– Нинди генә хәлләргә тап булсак та, бер-беребезне ташламаска ант итик, Артык! Борынгы бабаларыбызча.
Җик Мәргән уч төбен ярды, аннары шул ук белән Артык та уч төбен яргач, канлы кулларын кысыштылар.
– Без хәзер бертуганнар, Җик Мәргән!
– Бертуганнар, Артык! Тик абам Тубыкбай белән минем кебек түгелләр. Тәңрем, безне үлгәнче бертуган ит! Орыш кырында да, ил-йортта да бер уй, бер теләк белән яшик.
– Минем киңәшемә мохтаҗ булсаң, тыңла азатыңны, Җик Мәргән. Абаңнан бүген үч алма. Китсен ул үз юлы белән. Ходай бар ул, мәргән, бар. Коткарыйк качкыннарны да шылыйк моннан. Качкыннар кирәк безгә, күп, бик күп кирәк. Бары тик шуннан соң гына абаңа яу бар. Мин һәрчак синең яныңда булырмын, халыкка чын хакыйкатьне ачып салырга тырышырмын. Абаң җир-сулары сиңа калыр, ил башына син утырырсың… Туган туганны үтерү дәвер чиренә әверелеп бара шикелле, мәргән…
– Әллә ялгышаммы мин, Артык? Абамның шымчысы булып куюың да бар ич синең.
– Шымчы сине эзләп Бөек калага, әмир Хаҗи урманнарына барыр идеме, Җик Мәргән?
– Бар, атыңны тотып кил, Артык. Минем белән китәрсең. Киңәшеңне тотарга булдым. Ләкин качкыннарга тимәбездер, миңа көтүчеләр түгел, азатлар кирәк, Артык, азатлар.
Сәлим хан берәүдән дә ярдәм көтмәде. Ул үзенә генә ышанды. Хәтта угланы әмир Хаҗига да сирәк мөрәҗәгать итте. Акча кирәксә – сәүдәгәрләрне кысты; кирмән салдырды – ташчыларга аз түләп котылды. Оста ташчыларның Владимир-Суздаль кенәзлегенә күчеп китүләре табигый хәл иде. Иллә соңгы елда, Казан каласы салына башлагач, Бөек кала ташчылары шунда таба агылды. Бу хәлгә башта Сәлим хан дәшмәде, соңыннан исә, Бөек каладан өер-өер ташчылар Казан каласына күчә башлагач, киңәшкә шәех Игәнәйне чакырды. Әйе, ни кылырга тиеш ул? Кала салуны үзе башлады, ә менә ул төбәктәге җир-суларны угланы әмир Хаҗи үз канаты астына җыя башлагач, курка калды – аерылып чыгуы бар иде угланның. Аерылып чыккан хәлдә, ул төбәк җирләр генә түгел, салынып яткан яңа кала да аның кулыннан китәчәк. Хәер, шәех турында да яман сүзләр ишеттергәлиләр. Имеш, кайсыдыр мөриде кызы Назлыгөлгә никах укыган. Кемгә кияүгә чыккан Назлыгөл? Төрле гайбәтләр, сүзләр, имеш-мимешләр йөри иде Назлыгөл турында. Шул ук вакытта бераз чамалый иде Сәлим хан, кызы Назлыгөл Олуг Мөхәммәт кулында. Олуг Мөхәммәт аңардан илчесе өчен үч алды. Бары тик шул. Һәм Сәлим ханга барысы белән дә килешергә генә калды. Килешми кая барасың, Олуг Мөхәммәткә каршы сугыш башлап булса икән. Сугыш дигәннән, вәзир Камай да Ульдәмирдән һаман кайтмый. Ә бит вакыт инде, бик вакыт.
Ул арада чалмасын чамадан тыш күпертеп ураган шәех Игәнәй килеп керде, тыенкы гына сәлам юллады, утырды, догасын укыды, битен сыпырды, аннары янә ханның сәламәтлеге белән кызыксынды.
– Аллага шөкер исәнлегем, – диде Сәлим хан, вакыты тарлыгын аңлатып. – Сиңа киңәшем бар иде, шәех.
– Киңәшле эш таркалмас, дигәннәр, ханиям.
Шәех Игәнәй дисбесен чыгарды, күзләрен йома төште, иреннәрен кыймылдата-кыймылдата дога укып алды һәм янә ханга карады. Янәсе, мин сине тыңлыйм, ханиям. Ул бераз чамалый иде ханны ни борчуын. Камай һаман кайтмый, хәбәре-хәтере дә юк, моның янына кызы хакында төрле имеш-мимешләр йөри. Иң мөһиме, Андрей Боголюб янына киткән вәзир Камайга ул-бу булуы бар иде. Ә шәехнең белмәгәне юктыр, аның һәр илдә, һәр калада үз кешеләре яши. Ике мөриден Камайга ияртеп җибәрде. Бу хакта хан да белми калды. Тылмачлык өлкәсендә тәҗрибәсез Камай мәрхүм вәзир Исхакның кискән тырнагына да тормый иде. Вәзир Исхакны шәех Игәнәй яратмады, шуңа карамастан ул аны хөрмәт итте. Һәрчак төпле фикер йөртер, һәммәсе белән дә итагатьле итеп сөйләшер, кешене дәрәҗәсенә карап каршы алыр, акылына карап озатыр иде.
– Халык уракка төште, шәех. Тиздән гошер сәдакасы җыяр көннәр җитәр. Сәдака бирүдән баш тартучылар да бар икән дип ишеттем. Хакмы шул, шәех? Хак булган хәлдә нигә мин белмим?.. Әллә соң җыйган сәдака ашлыгын мөридләрең яшереп калдырамы? Андый хәлнең дә булуы бар. Аллаһы Тәгаләгә иман иткән һәр адәм сәдака бирергә тиеш.
Шәех Игәнәй Сәлим ханнан бу хәтлесен үк көтмәгән иде, ул әүвәл аңа кырын күз белән генә карап алды һәм, керфекләрен ярым йомып, дисбесен тарта башлады.
– Аллаһы Тәгалә безгә гошер сәдакасын җыярга язган, ханиям. Ил куәте сәдакага калса, Болгар югалды дияр идем мин. Ил куәте сәүдәдәдер. Гошер сәдакасы исә күлмәк өстенә төшкән ямаулык кынадыр. Без ул сәдаканың уннан бер өлешен казнагызга китерербез, ханиям. Шикләнмәгез. Сорыйсым килә, епископ Габбас ни тапшыра соң хан казнасына?
– Епископ Габбас үз өлешен төгәл итеп китереп тора, шәех. Аңа минем дәгъвам юктыр. Ә менә синең мөридләрең хакында төрле сүзләр йөри. Берәүсе әнә кызыма никах укыган, имеш.