– Юлың уң булсын дисәң, су эчеп кит, Артык, – диде ул, көлемсерәп.
– Юк инде, Мамак, суын кайткач эчәрмен. Ризык булырга язган булса, суың беркая да китмәс.
– Хуш, алайсаң! Игелек сиңа, Артык, игелек! – диде Мамак. – Баһадир, куышны әнә теге карама астынарак куярбыз. Ышыграк та булыр, кеше күзенә дә бик ташланмас. Кһм. Карале, баһадир, әмир Хаҗи атасыннан аерылып чыгарга йөри, диләр. Хакмы икән шул?
– Сиңа барыбер түгелмени, Мамак?
– Барыбер түгелмени дип, ни ич инде, бердәмлеккә ни җитә. Хәер, хан-кенәзләргә ышанма – Иделгә таянма. Коры җиргә ни җитә. Куышны әйтәм, коры җиргә куйдык, әйбәт булды.
– Урман эчендә коры җир буламы, Мамак?! Әйбәт торак табарга кирәк безгә. Кыш чыгарлык булсын.
– Их, баһадир, баһадир, монда кыш чыгарга язмасын. Иллә синең белән килешергә дә була, урман миңа ошый. Җайлы урын табып булса, нигә, кыш та чыгар идек. Мин менә тарлавык буенча барып карадым. Хикмәтле урыннар бар анда, монда өч кешене генә түгел, мең азатны яшереп була.
– Торып карыйк, күз күрер, – диде Җик Мәргән, куыш өстенә ботаклар ташлый-ташлый.
Куыш ясалып беткәндә, күктә йолдызлар кабынган иде инде. Тиздән ай калкыр, айда ул Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне күрер. Күңел күгендә янә Зәйтүнә пәйда булуга, үзе дә аптырый калды Җик Мәргән һәм, ни уйлаганымны белмәдеме дигән шикелле, Мамакка карап алды. Ләкин Мамакның анда кайгысы юк иде, ул учак алып маташа иде.
Зәйтүнәне монда кам гүя бау белән тартып китерде. Ул ашыкты, аның тизрәк камны күрәсе, хәлен беләсе килде. Атын ул тау куышы каршындагы карамага бәйләде. Менә ул серле тау куышы. Зәйтүнә, агач ябалдашларын ыра-ера, тау куышына җитте, үрелеп кисәү агачын алды, чакма сугып ут кабызды, һәм сак кына алга таба атлады. Бүген аңа тау куышы шомлырак булып күренде. Түбәдә чәбәләнгән агач тамырлары салынып тора, ут алуга, мәче башлы ябалак шабыр-шобыр кузгалып алды, ярканатлар чинашып очына башлады. Зәйтүнәнең дөп-дөп йөрәге тибә, чигә тамыры колак төбендә чаң суга. Күңеле белән ул камга дәште, әмма кычкырырга кыймады. Берара баргач, туктап тыңлап торды. Ахыр сак кына алга таба атлады. Дөрес килә – менә ул чыпта ишек, чыптаны күтәрәсе дә ул кам куышында булачак. Әмма чыптага килеп тотынуы булды, аны янә курку биләп алды. Әллә кая китте тәүге батырлыгы. Шөбһәле күңеле ни куркынса да, кисәү агачын күтәрә төшеп, кам куышына атлады.
Күзенә беренче ташланган нәрсә – түр яктагы ятагында кам юк иде. Зәйтүнә тамак кырды. Һәм шунда ук шул ук ятакта ятучы камны күрде. Куркырга өлгермәде, өлгерми калды, кам дәште.
– «Урман кызы», синме?
– Мин, – дия алды әле дә булса исенә килә алмый торган Зәйтүнә.
– Түрдән үз, түмәргә утыр. Мин сырхаулап киттем әле…
– Син авырыйсыңмыни кам?
– Мин үләм, Тәңре мине үз янына дәшә. Ул минем янга килгән иде инде, әйләнеп килергә булды. Мин аны көтә идем, син килдең…
– Син үлмисең, кам! Мин сине дәвалармын, Аллаһы Тәгалә сине Газраил кулыннан алып калыр.
– Минем үз аллам, синең үз аллаң, «урман кызы». Без килештек инде…
Зәйтүнә түр якка күз төшереп алды, анда тып-тып тамчы тама иде. Зәйтүнә кисәү агачын баш очынарак күтәрә төшеп, түр якка таба узды, чыптаны күтәрде һәм бала кадәр алтын төсендәге шәмаилне күрде дә чак кына кычкырып җибәрмәде. Калтыранып торган ут яктысында шәмаил ялт-йолт килә иде. Зәйтүнә сын янына килде, курка-курка гына битенә кагылды. Сын салкын иде. Шулмы камның Алласы, шуңамы гомере буена табынып яшәгән бу мескен адәм?..
Зәйтүнә тирә-якка күз төшерде. Диварлары акшарланган куыш, шәмаилнең сул кулы ягыннан тамчы тама, су ниндидер таш савытка җыела, аннан аяк астына агып төшә иде.
Кам ягында ыңгырашкан тавыш ишетелде, Зәйтүнә дерт итеп куйды, ашыгып аның ягына чыкты. Кам урынында юк иде. Зәйтүнә кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды.
Мөгаллиме кәтиб Хафиз Зәйтүнәгә еш кына Әбүгалисина китапларын укырга бирер иде. Бөек галим берәүгә дә Аллага сукыр төстә ышанырга кушмаган. Сукыр төстә Аллага ышанучыларны үгетләргә түгел, дәваларга кирәк, дигән. Кам үз диненең корбаныдыр, аны дәваларга кирәк. Тик кайда ул, кайда булды?..
Мөгаллиме кәтиб Хафиз аңа еш кына: «Зәйтүнә, кеше күңелендә һәрчак өч сыйфат ятар. Кайларда гына йөрсәң дә, нинди хәлләргә генә тап булсаң да, иң әүвәл шул сыйфатларны онытмасаң иде. Аларның берсе – гүзәл яшьлектер, икенчесе – гүзәллекнең үзедер, өченчесе – ахмаклыктыр. Яшьлек бик тиз үтүчән, гүзәллекнең гомере кыска булыр, ахмаклык исә сине гомерең буена эзәрлекләр, үз гомереңә сиңа ияреп йөрер».
Әйе, ахмаклык кылу өчен акыл кирәкми. Бу адәм кайчандыр алтын сынга тап булып, Болгар атлы кам аша ошбу дөньяга килеп керә һәм шәмаилнең корбанына әверелә. Хикмәт, кайда булды соң үзе?