Ул арада эңгер иңде, Җик Мәргән көнчыгышка таба юл алды. Ул аларны куып җитәр. Җитәргә тиеш. Җик Мәргәннең камны күрәсе килде. Ул аңа хәзер ышанды. Абасы ерак китмәгәндер, чынлап та, елга буенда ял итәдер. Тубыкбай аны тотса, бөтен халык алдында хөкем итәр. Җәзаның да бик яманын сайлар. Башкаларга гыйбрәт булсын өчен ат койрыгына тактырыр, таш атып үтерттерер, хәтта күмәргә дә рөхсәтен бирмәс, урманга бүреләргә ташлатыр…
Болгар өчен Җик Мәргәннең үлеме ил өстенә килгән афәт түгел иде түгелен. Болгар өчен ун азат һәм бер мәргән күлмәктән суырып алган бер карыш җеп кенә. Әмма күлмәк таман булсын өчен бер карыш җеп тә үз урынына кирәк икән. Сәлим хан моны соңрак аңлар, ике елдан урыслар яу белән Болгарга килгәч. Хәзер исә ул үзсүзле, башимәс батырларны зинданга яба, башларын кистерә иде. Качкын азатлар Сәлим ханның кан дошманына әверелде. Ул аларны рәхимсез рәвештә эзәрлекләде, тоткыннарын рәхимсез рәвештә асты, кисте, ат койрыгына тактырды. Тубыкбай энесе Җик Мәргән Сәлим хан өчен нәүбәттәге качкын батыр гына иде.
Төнлә ниндидер инеш буенда кунды, абасы Чулманны кичкән булып чыкты. Иртән ул эзләп-эзләп тә кичү тапмагач, елганы аты белән йөзеп чыкты һәм очраткан бер кешедән, абасының азатлары еракмы, бу тирәдән күптән уздылармы, дип сораша-сораша, Ык елгасына таба чапты. Аның исәбенчә, абасы бүген шул төбәктә кунарга тиеш иде. Икенче көнне кичен ул, ниһаять, эзләгән азатларын күрде. Ашыкмый иде абасы, туганы Җик Мәргәнне тота алмаса да, үч алды – аңа ияреп киткән азатларны турап, бүреләргә ботарларга калдырды. Җик Мәргән абасы азатларына күренер-күренмәс кенә барды. Шунда бер хикмәтле нәрсәне абайлады: азатлар арасында әсирләр дә бар иде. Кайдан? Качкын азатларын Сәлим хан биреп җибәрде микәнни? Тубыкбай аларны Үргәнеч сәүдәгәрләренә кол итеп сатып җибәрәчәк. Кол тамгасы салынган кешегә Болгарга әйләнеп кайту юк, аны берәү дә азат итеп тә, хезмәтчесе итеп тә алмый, иясе тапса, бәладән баш-аяк. Качкыннарны бер-берсенә бау белән бәйләгәннәр, җәяү куалар. Ниһаять, Җик Мәргән абасын да күрде. Тегесе йөзбашына нидер әйтте дә, җансакчыларын алып, Ыкны кичте һәм, чаптырып, тауга менеп китте. Әүвәл Җик Мәргәннең абасын куып җитәсе һәм аңардан үч аласы килде. Иллә алар күбәү иде, ул берүзе. Дуамалланып башын әрәм итүе бар иде. Китә бирсен абасы. Ул калганнардан үч алыр. Ләкин калганнардан кем гаепле? Абасы котырта ич аларны, аның ишләрен үтереп, урманда бүреләргә калдырырга боера.
Җик Мәргән куе әрәмәлектә туктады, кич кунарга калган меңбаш азатларын күзәтә башлады. Бавырчы азатлар аш әзерли, беришесе елга яры өстенә кырын төшкәннәр дә мәзәк сөйли, шаркылдап көлешә, качкыннар исә бер-берсенә бәйләнгән килеш тыныч кына яр буенда утыра.
Кояш баеды, күп тә үтми эңгер иңде. Җик Мәргән атын тышаулап җибәрде дә куаклар арасыннан абасы азатларына таба атлады. Азатлар ит кимереп утыра, атларын болынга җибәргәннәр, караучы да куймаганнар. Ышаналар, бу төбәкләрдә качкыннар юклыгын беләләр, чөнки талар нәрсә юктыр бу җирләрдә – Болгарның олы калалары Идел, Чулман, Җаек буйларында. Ык буйларында исә иген игүчеләр, мал тотучылар көн күрә, аларның күбесе Тубыкбайга, беришесе әмир Хаҗига ясак түли.
– Йөзбаш, качкыннарга да ит бирикме?
– Бирегез. Алар да кеше, бирегез, бир.
– Ә менә болары кеше түгел инде, йөзбаш. Тиздән аларга Тубыкбай тамга сугар, сукмаган хәлдә Үргәнеч сәүдәгәрләренә сатып җибәрер.
– Син, азатым, болай бик кәпрәймә әле. Кем белә, синең дә шул көнгә калуың бар.
– Кичерә күр, йөзбаш. Болай гына мин. Хак, алар да кеше. Әй, бавырчы, качкыннарга да ит өләш! – дип кычкырды ашчы азат.
Җик Мәргән аларның барысын да танып бетермәсә дә, күбесен күреп белә иде, алар да аны таныйлардыр. Аңарга алар янына чыгарга ярамый. Җик Мәргән куеныннан корт йомарламы чыгарды да кимерә башлады. Ни кыласын белми иде әле ул, иллә ни дә булса кылыр. Азатларның берсе, тамагы туйгач, курай уйнап җибәрде, икенчесе җыр башлады. Кая китте икән абасы йөз азат белән? Биредә бер кирмән дә юктыр. Иген игүче бортасларгамы, мал асрап көн күрүче мәләкәсләргәме, йә булмаса, авыл-авыл утырган кыпчакларгамы? Әллә соң Чәчкә-ана янынамы? Аны бу якларда тора, диделәр. Ни генә булмасын, абасы кире әйләнеп кайтыр. Аннары кем дә булса ул яшеренгән куаклар янына килми калмас. Йөзбаш янында куштан Сарбай да бар, ахрысы. Нишләп йөри куштан Сарбай? Кая бара? Тубыкбай авылына шәех итеп алып киттеме әллә үзен? Нигә дәшми, әйтерсең авызына су капкан. Сәлим хан сараенда ук хезмәт итмәсә дә, куштан Сарбай шәех Игәнәйнең иң якын мөриде иде. Хәзер ул, димәк, абасында, аның авылында үгет-нәсыйхәт алып барачак, оланнар укытачак. Сәлим хан Тубыкбайга авылында мәктәп ачарга кушкандыр, йә булмаса, шәех Игәнәй фатихасын биргәндер…