– Юк сүздер анысы, ханиям. Ә менә епископ Габбаска сүз әйтергә дә бирмисез, Китан кенәздән куркуыгыз түгелдер ич?
– Мин берәүдән дә курыкмыйм, шәех. Епископ Габбас та, син дә хан карамагындагы кешеләрдер ич?!
– Кяфер белән мөселманны бер күреп, Аллаһы Тәгалә алдында йөземә кызыллык китерәсез, ханиям. Пакь күңелем каралтасыздыр шикелле…
– Ни сорасам, шуңа гына җавап бир әле, шәех Игәнәй. Үткән атнада мөридләрең Ага Базарда кяферләрне кыйнаганнар. Бу ни инде тагын?
– Дошман сүзе, ханиям. Минем мөридләрем гаепсез адәм баласына бәйләнмәсләр. Сабакны мин аларга үзем бирдем. Инде мөрид кемгә булса да кул күтәргән икән… Мөрид кулы тигән адәмнең тәне тәмугта янмас, диләр.
– Шәех, моны син Сәлим ханга түгел, мәхәллә картларына сөйлә. Белеп торсаң иде, чит ил сәүдәгәрләре миңа үз халкымнан да кадерлерәктер. Ни урысларның, ни яваннарның, ни әрмәннәрнең безгә яманлык кылганнары булмады кебек.
– Ханиям, чит халык үз халкыңнан кадерлерәк була алмый. Кунак килер дә китәр, халкың белән гомер итәсе. Кан кушып кына кадерле кардәш булып булмый, ханиям. Кешегә әүвәл иман итү кирәктер. Кяфер базарда да, табында да кяфер булып калыр. Борынгылар илне биш сыйфат бизәр дигәннәр: тугры хан, тугры казый, бай базар, оста табиб, тулы сулы елга. Болгарда боларның барысы да бар иде. Хәзер ул сыйфатлар берсе артыннан берсе югала бара. Табиб Хәсәнне Олуг Мөхәммәткә җибәрдегез, Бөек калага чиркәү салдырдыгыз, җирегезне угланнарыгызга өләштегез. Бирүләре ансат булса да, алулары ай-һай авырдыр. Хәзер әнә угланыгыз әмир Хаҗидан Казан каласын алып карагыз. Ул анда үзенә бер дәүләт корып ята. Мөридләрем җибәргән идем, күбесен сак астына алдырган…
– Шәех, хәтерем ялгышмаса, табиб Хәсәнне син үзең Олуг Мөхәммәткә биреп җибәрергә киңәш иткән идең түгелме?
– Бәлкем, иткәнмендер дә, ханиям. Мин бары тик киңәш бирүче, сез исә хәл кылучыдыр. Урыс сәүдәгәрләре Ага Базарны басты. Чтепан Күчтем сәүдәгәр углы Апанай Болгарда тиңе булмаган остада корал ясарга өйрәнә. Угланыгыз Илһамны кенәз кызына өйләндердегез. Кяфер киленнән туган углан Болгар тәхетенә утырырга җай көтә. Илгә яман сүзләр таратырга сәбәп чыгып кына тора. Болгар борын-борын заманнан ук бары тик бер дингә табынды. Ислам дине белән мәмләкәт төзеде, ислам дине белән дөньяга чыкты, ислам дине белән белемгә омтыла. Иншалла, киләчәктә дә шулай булыр. Юкса безне кяфер басар…
Сәлим хан җансакчыларына ияк какты. Ике җансакчысы шәехнең ике ягына килеп басты.
– Шәех, колагыңа нык итеп киртеп куйсаң иде, Болгарда мөселманнар да, кяферләр дә, мәҗүсиләр дә яши хәтта. Ә ил байлыгы – халыктадыр. Христианнар белән мәҗүсиләрне кысрыклый башласам, беренчеләре Ульдәмир кенәзе канаты астына, икенчеләре Төн илләренә күчеп китә башлар. Рум белән сәүдә итүебез яваннар кулындадыр, фарсы белән сәүдә итү әрмәннәрдә, табгач белән сәүдә итү чиннарда, урыс белән сәүдә итүем Чтепан Күчтем товар ишләрендәдер. Минем аларның берсен дә югалтасым килмидер, шәех. Мин синнән, шәех Игәнәй, акыллырак киңәш көткән идем.
