Выбрать главу

Кояш авыша башлагач кына, Җик Мәргән ишләрен калдырган аланга кайтырга дип борылды. Тик күпме генә чамалап йөрмәсен, ишләрен таба алмады. Аваз салырга курыкты— ят урманда кемгә тап булмас, аннары йә әмир, йә хан, иң яманы Тубыкбай абасы азатларына очравы бар иде. Кыскасы, сак булу хәерлерәк хәлдер. Тиздән ул ишләрен табар, чамалап бара, бераз гына булса да барыр юлы истә калган. Инде эңгер иңеп, караңгы төшә башласа, куркыныч булса да, сөрән салыр. Их, дала булса икән ул! Далага килеп чыктымы, Җик Мәргән үзе аңлап бетермәгән ярсыну, ашкыну тоя иде, аты да, иясенең теләген сизгәндәй, киң далага килеп чыгуга, җилне узардай булып чаба башлый. Ә монда, куе агачлар арасында, сирәк-мирәк кенә аланнар очрый, Җик Мәргәннең шул аланны күрүгә дә сулышы киңәеп киткәндәй итә. Шундый аланнарның берсенә туктап, атыннан төште, җиргә ятып ят тавышлар ишетмәмме дип тыңлады. Юк, тынлык, ул-бу ишетелми. Җик Мәргән күтәрелеп күккә карады һәм таң калды. Зәп-зәңгәр иде күк йөзе. Атын тышаулап тормады, йөгән тезгенен ат бәкәленә бәйләде дә куе үлән өстенә сузылып ятты. Җирән Кашкасы кетер-кетер ашый башлады. Куе зәңгәр күк йөзендә анда-санда гына болытлар йөзә, өздереп-өздереп сандугач сайрый, тынып-тынып кәккүк кычкыра, ул да түгел, куркынып калган саескан шыкырдый башлый. Ниндидер җанвар якынаюын саескан гына түгел, ат та сизә, ул башын күтәрә, колакларын торгыза һәм, минем монда иям дә бар дигәндәй, тавышлы итеп пошкырып куя, йөгән тимерләрен зеңләтеп ала. Бу аның «биредә синнән дә көчлерәк зат бар» диюе иде, күрәсең.

Атның пошкыруын, колакларын торгызып агачлар куелыгына карап торуын күреп, иясе дә терсәгенә таянып күтәрелде, тирә-ягына карангалап алды. Иясенең тыныч тавыш белән: «Ни бар анда?» – дип дәшүе атны чынлап та тынычландырды бугай, ул янә йөгән тимерләрен зеңләтеп алды һәм янә үлән кимерә башлады.

Җик Мәргәнгә уйланырлык иде. Нишләргә тиеш ул? Сәлим хан алдына барып баш орса, һичшиксез, аны сарай мәргәне итәр. Иллә абасы Тубыкбай белән арасын бозмаска теләп, тотып аңа тапшыруы да бар иде. Бу хәлне дә һич тә булмас димә. Димәк, Сәлим хан алдына барып баш орырга ашыкмаска кирәк. Ашыкмыйча ни кылыр? Казак-качкын булып урманда яшәсенме? Әллә соң әмир Хаҗига барып егылыргамы? Аны ипле кеше, диләр.

Җик Мәргән сикереп торды да, йөгән бавын ат ялына ташлап, өзәңгегә аягын куйды. Шул мәлдә ул агачлар арасында басып торган бер затны күрде. Адәми зат аны күзәтә иде, кулында ук куйган җәясе. Җик Мәргән азатны күрмәмешкә салышты, атына атланды да акрын гына аланнан чыга торган сукмакка таба кузгалды. Сәер бер халәттә иде ул. Аның адәми затка бер әйләнеп карыйсы, бер, ял өстенә ятып, бу тирәдән җан-фәрманга чабасы килде. Аты да, иясенең карарын көткәндәй, акрын гына атласа да, эчтән ашкынып тора иде. Хайван булса да, ул да күрде җәясенә ук элгән азатны. Ук аның иясенә тимәгән хәлдә, аңа тиюе бар иде. Агачлар сирәгәя башлауга, Җик Мәргән тезгенен тарта төште. Җирән Кашка чабып китәргә җыенды. Шулчак мәргән каршына ат менгән өч азат килеп чыкты.

– Юлчының аты, юнәлгән юлы кай тарафка? – дип сорады унбаш, алгарак чыгып.

«Абасының азатлары, аны эзлиләр, – дип уйларга өлгерде Җик Мәргән. – Димәк, агач артындагы азат та боларныкы булган. Укка алмауларының сәбәбе: абасы тереләй тотарга кушкан».

Күз ачып йомганчы Җик Мәргән кылычын чыгардыһәм каршындагы азатларга ташланды. Тегеләр моны һич тә көтмәгәннәр иде булса кирәк, атларын читкә каердылар. Ул арада Җик Мәргән алар яныннан узып китте һәм тулпарына: «Алдыр, алдыр, Кашкам!» – дип кычкырды. Ат иясен аңлады, сөлек кебек сузылып чапты, тиздән ул иясен елга буена алып чыкты һәм яр буйлап җилдерде. Бертын чапкач, Җик Мәргән атын тыя төште, атыннан төшеп, куа килмиләрме дип, колагын җиргә куеп, тыңлап карады. Куа килүче ишетелмәде. Шик юк, азатлар аны эзли, бәлкем әле, абасы Тубыкбай да ерак түгелдер. Абасы аңардан үч алырга тели, үтерүе дә бар иде, ә азатларга Тубыкбай да, Җик Мәргән дә барыбер, алар кемгә буйсынса да буйсынучылар. Җик Мәргән әле, бәлкем, аларга якынрактыр да, бергә үстеләр, шул ук вакытта Тубыкбай баһадирларыннан да куркалардыр. Азатларның укка алмауларын шуннан гына күрде Җик Мәргән. Сәлим хан тарафыннан иркәләнгән Тубыкбай һичкем белән исәпләшми, үзбаш карар кыла, үзенә буйсынмаган азатларның башларын кисәргә дә күп сорамый иде.

Җик Мәргән атына атланды, уратыбрак янә урманга юнәлде. Дала аңа бүген куркынычрак иде, ачык җирдә аны күрергә тиеш түгелләр. Куе урманга килеп кергәч, Җик Мәргән атның тезгенен җибәрде, хайван үзе кая тели, шунда алып барсын, аның язмышы минем язмыш, һәрхәлдә, аты ишләрен тизрәк табар шикелле иде. Кечкенә бер аланны узды, икенчесендә туктамады, куе агачлар арасыннан бара торгач, ниһаять, өченче зур гына аланга килеп чыкты. Таныш алан кебек, алан уртасында кам басып тора.