Выбрать главу

Ат, юлны яхшы белгәндәй, җилле генә юыртып бара, тиздән елга да күренер. Ләкин Җик Мәргән атын кисәк борды да ишләрен калдырган якка таба чапты. Ул башта барысын да үз күзләре белән күрергә тиеш. Абасы чынлап та ишләрен турап ташлаган булса, ул аңа моны кичермәс.

Ишләре яшеренгән төбәккә якынайган саен ярсына, күңеле гасабилана башлады. Кисәк ул кам әйткән хәлгә ышана калды. Гәрчә ишләрен бик уңайлы урында калдыруына инанса да, мәргәнгә кинәт курку килде. Абасы ишләрен очраткан булса, кызганмас, барысын да турап ташлагандыр. Ләкин ишләре үткен күзле мәргәннәр, тиз генә бирешмәсләр… Урман яклап, өске тарафтан өсләренә кисәктән килеп төшкән булсалар – харап, кылычларын да чыгарырга өлгерми калулары бар иде. Сөйләшүләре буенча, алар аны беркая да кузгалмыйча көтеп торырга тиешләр иде. Ни өчен берсен дә үзе белән алмады? Кызганды, ял итсеннәр, дигән булды. Бу хәлдә янә үкенү тойды Җик Мәргән. Менә ул тарлавык, тарлавык буйлап беравык барасы да сулга борыласы һәм зур булмаган алан…

Күрде дә Җик Мәргәннең тыны кысылды, үз күзләренә үзе ышанмый торды: анда-санда ишләренең мәетләре ауный, аларны унлап бүре ботарлап ята иде. Ерткычлар шулкадәр мәет ашау белән мавыкканнар ки, мәргәннең килеп чыгуын сизми дә калдылар. Явыз җанварларның киткәнен көтеп, агач башларында козгын, саесканнар, ала каргалар сабырсызланып утыра, агачлар арасында ач төлкеләрнең күзләре елтырый. Ат менгән кешене беренче булып саесканнар күрде, котырынып шыкырдарга тотындылар, ахыр, аны күреп, төлкеләр таралыша башлады, бүреләр исә һаман мәетләрне ботарлый. Җик Мәргән җәясенә ук артыннан ук элде. Тарлавыкта унлап бүре, аларның берсе дә моннан чыгып китә алмас. Ул бүренең баш чирәбенә атты, күбесенең күзенә тигезде. Тик алданрак ашарга керешкән сизгер ана бүре генә, ук-җәя тоткан җайдакны күреп, тешләрен ыржайтты һәм Җик Мәргән ягына сикерде. Ярсынып ат кешнәде, Җик Мәргән:

– Кашкам! – дип кычкырды. Мәргән бүрегә очып килгән кошка аткандай атты, бүренең тешләрен ватып кергән ук сынды, иллә тамагына кереп кадалган ук аның котын алган иде инде – ерткыч ат аягы астына диярлек килеп төште һәм бер-ике тапкыр тартышып алды да тынып калды.

Аты пошкырына-пошкырына артка чигенде, Җик Мәргән атын тынычландырды да атыннан төште, үлгән бүрене, тибеп, бер читкә ташлады. Аннары явыз бүреләр тарафыннан ботарланган адәм мәетләре, төрле рәвештә аунап яткан бүреләрне күрде дә, ике кулы белән йөзен каплап, үкереп җыларга кереште. Кисәк ул кылычын тартып чыгарды һәм ярсынып бүреләрне турарга тотынды, тарлавык – кан исе, агач башлары козгын-карга белән тулды. Җик Мәргәннең күзләрен кан баскан, ул әле бер бүре янына ташланды, әле икенчесенә – барысын да турап, тапап бетергәч кенә туктады да, дөп-дөп типкән йөрәген тыя алудан гаҗиз калып, мәетләргә янә бер күз йөртеп чыкты. Мәргәннең кулындагы кылычы үзенә корбан эзли һәм җиңелчә дерелди иде.

Бүреләргә булган ачу әкрен генә кайтты – ишләрен үтерүче бүреләр түгел, абасының азатлары иде. Ул хәзер үк аларны куа чыгар, җитәр һәм соңгы тамчы канына хәтле орышыр. Җик Мәргән абасы янында мең азат булса да тиз генә бирешмәс, башта ул аларны уктан алыр, аннан сөңгегә утыртыр, ахры кылыч белән орышыр, бугазларына тешләре белән ябышыр.

Менә шуннан кузгалмыйча үч ала алса икән ул алардан?! Инде хәзер нишләргә тиеш? Куа китәргәме?

Җик Мәргән талымсызланып аның китүен көтеп торган козгыннарга, ала каргаларга, сиртмә койрыклы саесканнарга карады, агач араларындагы ач төлкеләргә күз төшерде. Кем яратты икән бу дөньяны? Нигә бар җан иясе бер-берсенә үлем тели? Көчленеке, гайрәтленеке, куәтленеке замана. Әллә соң абасына буйсынмыйча начар иттеме? Абасы азатлары аның ишләренең коралларын да салдырып алганнар иде. Болгарда борын-борын заманнан бирле азатны корал-киеме белән күмәләр, ә монда, оятларын югалтып, ишләренең ук савытлары – садакларына чаклы җыеп алганнар.

Җик Мәргән колакларын торгызып иясенә карап торган аты янына килде. Ат башын кочаклап, бертын уйланып торды. Шуннан яр кырыена таба атлады. Зур булмаган чокырны күреп, кылычы белән ярсынып кабер казырга тотынды. Башта ул киемнәрен салмый казыды, ахырда күлмәктән генә калып, шактый тирән кабер өлгертте. Балчыкны ул өскә калканы белән чыгарды. Кабер өлгергәч, урман артына тәгәри башлаган кояшка бакты. Кояштан кан сава кебек иде. Җик Мәргән берәм-берәм ишләренең мәетләрен кабергә ташыды, ул күтәргән берсенә аты-исеме белән күз яше аша дәште, белгән догасын укыды, тәкъдирен вакытсыз тапкан ишенә тыныч йокы теләде. Барысын да кабергә ташыгач, калканы белән күмде һәм дәү балчык өеме кырына тезләнде дә һәммәсен дә күз алдыннан уздырды. Ишләренә ул әйтер сүз тапмады. Мәргән аларны түгел, бары тик үзен, бер үзен гаепләде. Үзе дә алар янында калган булса, ихтимал, абасы азатларны үтермәгән һәм ач бүреләргә калдырмаган булыр иде. Бите буйлап кайнар күз яше акты, ул күз яшен сөртмәде, тәмам акылдан шашар халәттә иде. Утырган саен ачуы кабарды, үч алу теләге, ачы нәфрәт тамак төбенә төер булып тыгылды. Торды. Калканын кабер өстенә куйды, ике ягына ике ук салды, янә баш иеп бертын басып торды. Ниһаять, аты янына килеп, өзәңгегә аягын куйгач кына, җеп өзәрлек хәле дә калмавын тоеп, беравык тынып калды. Янә үч алу теләге йөрәген өздереп алды. Иясенең хәлен белгәндәй, ат ал аякларына тезләнде. Җик Мәргән атына матур-матур сүзләр әйтте, кешегә зарлангандай зарланды. Аңладымы аны Җирән Кашкасы? Белмәде, мәгәр шул моң-зардан соң эче бушап калган кебек булды.