– Бусагабаш, шәех Игәнәйне борып кертче, әйтер сүзем калган. Бар, бор!
Ул аны Назлыгөл турында бер-бер нәрсә белмиме дип дәштерде. Мөриде чынлап та хан кызына никах укыдымы, әллә, булмаса, гайбәтме? Хактыр, халык гайбәт сатарга ярата, әмма йөз гайбәткә бер гайбәтнең чын булып куюы да бар иде.
Шәех Игәнәйне җилтерәтеп борып алып та керделәр, бу хәлгә тәгаен аптырый калган иде дин әһеле вә имамы, иллә сер бирергә теләмәде, тәүге урынына узып утырды.
– Шәех, миңа мөридләреңнең берсе хан кызы Назлыгөлгә никах укыган икән дип ишеттерделәр. Хакмы шул?
Шәех Игәнәй бик озак дәшми торды. Ул белә иде, моның белән ул ханның түземлеген сыный. Әгәр дә мәгәр хан, сабыры төкәнеп, башлап сүз катса, шәех аннан өстенлеген исбат итәчәк.
– Мин мөридләрем белән сөйләшермен, ханиям.
– Сөйләш, шәех, сөйләш. Гайбәт сатучыларның телләрен кистерү – минем эш, аларны табу – синең эш. Назлыгөл белән бер-бер кеше никахлашкан икән һәм синең мөридең аларга никах укыган икән, бу хәл чын булып чыкса, сиңа, шәех, мең алтын вәгъдә итәм.
Шәех Игәнәйнең, үте сытылыр дәрәҗәгә җитеп, ханга ачуы чыкты. Кем ул аңа? Нинди шәех үзенең мөриден хан җәллады балтасы астына куяр икән? Андый шәехнең абруе көне белән юкка чыгачак. Хан кызына бер-бер мөриде, чынлап та, никах укыган икән, языгы – үзенә, даны – шәехкә. Димәк, халык Алладан курка. Ә Алладан курыккан шәехтән дә куркыр. Болгарда кыз урлау шаккатарлык хәл түгелдер, яшереп никах укулар да булгалап тора. Бу хакта шәех эш үткәч кенә ишетә, иллә яшерен никах укыган мөриденә җәза бирергә ашыкмый. Таяк ике башлы, мөриденең никах укуын фаш итү иманың фаш итүдер.
Икенче көнне иртәнге аштан соң шәех Игәнәй берәм-берәм мөридләрен янына чакыртып алды. Ул берсенә дә хан кызы хакында әйтмәде. Шәех бары тик аларның хәл-әхвәлләрен, кайларда булуларын, бүген ни кылып ятуларын, ниятләрен генә сорашты. Мөриде Бәдретдиннең кулындагы зөбәрҗәт кашлы йөзеккә, чалмасындагы гәүһәргә игътибар итте:
– Йөзекне кем бүләк итте? – дип сорады. – Әллә берәр бай сәүдәгәргә яки качкыннарга никах укыдыңмы?
Бәдретдин агарынып калды, чарасыздан йөзеген, салып, шәехкә сузды. Шәех йөзекне алмады, кул гына селтәде.
– Кемгә укыдың?
– Гаеп миндә түгел, шәехем! Төнлә белән эләктерделәр дә алып киттеләр, сизми дә калдым. Ике көнлек юл үткәч кенә күземне ачтылар. Качкыннар дип әйтмәс идем мин аларны.
– Кем сиңа качкыннарга никах укырга рөхсәт итте?! Бу хәтлесен үк Бәдретдин мөрид бөтенләй көтмәгән иде, ул шәех Игәнәйнең аягына төште.
– Мәҗбүр иттеләр, шәехем!
– Качкыннар кулында кызлар күпме?.. Күп дисең. Хан кызы Назлыгөл дә алардамы?
– Аллам сакласын, шәех, сөбханалла, булмаганны! Башыма тай типкәнме әллә минем. Никахны качкыннарга гына укыдым. Хан кызы Назлыгөлне таныйм, ул алар арасында юк иде, Коръән тотып ант итәм, шәехем!
– Ашыкма, кабаланма, дим, мөридем! Ашыкма, әйе. Бу дөньяда төрле хәлләр була. Бәлкем, син хан кызын танымагансыңдыр?
– Йа Алла, шәехем, хан кызын танымаска! Минем аны бер тапкыр гына күргәнем булмады. Ипи йөзе күрмим менә, хан кызы алар арасында юк иде.
– Кызларның ата-аналарыннан башка никах уку зур языктыр, әйе, гөнаһтыр, мөридем! Языгын кая илтерсең, языгын?!
– Карыша алмадым, шәехем! Янадылар, муеныма бау ташладылар.
– Хак, шулай булгандыр. Әмма син муеныңа бау ташласалар да, ата-ана рөхсәтеннән башка кыз балага никах укырга… Ай-һай, мелла Бәдретдин, ай-һай, хакик языктыр, хакик, кылган языгың, дим! Мин сине, мелла Бәдретдин, казый кулына бирергә мәҗбүрмендер. Килеш, язмыштан узмыш юктыр. Качкыннарга никах укыган өчен, беләсеңме хан сине нишләтәчәк?.. Алар бит ул бичара кызларны ата-аналарыннан урлап алып китәләр. Бер кайгыга – ике хәсрәт. Менә синең кыз балаң булсын да, аны урлап алып китсеннәр дә, аннары синең кебек берәү аңа никах укысын, ди.