Чәчләрен сибеп төшергән каен ябалдашлары арасында саескан шыкырдый башлады. Зәйтүнә башын күтәрде, тирә-ягына каранды. Саескан тикмәгә генә шауламас, димәк, якын-тирәдә кемдер бар. Шунда ул нарат агачы артында посып торган камны күрде. Күрде дә берәүгә дә буйсынырга өйрәнмәгән җан буларак, аңа таба кузгалды. Әмма кам да аңа таба килә башлады. Әнә шунда гына кыз шомлана калды. Башта ул кычкырырга итте, аннары качарга кирәк дип уйлап алды, әмма тегесен дә, монысын да эшләми тик торды. Кам һаман аңа таба килүен белде. Зәйтүнә аны таныды – кам. Еш кына Кашан базарына килер, артыннан бер көтү бала-чага ияргән булыр. Анда ул бер мескен булып кына күренгән иде, биредә исә кыз аннан шүрли калды.
– Тукта, ары килмә! – дип боерды ул. – Бер адым да атлама! Ишетәсеңме, кам?
Кам туктады, килешсез итеп елмайды.
– Мин сине беләм, – диде ул. – Син Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Курыкма, мин – кам. Бу урман минеке. Минем монда куышым бар. Мине шәех мөридләре эзәрлекли, гәрчә әмир тыйса да…
– Сине берәү дә эзәрлекләми, кам. Синең берәүгә дә кирәгең юктыр.
– Мин бар кешегә дә кирәк, мин бай кеше, минем Аллам бар.
– Җитмәсә, дивана икәнсең бит, бичаракай. Ничек сине Йомагыл тархан тотып зинданга япмый?!
– Йомагыл тархан әйбәт кеше, шәех мөридләре яман. Алар мине рәнҗетә, базардан куалар, мыскыл итәләр. Аларның үз аллалары, минем үз аллам. Кемнең алласы өстен чыгар, ахырзаман җиткәч, барысы да ачыкланыр. Кам беркайчан да юк-бар Аллага иман итмәс. Аның табынган Алласы да саф алтыннандыр.
– Әй мескен, мескен, кайда ул аллаң?.. Куышың кайда?..
– Күрәсең киләме, «урман кызы»?
– Нигә миңа «урман кызы» дисең?
– Кашан каласындагы ил халкы барысы да сине «урман кызы» ди.
– Кечкенә чакта, еракта-еракта, Иделнең түбән ягында торганда, миңа «дала кызы» диләр иде. Хәзер менә «урман кызы» булдым.
– Син чынлап та «урман кызы» Зәйтүнә! Моңа кадәр берьялгызы җиләккә килгән кызны күргәнем булмады. Син – беренчеседер. Аннары алар барысы да миннән куркырлар иде, син курыкмыйсың.
– Мин синнән чынлап та курыкмыйм, кам!
Зәйтүнә камның өс киемнәренә, шалтыравык бака кабырчыкларына игътибар итте һәм елмаеп куйды.
– Алламны күрергә теләсәң, минем арттан бар, «урман кызы».
Зәйтүнә икеләнә калды, кам борылып китеп бара иде инде.
– Куышың еракмы соң?
– Ерак түгел, – диде кам һәм әйләнеп бала-чага кебек кул изәде.
Ышанырга да, ышанмаска да белмәде Зәйтүнә камга, әмма биленә таккан хәнҗәрен барлап куйгандай итте һәм кам артыннан кузгалды. Кам, артына да әйләнми, тар сукмактан бара да бара, ниһаять, куе агачлар арасыннан бара торгач, ниндидер тарлавыкка килеп чыктылар. Бу тарлавыкны аркылы чыкканы бар иде Зәйтүнәнең, әмма беркайчан да түренә кадәр барып җиткәне юк иде. Әле киңәеп, әле кеше вә ат үтәрлек кенә тараеп кала тарлавык. Аяк астында ап-ак ком, күп җирдә агачлар ябалдашларын кушып куыш хасил иткәннәр. Шомлы урын иде. Ә кам һаман бара да бара.
– Җитәбезме инде, кам?
– Җиттек, – диде кам һәм Зәйтүнәгә таба борылды. – Җиттек, «урман кызы». Мине барысы да рәнҗетә, кимсетә. Ә мин биредә иректә.
– Тау куышында иректә! – диде Зәйтүнә, кинаяләп.
– Иректә, иректә, «урман кызы».
Кам кызга кулын сузды. Менә кайчан икеләнә калды Зәйтүнә. Курку түгел иде, әллә ни шунда – шикләнүме?.. Кам аның кулыннан алды. Кам яшен яшәгән иде инде, ләкин моңа кадәр беркайчан да хатын-кызга кагылуга тетрәнү тоймаган иде шикелле. Кыз аңа ияргәндәй ярты адымга гына кала төшеп, әмма кулын ычкындырмыйча, тау куышына таба кузгалды. Зәйтүнә аңа нидер әйтте, кайгыртучанлык күрсәтте, кызганды. Бу хатын-кызга хас сыйфат иде, ләкин кам колагында кызның тавышы сандугач моңына, ялгыз калган байгыш сагышына әверелде. Тау куышына керер алдыннан кам кызга әйләнеп карады. Кызның йөзендә курку галәмәтләре юк, киресенчә, кызыксыну чарасы, иреннәрендә иртәнге таңда үлән кыягына төшкән чык сафлыгы. Чынаяктай ак муенында гәрәбә төймә, хәситәсендә асылташлар җемелди, беләзеге күзне тартып тора.
Тау куышына бер адым калгач, исенә килгәндәй, кам туктап калды. Куе агач ябалдашлары аша тәңкә-тәңкә булып куыш алдына кояш нурлары төшкән, көмеш тәңкәләр хәтта кызның яшел камзулына да кунган. Бу сурәт кызны тагын да серлерәк итә иде.
– Әйдә инде, кам! Нигә туктап калдың? Мин сине беләм, син – кам, шәмаилгә табынасың, шулаймы?
Кам, чынлап та, «урман кызы» ннан курка калды. Мәгәр чигенер әмәле дә калмаган иде инде. Ул тәвәккәлләде, кыю рәвештә тау куышына атлады. Куыш эче караңгы иде, кам үрелеп кенә кисәү агачы алды, ут салды һәм бер сүз әйтми алдан барды. Бераз баргач кына: