Выбрать главу

Урман сукмагыннан бертын баргач, ниндидер аланга җитүгә, Җик Мәргән атыннан төште дә, йөгән тезгенен аягына киеп, сузылып үлән эченә ятты. Ат умырып утларга тотынды. Ул арада аның янына Артык белән Мамак килеп туктадылар. Артык аттан сикереп төште дә тыз-быз йөренергә кереште, ә Мамак исә кет-кет көлә башлады. Җик Мәргән торып утырды һәм Артыкның чәбәләнүенә елмаеп куйды.

– Кызык итте дә соң, Артык, әй?!

– Күрдеңме ничек ташланды миңа, урман мәчесемени!Ә син аны Мамакка уктан алырга бирмәдең, җәясен сугып төшердең!

– Оял бераз, Артык, хатын-кызны уктан ал, имеш. Мәргәннәр. Үз акылыңдамы син?! – диде Җик Мәргән, чын-чынлап ачулана башлап. – Син аны урларга иткән идең түгелме соң?!

Артык Җик Мәргән янына утырды. Тезләрен кочаклап, селкенә башлады һәм, Мамакка ияреп, хәзер инде үзе көлә-көлә тәгәрәде.

– Шәп итте бит, әй. Кем уйлаган аның шулай итәсен. Сизми дә калдым, төртеп кенә җибәрде дә атка очып менде диярсең…

– Путасындагы хәнҗәрне күрдеңме соң? Ул сине барыбер якын җибәрмәс иде, – диде Мамак. – Уктан да синең белән миннән остарак ала, диләр аны. Шулай булгач, атсыз калуыңа бер дә уфтанасы түгел. Ат табылыр ул, әнә шундый кызны кулга төшергән булсаң.

– Әйтерең бармы, Мамак! Әй сылу да соң үзе, күзләре ут диярсең. Горур, тәкәббер, һавалы. Җик Мәргәнгә ни диде?! Тикмәгә генә җиде-сигез башкоданы кире бормагандыр шул, үзенә тиңне тапмагандыр. Җик Мәргән, сиңа көлке, хәзер кайдан ат табам инде?

– Атыңны үзең урлаттың, үзең табарсың да, Артык, елга буендагы болынга төшәсең дә…

– Берүземме?

– Атыңны өчәүләп урлаттык дип әйтергә исәбең юктыр бит?.. Ат табылыр ул. Менә нәрсә, азатлар, урман миңа ошый. Әллә, мәйтәм, биредә калабызмы? Кыз да бер килмәсә, бер килер, ә, Артык?

– Атыңны китереп бирер дип әйтергә исәбең юктыр бит, Җик Мәргән?

– Ә нигә, китермәс дисеңме?

– Мин биредә калырга ризамындыр, – диде Мамак.

– Миңа да монда ошый, – диде Артык. – Атымны гына урлаттым. Һәм кемнән диген, оятыңнан җир тишегенә керерсең, билләһи! Кыз кешедән бит!

– Ат табылыр, Артык, башың исән булсын! Әмир Хаҗи болынында ат беткәнме… Ниндиен телисең, шундыен сайлап аласың.

– Тотсалар? Әмир көтүчеләре – зәһәр халык, беләм мин аларны.

– Ә син сатып ал, алтын биреп. Өч алтынга алар сиңа менә дигән ат сатып җибәрерләр.

– Әмир Хаҗиның атлары тамгалыдыр, Җик Мәргән. Миңа тамгалы ат кирәкми. Ат табармын, кайгырмагыз. Телим икән, бүген төнлә үк, тик берегез сунарга үз бахбаен гына биреп торсын.

– Яхшы, минем атны алырсың, – диде Мамак. – Тик кара аны, эләксәң, монда әйләнеп кайтмыйсың. Без – синең өчен, син безнең өчен үлгән саналыр…

– Баш өсте, азатлар! Атыңны гына бир, Мамак, бер урынына ике чабышкы кайтыр, әйтте диярсең. Ук савытым белән калканым кызганам, Кашанның иң оста тимерчесеннән ясаткан идем, – диде Артык, үртәлеп.

– Корал да табылыр, җайларбыз, башың исән кайтсын, – диде Җик Мәргән, әллә үртәп, әллә ихластан. – Инде кайда кунабыз?! Син китсәң дә, без калабыз бит әле. Көн күрәсе булыр. Куыш ясыйсы иде, һич югы, Мамак?!

– Ясыйбыз аны, Мәргән! Кояш баеп килә, башта чишмәгә барып су алып килим дә…

– Ә мин куышка агачлар кисә торам, – диде Җик Мәргән. – Артык, нигә аптырап калдың?! Бар, китә бир, иртәнгә монда бул!

– Булырмын, баһадир! Әйтте диярсең, булырмын.

– Алла теләсә, диген.

– Әйе, Алла теләмәсә – ямандыр. Алла теләсә! Карале, баһадир! – диде Артык кыяр-кыймас кына. – Әллә инде Бачман баһадир сеңлесенә гашыйк булдың? Нигә дип сорама, монда калырга теләгеңнән әйтүем…

– Әллә яучы булып барыр идеңме, Артык?

– Ә нигә, кирәк дип табасың икән, барырмын да. Чирканчык алдым. Һаман төртеп ега алмас.

– Юк белән хыялланма, Артык! Кемнәр без? Казаклар да түгел хәтта, качкыннар. Беләсеңме, әмир Хаҗи һәр качкын башына ни бирә?

– Йөз алтын!

– Күрдең, ни бәя безнең башлар!

– Синең баш биш мең алтын тора, баһадир!

– Минеке кыйммәтрәк икән үзе. Димәк, син әйткән хәл буш хыял гынадыр, дускай! Әмма ошады ул миңа, тәкәбберлеге өчен генә түгел, күрдем дә югалып калдым, карашы белән әсир иттеме?..

– Әһә, эшләр шулай икән, баһадир, кыз монда булыр! Бүген— ат, иртәгә – кыз. Артык артыгын сөйләмәс, әйтте диярсең.

– Моның өчен әмир синең башың кистерер, Артык!

– Артыкның башын кисү өчен иң әүвәл аны тотарга кирәк, Җик Мәргән. Әйе. Ярый, мин китим, Аллага тапшырыйм, куышны үзегез дә ясап бетерерсез, шәт.

Ул арада Мамак тире капчык белән су китерде.