Бикә баһадирның беләгенә ябышты, ташлама мине дигәндәй елыша төште. Баһадир дәшми, ул үзе дә сәер бер халәттә. Ул сак кына тагын ун-унбиш баскыч өскә күтәрелә, кулына сарылган килеш бикә атлый. Күккә ашсалар икән шулай бергә! Күккә ашсалар да риза бикә. Риза! Тик ул гына янында булсын, тик ул гына курыкмасын! Менә, ниһаять, күк йөзе күренде. Йолдызлар җемелди. Ни бу? Алар көпә-көндез кереп киттеләр ләбаса! Шулай ук озак күтәрелделәрме?..
Манараның иң югары мәйданчыгына менеп җиттеләр, тирә-юньгә күз ташладылар. Хәйран, күк капусы ачылгандай итте, үреләсе дә берәм-берәм йолдызларны җыясы. Бикә янә баһадирга елышты. Баһадир Бачман аны кочагына алды, күптән көткән истән исереп киткәндәй, илереп, битләрен үбә башлады. Бикә карышмады, киресенчә, үзе үк аңа тартылды, аңа елышты. Ул сөелә, яраткан кешесеннән сөелә, бикә шат иде. Шулмы ул көткән мәхәббәт?.. Үзен үзе генә алдамыймы, мәхәббәтен раслау өчен, ихтыярсыз, иренә үч итеп, күңеленә якын баһадирга тартылмыймы?.. Ни бу, сукырлык галәмәтеме, ихлас мәхәббәтме?.. Ихластыр, ихлас булмаса, шул хәлгә җитеп сөелмәс иде. Ул аңа үзе үк ярдәм итте, күзләреннән, иреннәреннән үпте. Баш очында кайнар йолдызлар биеште, күңеле белән күккә ашты.
Аннары икесе дә айнып киткәндәй тынып калдылар.
– Ишетәсеңме, баһадирым, монда бернинди дә шайтан юк. Син дә мин генә монда. Син дә мин генә! Ишетәсеңме, баһадирым?!
Чү-ү, кемдер анда авыр итеп сулыш алгандай итте? Курыкканга куш кына күрендеме?!
– Төшик, бикәм!
Бикәнең төшәсе дә, кузгаласы да килми иде, ул хәзер шунда үлсә дә үкенмәстер, мөгаен.
– Төшик, бикәм!
– Юк, баһадирым, бикәнең моннан төшәсе килми, кешеләрнең котын алган Шайтан манарасында беркем дә юк…
Кисәк кемдер бикәне күтәреп алды һәм күз ачып йомганчы түбән таба алып төшеп китте. Бикә хәтта кычкырырга да өлгерә алмый калды, куркудан, кинәт булган хәлдән тәмам өнсез калган иде. Кычкырасы итте, әмма тавышы чыкмады, куллары әйбер тоймады. Йөрәге гүя бугазына килеп тыгылды, сулыш алса, ычкынып китәр сыман иде, бары тик куркудан ярсып типкән йөрәк бар иде.
Аны кулына алган кешеме, шайтан үземе бик тиз түбән төште, аннары тар төньюлдан йөгерде һәм капылт тарлавыкка килеп чыкты. Аңына килде һәм, аягына бастыргач кына бикә сүзен әйтә алды.
– Кая качасың, Хода бәндәсеме син, шайтан үземе?.. Йа Аллам!..
Әйтеп өлгергән сүзе шул булды, аны түбән төшерүче заттан җавап булмады. Хәер, билгесез зат, бикә сүзен әйтеп бетергәләгәнче, күздән язган иде инде. Алай да бикә шәүлә кереп югалган якка:
– Баһадирга тимә, баһадирга тисәң, җаныңны җәһәннәмгә олактырырмын! – дип кычкырып калды.
Җавап урынына шаркылдап көлгән тавыш ишетелде, тавыш бикә колагында кайтаваз булып бик озак яңгырап торды. Шунда гына бикә, ниһаять, үзе белән ни булганын аңлап, чырыйлап кычкырып җибәрде. Бер кычкырды, тынып торып, янә тавыш салды, әмма берәү дә аңа ярдәмгә килмәде. Иң яманы, бикә үзен кайда калдыруларын белми иде. Төн караңгы, күк йөзен йолдызлар чуарлаган, ә ай кыйпылчыгы әллә кайчан урман артына кереп поскан, аяк астында ком, ул моны хәтта итеге аша тойды. Кайда ул? Яр буендамы, әллә булмаса шайтан үзе генә белгән җәһәннәм төбендәме?.. Ни булды аңа? Аны кем күтәреп алып китте, баһадиры кайда булды?!
– Кайда мин, кайда?! Әнекәем!
Ниһаять, бикә үз тавышын үзе ап-ачык итеп ишетте. Бая ни кычкырса да тавышы чыкмаган икән бит.
– Баһадир Бачман?!
– Тарлавык буйлап атла, артыңа әйләнмә! – диде караңгылык эченнән бер тавыш.
Акбикә башта бу тавышка дерт итеп китте, ахыр төшенде: аңа боералар һәм ул аларны тыңларга тиеш. Ул әкрен генә тарлавык буйлап кузгалды. Бик караңгы булса да, нидер абайлап була иде әле, әллә инде тарлавык төбе ак ком булганга. Ә әмер бирүченең тавышы карлыккан, бөтенләй ят тавыш иде. Бикә адымын тизләтә төште, шунда ул артында гына ир-ат сулышы тойды. Кисәк хәнҗәрен суырып алды, борылды да ят затка кадарга дип кизәнде.
Кулы гүя ниндидер каты агачка бәрелде, хәнҗәре читкә очты.
– Әстәгъфирулла, әллә адәми зат инде?!
Ул аны хәзер аз-маз абайлады. Адәми затның күзләре генә елтырый. Йөзенә кара яулык бәйләгән иде.
– Тарлавык сезнең өчен бердәнбер котылу юлы, бикә. Ачуым китермәгез. Сезнең өчен соңы яман бетүе бар. Язмышыгызга рәхмәт әйтегез. Китә бирегез, китегез!
– Бачман баһадир кайда?
– Баһадирны елга буеннан табарлар. Аны сеңлесе Зәйтүнә хакына исән калдырдык. Артыгызга борылмагыз, юкса мәңге шунда калуыгыз бар…
Бикә, йөгерә-атлый, тарлавык буйлап китте. Кинәт ул үзе белән шайтан сөйләшүенә ышанды. Аякларда буын юк, гәүдә камырдай, чигә тирәсендә гөжләп кан шаулый. Җан-фәрманга йөгерәсе иде, әллә нигә куәт юк, буыннар таркау. Ниһаять, бикә зур булмаган аланга килеп чыкты, күккә бакты, йолдызлар юнәлешен чамалап, алга атлады. Бары тик шактый җир киткәч кенә, бикә болынга килеп чыкты. Яр буйлап көтүчеләр учак яга, берәүсе курайда уйный, икенчесе сузып җырлый иде. Бикә аларга акрын гына якынайды, тамак кырды. Курайчы уйнаудан туктады, җырчы ярты сүзендә шым булды. Ут яктысына басуга, көтүчеләрнең берсе аны таныды булса кирәк, сикереп үк торды.