Җик Мәргән сабый чактан ук түземле булырга өйрәнде. Хәрби уеннарда ул бик озак яшеренеп ята алды, бүтәннәр түземлекләре җуелып атылып килеп чыкканда, ул бик озак чыкмый ятар, нык яшеренер, аны һәрчак җиде-сигез кеше эзләр иде. Аның шулай озак яшеренеп ятуына ишләре үпкәләр, аның белән уйнамас дәрәҗәгә җитеп ачуланышырлар иде, иллә Җик Мәргән, хәтта сарай мәктәбенә килгәч тә, бу гадәтен ташламаган һәм баһадирлардан һәрчак мактау сүзе генә ишетер иде. Уктан алуны инде әйтеп тә торасы юктыр, ул сарай мәктәбенең иң дәрәҗәле мәргәне иде. Ун яшендә Җик укны укка утырта башлады, унике яшендә уктан алу осталыгы өчен ханнан бүләкләр алды, мәктәпне бетергәндә, аңа Сәлим хан үзе Мәргән исеме бирде. Шул көннән алып, Җик атына Мәргән сүзе өстәлде. Үсә-исәя төшкәч, Җик Мәргән мондый хәлләрдә тагын да сабырлана төште, ауга барса, алыр җәнлеген көтеп, көнозын утырыр, иллә теләгенә ирешми кайтмас иде. Монда да ул көтәр, берәрсе бире килер, килми калмас, чөнки Җик Мәргән урынны бик белеп сайлады, кеше күзенә бик чалынмый торган куаклар, чокыррак урын, тышка чыгасы кеше моннан да җайлы урынны тапмаячак. «Эңгер-эңгер, иңче, ике күзем, күрче», – дип, балачактагы әйтемнәрне такмаклап утырды Җик Мәргән.
Әһә, әнә берәү килә дә. Менә шулай, кил-кил, бире кил, тагын да бирерәк, дип утырды батыр егет. Ул корбанын тотарга җыенган җанвардай бераз күтәрелә, кулына алган ефәк бауны җайлый төште. Азат һични уйламый утырды. Шул мәлдә аның муенына бау ташланды. Җик Мәргән азатны тартып китерде, күзләре акая башлавын күреп, авызына чүпрәк тыкты, бауны бушатты. Аннары тегенең ыштанын күтәрде, бавын бәйләде дә үзе белән әйдәде. Шактый җир киткәч кенә, ул аның авызыннан чүпрәкне алды, кулларын чиште.
– Җик Мәргән! – диде әсир азат, көчкә сулыш алып.
– Башың ике булмаса, кычкырма! Мин сорыйм, син җавап бир. Килештекме?
– Баш өсте, Мәргән. Килешми буламы. Эһе, син монда, абаң сине әллә кайларда урман бетереп эзли. Бер гаепсез кешеләрне турап ташладык.
– Абам ишләремне таныдымы?
– Танымый буламы, Җик Мәргән. Үзе үк кадап йөрде. Миннән киткән һәр азатны шушындый үлем көтә, дип янады.
– Чатыр янында нинди әсирләр, кая алып барасыз?
– Тубыкбай баһадир ханнан алды. Мин аларны көтүче итәм, ди. Далам зур, малым күп, көтүчеләрем җитми, дип зарланды.
– Атың ничек?
– Артык мин, Мәргән. Анам бәби таба-таба туйгач кына, Ходай аңа тагын бер бала биргән, унике янына унөченче итеп, шуннан исемемне Артык дип кушканнар.
– Менә нәрсә, Артык. Сиңа бары тик ике юл бар. Беренчесе— минем белән китәсең, икенчесе…
– Китәм, Мәргән, китәм.
– Ярый, ышанып карыйк. Син хәзер ишләрең янына бар. Абам кайткандыр. Тирмәсенә кер дә әйт: Җик Мәргән энең ишләрен үтергән өчен сине, Тубыкбай баһадир, кыямәт көндә дә кичермәм, дип ант итте, диген. Шул. Әйт янә, «үлем үлем сорар дип әйтте» диген.
– Җибәрмә абаң каршына, Җик Мәргән, мине, җибәрмә! Мин аңардан куркам. Иң әүвәл моның өчен мине атам кичермәс, аннары абаң да. Атам мине яратмый. Анам вафат булгач, яшь хатынга өйләнде. Атам ауга киткәч, үги әни мине үз янына алып керде. Шуннан, җай килгән саен, минем янга керә башлады. Атам шикләнә, сизенә дип уйлап, мин аңа шул хакта әйтә яздым. Атам шундук аңлады һәм өйдән куып чыгарып җибәрде. Ләкин исенә килеп, куып җитте һәм Тубыкбайга китереп бирде. Ите – сиңа, тиресе – миңа, диде. Шуннан соң Тубыкбай миңа юньле көн күрсәткәне юк, сыртымнан камчы эзләре өзелми. Коткар мине, Җик Мәргән, изгелегең гомерем буена онытмам.
– Артык, чынмы, ялганмы бу хәлләрең – анысы миңа караңгыдыр. Ләкин беләсең, мин бернинди дә мәргән түгел инде. Баш иеп Сәлим ханга бардым – кабул итмәде, мыскыл итте.
– Юк, син мәргән, мәргән, Җик. Син хан мәргәне. Барысы да шулай диләр.