Үсеп исәя төшкәч, абасы Бачман аны Бөек калага алып килде, соңрак әмир Хаҗи бикәсе Зәйтүнәне үз гаиләсенә тәрбиягә алды. Бикә аны үз баласыдай якын итте һәм еш кына үзе белән урманга алып чыкты. Башта урман Зәйтүнәне куркытты, һәр агач артында кемдер посып тора, ниндидер җанвар яшеренгән кебек тоелыр иде, әмма тора-бара гадәтләнде, өйрәнде һәм урманга барыр өчен һәрчак ашкынып тора башлады. Бикә аны еш кына берүзен дә җибәргәләде, чөнки кыз, егетләр кебек үк, уктан ала, атта йөри иде инде. Урманга килеп керүгә, аның сулыш алулары үзгәрер, күңеле күтәрелер, җырлыйсы килеп китәр иде.
Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәгә егерме яшь тулганда, аңа җиде-сигез җирдән яучы килгән иде инде. Иллә кыз берсенә дә ризалык бирмәде. Аңа өйләнергә теләгән егетләр арасында аталыклар да, меңбашлар да, сәүдәгәрләр дә, сарай куштаннары да бар иде. Мәгәр кызның йөрәге берәүсенә дә тартылмады. Әнә шулай еллар үтә торды.
Хәзер инде сазаган кыз атын алса да, кияүгә чыгарга һаман ашыкмады. Кемнедер көтте. Кемне? Бер үзе генә белә иде. Башта кызны: «Картаясың бит инде, балакай!» – дип үртәүчеләр булгаласа да, соңрак бу хакта әйтүчеләр дә бетте. Юк, кыздан өметләрен өзүдән түгел, гүзәл вә батыр кызның үзе теләгән кешегә генә чыгасына инануларыннан иде булса кирәк. Хәтта үз баласы кебек күргән Акбикә дә кыздан бу хакта сорарга кыймады. Зәйтүнә һаман үз ишен көтте, һәм гаҗәбе шул иде: килерен белеп көтте. Хыялы белән ул аны әле урманда, әле сарайда, әле җыеннарда күрде, әле бөтенләй тузга язмаган җирдә— бикә янында очратты. Ләкин гомер үтә ич! Ә ул юк та юк. Мәгәр аның ошбу дөньяда булуына иманы камил иде, тик әлегә кадәр алар очрашмадылар гына, иллә барыбер ул аны очратыр, очратыр да: «Син – минем язганым», – дип әйтер. Әйтер, әйтер, бер дә оялып вә тартынып тормас, чөнки ул аны шактый еллар көтә инде. Аннары барысын да сөйләп бирер. Юк, ул аңа һични әйтә алмас, әмма көткәне аның ни әйтергә теләгәнен күзләреннән аңлар, Аллаһы Тәгаләдән язган кеше булса, ул аның мәхәббәтен йөрәге белән тояр.
Зәйтүнә урманга күп вакытта атка атланып барды, җәяү чыккан чаклары да булгалады. Менә бүген дә ул туз тубалын алды да җиләккә дип китте. Таныш юллар, таныш сукмаклар, таныш аланнар. Җиләкле аланга җиткәч, чәчләрен сибеп төшергән ак каенга, аның белән янәшә көч-куәте күзгә ташланып торган карт имәнгә игътибар итте. Алар артында, сәер хәл, яфраклары серләшеп, усаклар шыбырдашып утыра. Зәйтүнә үзалдына елмаеп куйды. Рәхәт иде аңа монда. Аяк астында таҗларын киң җәеп утырган күкбашлар, куе яшел үлән, үлән арасында башларын түбән игән кып-кызыл җиләкләр. Түзмәде, тәлгәшләрен салындырган берничә төпне күрүгә, җиргә утырды. Кибә башлаганнар, коелганнар… Ә урманда тыныч, рәхәт, шылт иткән тавыш юк. Табигатьнең хозурлыгына сокланып утырасы да утырасы иде шунда, кич булганчы, кояш баеганчы…
Шәех Игәнәйдән һәм аның мөридләреннән качып йөргән кам Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне тәүге тапкыр шунда күрде. Итәкләрен киң җәеп, алан уртасына утырган да хозурлык кыла, гүя күктән төшкән алиһә. Күрде дә кам кызны тәмам өнсез калды. Ләкин шундук исенә килде – таныды кызны, Кашанда күргәне бар – Бачман баһадир сеңлесе, әмир Хаҗида тәрбияләнә, бик күп яучыларны кире бора. Менә кем алиһә сурәтенә кереп утыра иде аланда.
Кам агач артыннан чыкты һәм әкрен генә, аяк очларына баса-баса, алан уртасында хыялга бирелеп утырган кызга таба кузгалды. Ни сәбәпледер аның йөрәге лепер-лепер килде, җаны очып чыгар дәрәҗәгә җитте. Юк, кыз янына ук барып җитә алмады, туктады һәм үз йөрәк тибешен үзе үк тыңлап торды. Тәгаен каушады, ни кылырга да белмәде. Туктале, ни өчен аның янына бара әле ул? Кыз әмир Хаҗи сараенда яши, кагылу түгел, аңа күренү дә куркыныч иде. Аның биредә яшәвен берәү дә белергә тиеш түгел. Ул кам, аты-даны буыннан-буынга күчеп килгән Болгар кам. Кыз балага кагылырга да, аңа күренергә дә хакы юк. Җанын Тәңре алып киткән олуг кам аңа атын углан кешегә биреп калдырырга кушты. Нәкъ син кушканча кылырмын дип, ул аңа ант итте.
Кам акрын гына артка чикте, янә агач артына посты. Шулчак тукран тукылдый башлады. Тукран шулкадәр тиз вә каты тукылдатты ки, кыз түзмәде, башын күтәреп карады. Ахыр торды, җиргә куйган тубалын алды. Кызның өстендә бала итәкле күлмәк, кыска җиңле яшел камзул, башында чөеп бәйләгән ак яулык.