештә манарага юнәлде. Бикә аңа иярде. Кемдер аңа дәште, кайсыдыр тыярга теләде, йөзбаш хәтта беләгеннән тотмакчы итте, иллә бикә аңа таба әйләнеп тә карамады.
Бүген ул шайтан янына гына түгел, иблиснең үз янына да керер бер халәттә иде. Иң мөһиме – баһадир аның белән булачак, баһадир янында ул үлсә дә үкенмәс.
Баһадир манараның ишекләрен киң итеп ачты, бусаганы атлап керде, аңа бикә тагылды. Керүләре булды, ишекләр ябылды, баһадир үрелеп кенә кисәү агачы алды, ут салды. Баһадир баскычлардан сак кына өскә таба күтәрелә башлады, йөрәге дөп-дөп типсә дә, бикә аңа иярде. Алар бер-берсенә бер авыз сүз дә әйтмәде. Колак түрендә кан шаулый, ярканатлар бит яныннан гына җилпенеп уза. Дымсу, сөрсү ис. Алар икесе дә сүз куешкандай туктап калалар, колак салалар. Тып-тын. Йөрәкләр генә күкрәккә сыеша алмый бер дулкында тибә.