– Ходай Тәгалә илгә бәла-каза китермәсен, илдә һәрчак иминлек булсын. Минем теләгем бары тик шулдыр, ханиям.
– Халкым мине иманы белән түгел, байлыгы белән кинәндерә, шәех. Иман ул кешенең рухи дөньясыдыр, байлык исә ил куәте, ил муллыгы, ил тынычлыгыдыр. Байлык ул алтын-тимер генә түгел, байлык ул корал да, батыр азатлар да. Сараемда илле мең азат тотам, куәтем җитсә, йөз мең тотар идем. Гәрчә төрле кирмәннәрдә, төрле калаларда яшәсәләр дә, алар минем азатларым, минем куәтем. Кенәз Әндеригә эчең пошмасын, шәех. Мин исән чакта ул бүтән Болгарга яу килмәс. Кияү кеше булганы өчен генә түгел. Без бик матур сәүдә итәбез, сәбәбе юктыр. Әнә шул ук Чтепан Күчтем угылы Яким бирмәс, аннары монда күчеп килгән Апанай да. Әндери кенәз аларны куштаннары итеп тота. Син, шәех, угланым әмир Хаҗига тел тидердең. Хак анысы, углан башбирмәс булды, мөстәкыйльлеккә омтыла. Әмма әллә кая китә алмастыр. Башта каласын салып бетерсен әле, аннары күз күрер. Миңа ул кала бик тә кирәк, шәех. Күп тә үтмәс, Казан дип аталган ул кала Көнчыгыш белән Көнбатышны бәйли торган олы базар калаларының берсенә әверелер. Моңа минем иманым камилдер. Китан, ягъни Әндери кенәз үзе миңа баш иеп килер. Болгар белән сәүдә итәргә. Дөньяда булмаган чуен коябыз, ул да куәтебез билгеседер.
– Әйтер сүзегез шул гына идеме шәехегезгә, хания?
– Шул гына иде, шәех.
Шәех Игәнәй, ике ягында басыпторучы азатларга күз дә салмыйча, ишеккә таба кузгалды. Сәлим хан аны туктатмады, әйтәсен әйткән иде инде. Әйе, шәех белән бераз дорфарак сөйләште, ләкин бу кирәк иде – шәехнең мөридләре узына башлаган. Бөек калада болгарлар белән кардәшләшеп киткән яваннарны рәнҗеткәннәр. Сәлим ханның аларны бер дә рәнҗеттерәсе килми иде. Яваннар арасында алтын куллы осталар бар, алар гаскәргә тиңе булмаган корал ясыйлар. Аннары кайчандыр әрмән чикмәне киеп үзе дә еш кына шулар урамына барып чыгар иде. Яваннар хан турында бер дә яман сөйләмәделәр, ә менә кан кардәшләреннән яман сүзләрне ишеткәләде. Төрле дингә табынган халык арасында йөри-йөри инанды бугай ул: адәм баласы нинди дингә табынса да, ахыр чиктә имансыздан күп тапкыр әдәпле, инсафлы, тәүфыйклы була икән. Әйе, нинди дингә табынса да. Иң мөһиме, кешедә иман бар, ә иманы барның догасы бар, догасы барның дугасы бар, дугасы барның капкасы бар, капкасы барның өе бар, өе барның көе бар, көе барның кереме бар, кереме барның һөнәре бар, һөнәре барның дога кылырга түре бар. Иманлы түгел, имансыз кеше яман дәүләт өчен. Хак анысы, Сәлим ханга имансызларны гына түгел, иманлы мөселманнарны да теге дөньяга озатырга туры килде, иллә ул моны үз иминлеге өчен кылды, теге яки бу дингә табынганы өчен түгел.