Выбрать главу

– Тукта! – диде ул, Җик Мәргәнгә таягын күтәреп.

Җик Мәргән атын туктатты, сикереп җиргә төште.

Сәләмә киемнәр кигән, муенына төрле шылтыравык әйберләр таккан, таягы очына тиен койрыгы бәйләгән, сырма итәкләренә бүре, төлке, куян, җофар, сусар, тагын әллә нинди җәнлекләрнең койрыкларын таккан, башына тубал кадәр бүрек кигән камны күрүгә, Җик Мәргән кыю рәвештә аңа таба атлады. Нидер сизенеп, кам кача башлады. Җик Мәргән яшен тизлеге белән камга аркан ташлады һәм бауны сава-сава үзе янына тартып китерде.

– Син кем? Кайсы төбәк камы? Урманда кемнән качып йөрисең?

– Тимә миңа, батыр. Минем берәүгә дә зыяным тигәне булмады. Мин монда шәех Игәнәй мөридләреннән качып йөрим. Алар мине суга батырып үтерергә иттеләр, качып кына котылдым. Инде хәзер икенче берәүнең кулына килеп эләктем. Беләм, мин шәех Игәнәй мөридләреннән качып йөрсәм, син хан азатларыннан сакланасың.

– Кайдан беләсең?

– Мин барысын да беләм, батыр. Тиздән Болгарга зур яу килер. Батырлар яуда кирәк, ә сине абаң урманга качарга мәҗбүр итте. Тәңре барысын да күрә. Сине хәзер, урман бетереп, абаң Тубыкбай азатлары эзли.

– Кайдан беләсең, кам?

– Кам барысын да күрә, барысын да белә, Җик Мәргән. Кам ишләреңне турап ташлаган кешеләрне дә белә.

– Кем турады, кайда?! Син барысын да күреп тордыңмы?

– Җибәр мине, батыр. Миңа болай сөйләшүе авыр.

Җик Мәргән арканны бушатты, кам аягына торып басты.

– Бар, кам, китә күр. Кем белә, бәлкем, Ходай безне тагын очраштырыр. Кайда дип сорама, үзең беләсең. Хан кулына яисә абам кулына эләксәк, икебезне дә дар агачына астырыр. Мәгәр мин шуны аңламыйм, кам, шәех Игәнәй мөридләренә нигә кирәк син? Син хәзер халык өчен карачкы гына ич! Аннары аларда корал да, атлар да юк.

– Ялгышма, батыр. Шәех Игәнәй мөридләре көн-төн уктан атарга, кылыч белән эш итәргә, аркан ташларга, сөңге ыргытырга өйрәнә. Шәех Игәнәй мөридләре хәзер хан азатлары кебек үк хәрбиләрдер. Алар азатлар кебек үк корал йөртә, яшереп, итәк астында. Мөридләргә тап булма, батыр…

Җик Мәргән камны янә күздән кичерде. Түшенә ялтыравык тәңкәләр, төрле төстәге чүпрәкләр, шылтыравыклар таккан җан иясенең кыяфәте генә түгел, үзе дә көлке тоелды. Җик Мәргән камның тәңкәләренә генә кагылган иде, шул мәлдә аны кам баш аша ташлады да, өстенә менеп, бугазына тезе белән басты. Җик Мәргән бермәлгә исенә килә алмый торды. Ни булды аңа? Яңа гына кам алдында басып тора иде, инде аның астында – җирдә ята. Җик Мәргән чарасыздан шаркылдап көлеп җибәрде. Моны һич тә көтмәгән кам сикереп торды да, артына әйләнеп карамастан, урман куелыгына йөгерде.

Җик Мәргән сикереп торды. Әүвәл ул камны уктан алырга теләде, ләкин бу уеннан шундук сүтелде һәм баш очыннан очып барган ала карганы атып төшерде. Агачлар арасына килеп керүгә, артына әйләнеп караган кам батырның очып барган кошны атып төшергәнен күрде дә шып туктап калды.

– Батыр Җик Мәргән!

– Җик Мәргән, кам, Җик Мәргән!

– Ышан, сине урман бетереп Тубыкбай абаң эзли, ишләреңне тураучы да ул. Исән чакта Казан елгасы буйларына кач. Анда үзеңә ишләр табарсың.

– Кам, әйткәнең хак булса, колың булырга ризамын.

– Мин беркайчан да, беркемгә дә ялганламадым, Җик Мәргән. Ишләреңне үтерүчеләр әле ерак китмәде, абаң елга кичүе янында кунарга булды. Үч алыйм дисәң, төн бүген караңгы булыр…

– Мин сиңа ышаныйммы, кам?

– Бүрене ат белән, куянны эт белән куалар, Җик Мәргән. Сак бул, абаңның сиңа ачуы ямандыр. Сәлим хан да Тубыкбай абыеңа сине тотып бирергә вәгъдә иткән. Тубыкбай башыңны кисеп китерүчегә мең ат ышандырган.

– Мең баш ат?! – дип гаҗәпләнде Җик Мәргән һәм җәясенә ук элеп, әйләнә-тирәсен карап чыкты.

– Юлың уң булсын, батыр егет. Иртәгә иртән кам сине ошбу аланда көтәр…

Сәер кам куе агачлар арасына кереп югалгач, Җик Мәргән аты янына килде, ял астына кулын тыгып, бертын уйланып торды. Нишләргә тиеш ул? Абасын куарга чыксынмы, әллә, барысына да кул селтәп, Казан елгасы аръягындагы урманда көн күргән качкыннар янына китсенме? Юк, әүвәл ишләрен табарга, бу хәлнең булганына инанырга, аннары үч алырга, үч!

Җик Мәргән сикереп атына атланды, җилле генә юырттырып, Чулман тарафына юл алды. Камга ышанды да, ышанып та җитмәде. Абасы, чынлап та, аны эзләп йөриме? Ни тели ул аңардан? Аңа комачауламый, илдән чыгып китте, җир сорамый лабаса инде. Ефәк юлын сакларга алынмый. Ләкин абасының аннан котыласы килә. Ни өчен? Ялгызы калырга телиме, угланнарына урын әзерлиме? Ни кылыр берьялгызы калып? Бер угланнарына таянырга исәбеме?