Выбрать главу

– Калышма, «урман кызы», – диде.

Тагын бертын баргач, кам туктады, ниндидер чыпта ишекне ачты, алдан керде һәм керүгә, артына әйләнеп карады, кызның да үзенә ияргәненә инангач кына, түргә узды, кисәү агачын кыяга кыстырды.

– Шушында торасыңмы?

Кыз түр яктагы чыптага күз төшереп алды. Һәм кыю рәвештә шунда таба атлады. Кам аңа аркылы төште.

– Анда керү ярамый, – диде кам, курка калып.

– Нигә ярамый, кам?

– Зинһар, анда кермә, «урман кызы». Тирән кое анда, куркыныч.

Зәйтүнә үрелеп кисәү агачын алды һәм камны урап узды да чыпта ишекне күтәрде, ләкин янә каршысында камны күрде. Зәйтүнә кисәү агачын камга бирде дә артка чикте һәм чыптаны төшерде.

– Син миңа ачуландың, «урман кызы»! – диде кам, елар дәрәҗәгә җитеп.

Кам алгы якка чыкты, ләкин торак куышында кыз юк иде инде. Кам бертынга катып калды. Аннары торагыннан тау куышына чыкты – кыз анда да юк иде. Кам тарлавыкка таба йөгерде, куыш аңа таныш иде, ләкин урта бер җирдә туктап калды. Нигә аңа бу кыз? Ни булды аңа?.. Кыз шулай сихерләдеме?.. Бит аның биредә яшәвен белсәләр, харап! Хәзер генә ул бабалары мең еллар буена саклаган серне ниндидер кызга ача язды! Ә бит алтын шәмаилне ул бары тик ир-ат балага гына ышанып тапшыра ала. Бу хакта ул атасына ант эчте! Ә ул картлык көнендә серне ниндидер ирдәүкә кызга ачып сала язды. Ярый әле Тәңре саклады, күрсәтмәде шәмаилне. Иллә тау куышын күрсәтте…

Кам, ни кылырга белмичә, торак куышына әйләнеп кайтты. Бу кыз абасын ияртеп килсә нишләр?

Кам түр яктагы киң түмәренә утырды да кисәү агачын янәшәсенә куеп уйга калды. Кыз чынлап та баһадир Бачман сеңлесе идеме, аның сурәтенә кергән урман иясе булса?.. Болгар халкы урман иясен, «Шүрәле» ди. Имеш, хайван да, җәнлек тә түгел, адәм баласына да охшамаган, әллә ни шунда: маңгаенда мөгезе бар, имеш, бармаклары озындыр, кешене күрсә кыйнамый-сукмый, янамый-куркытмый, «кети-кети уйныйк» дип, җанын ала һәм, «уйныйк» дисәң, кытыклап үтерә икән, диләр. Мәгәр кыз бер дә… Йа Хода, кыздагы гүзәллектән күз камашырлык, урман иясен күрсәң, котың алыныр, диләр. Могҗизага ия булып, шул кыз сурәтенә кергән булса гына инде, албасты булып чыкса?..

Сәер бер халәттә иде кам. Кинәт ул нидер сизенеп, башын күтәреп карады һәм ишек артында басып торучы «урман кызы» н күргәч, чак кына кычкырып җибәрмәде. Кыз елмая иде.

– Курыктыңмы, кам?

– Рәнҗетмә мине, «урман кызы», – диде кам һәм җиргәтезләнде. – Мин болай да бәхетсез кеше. Мине бирегә Болгар кам алып килде. Миңа ул вакытта биш яз гына иде әле. Үзенең атын белмим, ә миңа Болгар атын кушты. Ул мине бар яктан да үзенә охшатып тәрбияләргә тырышты, һәм теләгенә иреште бугай, мин бары тик ул кушкан чараларны гына кылдым. Күп вакытта без каладан калага йөрдек, тау куышына бик сирәк кайттык, иллә кайбер җәйләрдә, хәтта кышларда да биредә яши идек, биредә гомер кичерә идек. Шуннан көннәрдән бер көнне кешеләр килде, кирмәнне, Шайтан манарасын торгыза башладылар. Атам аны, каланы күтәрүче останы кисәтте, бу изге урын, кагылырга ярамый, диде. Әмма оста да, әмир дә аны тыңламадылар. Шуннан атам кала нигезенә кереп ятарга мәҗбүр булды. Шуннан бирле мин берүзем калдым, яшәү чарам атам юлын дәвам итү булды. Инде мин дә картайдым.

– Мин сине бу «ирек» тән коткара алам, кам. Әйдә Кашанга, биш вакыт намазга утырмасаң да, кеше янында кеше булып яшәрсең. Шәмаилең калсын шунда, ул берәүгә дә кирәкми.

Кам шикләнә һәм курка төшеп Зәйтүнәгә карады. Гаҗәп хәл, күзләре шулкадәр зәңгәр иде ки камның, якты күлне хәтерләтер иде. Әйе, зәп-зәңгәр төпсез күл һәм самими караш.

– Җәберлә мине, орыш, каһәрлә, «урман кызы»! Тик син хаклы түгел, мин бәхетле, мин ирекле, мин бай кешедер. Минем кулымда бабаларыбыздан калган…

Кам күтәрелеп кызга карады, Зәйтүнә һаман елмая иде. Юк, кимсетеп тә, мыскыл итеп тә түгел, ә хәленә керергә теләп, фаҗигасен аңлап елмая һәм иң мөһиме, аның бай булуына ышанмый иде. Ә бит ул бай, чынлап та бай.

– Мин китим, кам. Соң инде, кояш баер, – диде Зәйтүнә.

Кам дәшмәде, кызга күтәрелеп карамады. Ул борчулы, гасалы, кайгылы иде. Ул атасының васыятен бозды, тау куышына ир-ат заты түгел, хатын-кыз заты алып керде һәм серен ачып бирде. Шәмаилне күрмәсә дә шикләнде, эчке якта нидер барына инанды. Абасынмы, әмир азатларынмы ияртеп килер. Килер дә камны бар нәрсәдән дә мәхрүм итәр. Шәмаилне аның берәүгә дә күрсәтәсе килми, көч-куәте җитсә, ул аны үзеннән дә яшерер иде, тик күрми түзә алмый, аның бөтен куанычы, яшәү мәгънәсе шәмаилдер. Ул зифа, гүзәл, соклангыч матурдыр, әмма ул салкын, җансыз, бер кәлимә сүз әйтә белми. Кам аның белән кайтавазсыз сөйләшә, ул аңа барлык серләрен ача, ә гүзәл шәмаил дәшми дә дәшми. Атасы аңа, шәмаил ахирәттә генә кеше телендә сөйләшә башлаячак, диде. Сөйләшмәсә дә, дәшмәсә дә, кам аның белән үзен ялгыз тоймый. Еш кына ул аны җанлы зат итеп төшендә күрде, шашар дәрәҗәгә җитеп яратты, сөйде. Инде күптән ул аны төшендә күрми башлады, картаюы җиттеме? Шулайдыр, атасы: «Картая башлагач, шәмаилгә ышанычың җуя башларсың, ләкин анда да син аны ташлама, ул сиңа һәрчак ярдәм итәр, күңелең юатып торыр, үзенә дәшәр», – дигән иде.