– Бикәбез! – диде ул, шомлана калып.
– Әйе, мин – бикәгез, – диде Акбикә, – әмир Хаҗи бикәсе. Көтүчеләр, миңа ат бирегез, атым качты.
Акбикәгә берсүзсез иярле ат китереп бирделәр, атланырга ярдәм иттеләр, кай тарафка юл тотса, кирмәнгә барып чыгасын аңлаттылар, шунда берсе бикәне озата барырга алынды. Бикә атка дәшмәстән, озата баручы көтүче артыннан җилле генә юыртып китте. Күп тә үтми, алар кирмән каршына килеп чыктылар. Көтүче, исемен атап, каравылбашка кычкырды, янында бикә булуын әйтте. Бикәне үз күзе белән күргән каравылбаш Бакырбай, кирмәнгә керүгә, аттан төшкән бикәнең аягына егылды.
– Кичер мине, бикә, кичерә күр. Мин гаепле, мин. Мин бирдем ачкычларны.
– Тор, каравылбаш. Җуйма ирлегең! Сине гаепләүче юктыр. Бачман баһадир кайда?
– Бикәм, – диде йөзбаш, якын ук килеп, – баһадирны кул-аяклары бәйләнгән килеш яр буеннан табып алдык. Кычкырып ята иде.
Бикә бераз тынычланды, ләкин тизрәк баһадирны күрәсе килүен йөзбаш Бакырбайга әйтергә кыймады.
– Мин өшедем, каравылбаш, мине җылы өйгә илтегез…
Бикәне озата килгән көтүче атын алып китеп барды, бикә аңа хәтта рәхмәт тә әйтергә өлгерми калды. Бикәне иң кәттә өйгә урнаштырдылар. Шунда кереп, мич каршына утыргач кына, бикә булган хәлгә кайта алды. Булган хәлне аңларга теләп, манара эчендәге һәр мизгелне күз алдыннан кичерде. Шулай ук бар булган хәлне күреп-күзәтеп тордылар микәнни?! Йа Аллам?! Әйе, аны сизмәстән күтәреп алдылар, мәгәр баһадир янәшәсендә иде ич, нигә дәшмәде? Аны нишләттеләр?
Баһадирны күрәсе, һәммәсен дә сорашасы килсә дә, бикә яхшысынмады, сабыр итәргә булды. Бар булган хәлне әмиргә җиткерүләре бар иде.
Иртән иртүк аның хозурына баһадир Бачман килеп керде. Бикә юынган, чәчләрен тараган иде инде. Йөзендә нур балкый, бит очлары алсуланган. Ул аның килүен көтте, бик көтте һәм баһадиры менә аның каршында.
– Кичер мине, бикәм! Мин кичә…
– Үт түрдән, – диде бикә. – Бире кил.
Әмма көтеп ала алмады, үзе үк аңа таба атлады, күкрәгенә башын салды.
– Бикәм!
– Әйтмә бер сүз дә, бер сүз дә әйтмә. Мин – синеке.
– Кичә мине бәйләп ташладылар.
– Сөйләмә ул турыда, син исән. Исән! Тиздән без моннан китәрбез. Үз илебезгә, туган далабызга.
– Мин синең янда басып торганымны гына хәтерлим. Башыма да сукмадылар кебек, ят нәрсә дә иснәтмәделәр шикелле, ә тәмам аңым җуйганмын.
Бикә, башын күтәреп, баһадирның күзләренә карады. Шушы мизгелне күптән көткән иде. Киң җилкәле, типсә тимер өзәрдәй сәламәт-таза баһадирның шайтан каршысында мескенләнеп калуы, хәзер исә гаепле кеше сыман бикә алдында акланырга тырышуы көлке иде. Әмма бикә көлмәде, иң мөһиме – алар исән һәм кабат очраштылар. Хәзер инде аларны берәү дә аера алмас, һичкем, хәтта әмир үзе дә.
Баһадир бикәне кулына күтәрде, кая илтергә белми торды, бикә, көлемсерәп:
– Мин курыкмыйм, курыкмыйм, баһадирым, мине шайтан үзе күтәреп йөртте, – диде. – Әнә тегендә алып кер, чаршау артына…
Җик Мәргән берәүгә дә күренмәскә тырышты. Әмир Хаҗи урманына килеп төпләнергә ниятләгәч, ул ишләрен беренче очраган аланлыкта калдырды да якын-тирәне әйләнеп килергә булды. Әмир Хаҗи урманнарында качкыннар яши, үткән-сүткән сәүдәгәрләрне борчыйлар, әмма ни хан, ни әмир качкыннарны эзәрлекләмиләр, дип сөйләгәннәрен ишеткәне булса да, моның сәбәбен белми иде Җик Мәргән. Ни өчен качкыннар бу урманда тыныч яшәргә тиеш? Бармы алар биредә, әллә кеше куркытыр өчен генә сөйлиләрме? Менә ничә көн инде аны угланнары белән абасы Тубыкбай эзәрлекли. Абасы Тубыкбайда мең азат, ә аның ишләре ике дистәдән дә артмас. Шуңа күрә Җик Мәргәннең абасы белән очрашасы килми иде. Эзәрлекләр-эзәрлекләр дә, эзенә баса алмагач, борылып кайтып китәр дип өмет итә иде. Ике көн буена алар шушы урманда тулгандылар. Урман Җик Мәргәнгә ошады, кош-корт күп, качып ятарга тарлавыклар бар. Качкыннарны түгел, ике көн буена урманда тулгансалар да бер генә адәми затны да очратмадылар. Идел белән Чулман елгалары арасындагы бу урманны күзәтергә әмир Хаҗиның кулы җитмиме, качкыннар аңа зыян китермиләрме – Җик Мәргән моны ачыклый алмады. Ярты көннән артык урманда тулганды Җик Мәргән – ник бер җан иясен очратсын. Бу хәл аны бераз шомга салды. Җир – иясез, ат йөгәнсез булмый, монда исә гелән адәм аяк басмаган диярсең.