Выбрать главу

– Шәехем, аларның күбесе үзләре теләп качкыннарга ябышып китәләр икән, үзләре әйттеләр.

– Йа Алла, Мөхәммәдрасүлулла, ни сөйлисең син, мелла Бәдретдин, тузга язмаганны! Ирекле көннән кыз бала качкынга ияреп китәме, авызыңнан җил алсын. Ни сөйли бит, Ходайның хикмәте, әй!

– Шәехем, коткар мине, зинһар, коткар, ни кушсаңыз, шуны кылырым. Ни кушсаңыз да…

– Хан җәлладыннан башың чаптыртасың килмәсә, мин әйткәнне тыңла, мелла. Епископ Габбас саулыгыннан зарлана икән, урынга калган, диләр. Газраил көтеп ятадыр, ярдәм итәрсең үзенә… Аннары бер җайдан чиркәвенә дә ут салырсың. Шуларны кылсаң, үлемнән генә түгел, барлык гөнаһларыңнан да котылырсың. Алган савабың гомерең буена җитәр, урының оҗмахта булыр.

Бәдретдин мөрид янә шәех алдына капланды.

– Шәехем, чиркәү таштандыр, янмас ул.

– Йөрәк ачуың кушып салсаң, агач түгел, таш та янар, мелла Бәдретдин!

– Муеныма бау салдырма, шәех! Коткар, изгелегең онытмам, гомерем буена намазлык өстендә…

– Тор, мелла Бәдретдин! Бар, кушканны үтә! Сиңа башка чара юктыр…

Бәдретдин мелла чыгып киткәнче, шәех Игәнәй аның бөкшәеп калган җилкәсенә карап торды. Епископ Габбасны үтерсә, шәех үзе дә юкка чыгар. Җитте аңа да. Моның белән ул ике дошманыннан берьюлы котылыр. Җыйган малы ике тапкыр хаҗга барырга җитәрлек. Димәк, вәзир Камайның хатыны Туйбикә бөтенләй үк саташмаган икән. Хан кызының бөтенләй уйламаган оста Дәүран кулында булу ихтималы да бар. Шул ук вакытта кызны, әлбәттә, Олуг Мөхәммәт кешеләренеңдә урлаулары мөмкин. Ул гынамы, Сәлим ханның энесе Мөхәммәтгалимбәкнең шушы юл белән абасыннан үч алуы бар иде. Кыскасы, шәех Игәнәй баш өстендә болытлар куера башлады. Китеп тору хәерлерәк булырдыр. Үлем белән тартышып яткан Туйбикә аңа, күрәзәдәй: «Угланым Дәүран хан кызы Назлыгөлне ярата. Ул аңа өйләнер, син аңа ярдәм итәрсең. Никахын да укырсың. Ишетәсеңме, шәех! Нәзерең ал, менә монда, мендәр астында. Ал, ал, бу байлык сиңа җиде тапкыр хаҗга барырга җитәр…» – дигән иде. Үткән эшкә салават, әмма аның алтын тулы янчыкны алуын оста Дәүран күреп торды. Останың бу хәлне ханга җиткерүе бар иде. Җиткермәде оста, Казан каласын салырга китеп барды. Килер бер көн, әйләнеп кайтыр, шәех каршына килер, әллә нинди шартлар куяр… Хан кызы кулына төшсә, оста егетнең шәехтән никах укыттыруы көн кебек ачык иде. Һәм шәех Игәнәй укыр, каршы килә алмас…

Үз гомерендә беренче тапкыр диярлек шәех Игәнәй кыен хәлдә калды. Әйе, ул китәргә тиеш. Иллә ул башта оста Дәүранны күрер. Чынлап тамы хан кызы аның кулында?.. Тик нигә аңа хан кызы? Аннары оста? Колчура оста?! Кыз кеше кош түгел, бер өеннән китсә, әйләнеп кайтмый. Ә ул кайчан да булса бер әйләнеп кайтыр, әйтик, Сәлим хан… Сөбханалла-машалла, йа Алла, Мөхәммәдрасүлулла, ни сөйлим?..

Иманы камилдер, иртәгә мелласы Бәдретдин чиркәүгә ут салыр, йә барышлый, йә кайтышлый епископ Габбасның башына җитәр. Мелланы бик тиз табарлар, ә ул чүбек баш бик тиз барысын да ханга сөйләп бирер. Юк, мелла Бәдретдинне дә калдыру ярамастыр…

Таң атар-атмас, шәех шәкертләре Гатый белән Такыйны чакыртып алды да чиркәү урамы башында мелла Бәдретдинне көтеп торырга һәм кылган гөнаһлары өчен (ә аның гөнаһларын бик күп итеп тезеп чыкты) кул-аякларын бәйләп, яваннар урамындагы коега ташларга кушты.

– Кеше-кара күзенә чалынмагыз. Тавыш-мазар чыгармагыз. Сезне беркем дә күрергә тиеш түгел. Кушканны үтәсәгез, урыныгыз оҗмахта булыр, гомерегез буена савап алып торырсыз…

Бөек Каладан чыгуга, шәех Игәнәй атын куалап алып китте. Ул белә иде: бүген төнлә мелла Бәдретдин епископ Габбасның өенә үтеп керер һәм аны теге дөньяга җибәрер. Калганы барысы да ул уйлаганча барыр. Бәдретдин мелла шул ук төндә чиркәүгә ут салыр, соңра аны Гатый белән Такый тотарлар да, кул-аякларын бәйләп, авызын томалап, капчык кигезеп, яваннар урамындагы коега салырлар.

Шулай буласына инанса да, шәех Игәнәй шикләнде. Шуның өчен Бөек Каладан ерак китү хәерлерәк булыр. Аннары аны куа чыгулары бар иде. Хак анысы, ул беркемгә дә бер сүз дә әйтмәде, хәтта аның китүен хатыннары да белмәделәр. Ул аларга соңра хат язарга дигән нияткә килде.

Әйе, исән-имин Үргәнечкә барып җитсә, бер кайтмаса, бер кайтыр. Хак Тәгалә ярдәм итәр әле…

24

Урманга килеп керүгә, Зәйтүнә, гүя үз дөньясына кайта иде. Иксез-чиксез далада үссә дә, урманны ул беренче килүгә үк яратты. Даланың үз яме, урманның үз манзарасы икән. Иллә дала онытылмый, һәрчак хәтердә, шул ук вакытта урманга да гашыйк булды ул. Алай да дала күңелне тарта төшә. Чыгар иде дә далага, офыккача сузылган үлән диңгезенә багар иде. Зәңгәр һавада ялгыз бөркет талпына, көтмәгәндә якында гына әче итеп йомран сызгырып җибәрә, еракта-еракта, җир белән күк йөзе үбешкән офыкта, ат көтүе утлый, әкият батырларын хәтерләтеп, ат менгән көтүчеләр күренә. Дала читенә китеп баеган кояшны күзәтергә ярата иде Зәйтүнә, күңеле кояшка иярер, кай тарафларгадыр ашкыныр иде.