Выбрать главу

Мәгәр картайгач та, буыннары каткач та, сирәк булса да ул шәмаилне төшендә күрде, ул аны яшь чагындагы кебек шашып сөйде, ә инде тирләп-пешеп уянып китүенә аяк очында җансыз шәмаилне күреп, үз-үзен кызганып куяр иде. Ләкин соңгы ике-өч ел эчендә шәмаилнең алтын сыны да төшенә керми башлады, ул аның өчен һәрчак салкын булды, һәрчак җавапсыз калды. Менә хәзер аның алдында «урман кызы» пәйда булды. Ул гүзәл, матур, сылу һәм зифадыр, тавышында чишмә челтерәүләре, сандугач моңнары, әмма камда куаныч түгел, кайгы…

Зәйтүнә тау куышыннан ничек чыгып китүен абайламый калды. Хәтерендә-исендә калдыру нияте белән куышка әйләнеп карады. Куыш карама ябалдашлары арасыннан бөтенләй күренми иде, куышка моңа кадәр берәүнең дә тап булмавы табигый хәлдер. Ләкин кемгә кирәк акылы зәгыйфьләнеп килгән кам һәм аның таш шәмаиле? Шәмаилне Зәйтүнә күрмәде, әмма бераз сизенә иде, шәмаил таш сындыр. Борын-борыннан бабалары әнә шундый таш сыннарга табынганнар, аңа хәтта ир балаларын корбан иткәннәр, мал-туар, балык-бака гына түгел…

Таныш аланына җитүгә, тубалын урынында күреп, Зәйтүнә хәтта үзалдына көлемсерәп куйды һәм тирә-ягына күз ташлады. Янәсе, өнендәме, төшендәме булды бу хәл – чынлап та кам янында булдымы ул?..

Булгандыр, барысы да чын кебек, әнә тукран тукылдый, саескан шыкырдый. Ашыга төшебрәк тубалына бераз җиләк җыйды да кайтыр юлына төште. Көн кичкә авышкан иде инде. Менә бу сукмактан бертын барасы да болынга чыгасы, ә болын аша чыгуга – Кашан каласы. Кайдадыр тояк тавышлары ишетелде. Зәйтүнә йөгерә үк башлады. Тизрәк болынга чыгасы итте. Шулчак, җир астыннан калыккандай, аның каршында бер азат пәйда булды. Агачлар арасыннан болын күренә иде инде.

– Кая болай ашыгасың, чибәркәй? – диде азат, кинаяләп. – Тубалыңда ни?

– Җиләк. Бик аз. Җиләк юк инде, соң, – диде Зәйтүнә һични булмаган кебек, иң мөһиме, мин синнән бер дә курыкмыйм дигәнен аңлатырга теләп булса кирәк, һәм ул шулай иде дә. Әмма азат үтә дә әрсез булып чыкты, Зәйтүнәгә якынрак килде дә, атыннан да төшмичә, тубалын тартып алды. Зәйтүнә җан-фәрманга болынга таба йөгерде.

– Тукта, тукта! – дип кычкырды аның артыннан азат.

Ул аны чаптырып куып җитте, аты белән каршы төште.

– Туктатма мине, ни хакың бар! Син карактанмы?!

– Карактан булсам, гүзәлкәй, ни кылыр идең?

– Мин Бачман баһадирның сеңлесемендер. Кагылма миңа!

– Әнә ничек икән, әнә нинди асыл кошка тап булды абзаң.

Азат әче итеп сызгырып җибәрде, шундук урманнан тагын ике җайдак килеп чыкты һәм чаптырып алар янына якынлашты. Җайдакның берсе килә-килүгә атыннан төште һәм Зәйтүнәгә баш иде.

– Саумысыз, Зәйтүнә туташ! Сез, зинһар, кичерә күрегез инде Артыкны. Исеме дә Артык, кылганы да күп чак артык булыр. Ул сезне танымый, күргәне булмагандыр, зинһар, дип әйтәм, кичерә күрегез. Артык, беләсеңме кем синең алдыңда? Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә, гүзәлләрнең гүзәле, җиде яктан килгән җиде башкоданы кире боручы чибәр.

– Качкын Җик Мәргән! Саумы! Искитмәле хәл, сине урманда очратырмын дип кем уйлаган. Баһадир булырсың дип йөри идем, мәргән, сине, ә син башыңны качкынлыкка, юлбасарлыкка салгансың. Казак булып йөрсәң бер хәл иде, качкын бит, качкын!

– Һәй, гүзәл кыз, узынма әле син алай! – диде Артык. – Җик, рөхсәт ит, алып китимче мин бу гүзәлне урлап? – Артык шулай диде дә, атыннан төшеп, Зәйтүнәгә таба атлады. Хикмәти хәл, Җик Мәргән күз ачып йомарга да өлгермәде, Зәйтүнә Артыкны төртеп екты да, аның атына атланып, калага таба чапты. Җик Мәргән башта ни көләргә, ни кыз артыннан куа барырга белми торды. Шаккатмалы хәл иде. Ул арада кызыкай шактый ераклашкан иде инде.

Мамак җәясенә ук элде.

– Уктан алыйммы, Җик Мәргән?

Җик Мәргән айнып киткәндәй булды, Мамакның, чынлап та, кызны укка алуы бар иде, ул тегенең ук-җәясен камчысы белән сугып төшерде.

– Акылдан шаштыңмы әллә, Мамак! Мин аны куып җитәм.

Җик Мәргән сикереп атына атланды һәм кызны куа китте, аның артыннан Артык:

– Атымны, атымны алып кайт! – дип кычкырып калды.

– Зәйтүнә, Зәйтүнә! Туктагыз, туктагыз, тукта!

Иллә соң иде инде, кала яклап унлап азатның аларга таба чаптырып килүен күргәч, Җик Мәргән кире борылырга мәҗбүр булды. Артык Мамакның атына икенче кеше атланган иде инде, ул аларга: «Урманга таба чабыгыз», – дип кычкырды да ук-җәясен алды. Азатлар куа килгән хәлдә, атышырга иде исәбе. Ләкин азатлар берара килделәр дә кире калага борылдылар.