Тау куышыннан чыкканда, эңгер иңеп, караңгы төшеп килә иде инде. Тарлавыкка аяк басуга, аты кешнәп куйды. Зәйтүнә ат янына килде дә муеныннан кочаклап тынып калды. Телен аңласа, мөгаен, аты да зарланыр иде аңа. Нигә озак булдың, ни күрдең тау куышында? Ә мине берүземне калдырдың…
Зәйтүнә атының башыннан сөйде, маңгаеннан сыйпады. Кашка иде аты. Исемен белми, качкын азатлар кулыннан төшергән ат. Бу хакта ат караучысы ишеткәч, ни көләргә, ни үртәргә белми торды Зәйтүнәне.
– Мөмкин хәлме? Алар сине җир астыннан да табарлар. Качкыннарның иң куркынычы – Җик Мәргән! Аңа тарысаң?! – дип әрләде кызны.
Әмма ни сәбәпледер Зәйтүнә аңа елмаеп гына карап торды. Ни өчен курыкмый һәм курыкмады ул Җик Мәргәннән?.. Әйе, ул аны белеп-күреп үсте, еш кына очрашырлар, сөйләшмәсәләр дә, күзгә-күз карашып китәрләр иде. Җик атлы егет иң оста мәргәннәрдән иде, ул чакта Зәйтүнә дә уктан алырга өйрәнеп йөри – кызыгып, бераз гына көнләшеп карый иде ул аңа. Ә беркөнне бөтенләй башка нәрсә булып алды качкын Җик Мәргәнне күргәч… Гашыйк булды дисә, дөрес үк булып бетмәс шикелле, ләкин гашыйк булуы хак иде. Ул аны күрү белән таныды һәм күрү белән үз-үзенә: «Ул!» – диде. Менә кемне көткән икән бит ул! Ә ул качкын булып чыкты. Элек ул мәргән иде, хәзер качкын. Элек аңа Зәйтүнә кызыгып, көнләшеп карар иде, хәзер ул аңа… Җитмәсә, кичә төшендә күрде һәм шундый ачык итеп күрде ки, уянып киткәч, исенә килә алмый ятты. Җик Мәргән аны кулына күтәреп алган иде. Һәм егет аны кайнарланып үпте, нәкъ менә өнендәге кебек. Хатын-кыз буларак аның беркайчан да әле мондый кайнар вә җылы үбүне тойганы юк иде. Шушы үбүдән кисәк уянып киткәч тә, аңына килә алмый ятты. Янәсе, төшендәме, өнендәме булды?.. Әмма төшендә булган иде егетнең үбүе. Бу хәлгә ул бик тиз инанды, юрган чите иягенә тиюгә үк…
Зәйтүнә әйләнә-тирәдәге табигатькә игътибар итте, сагышлы элегиягә чумган иде тарлавыктагы урман. Тарлавыкка инде караңгы төшеп килә, ә агач башларында әле кояш нуры.
Зәйтүнә атына атланды да, тезгенен алып, әкрен генә тарлавык буйлап китте. Юл таныш иде аңа, тарлавык буйлап бертын барасы да өч-дүрт таныш аланны үтәсе, аннары куе имәннәр арасыннан барасы, төз наратларны узасы да болынга килеп чыгасы, болынны чаптырып узасы да Кашан күренер.
Зәйтүнә атын куалый төште. Юк, аңа кам да, качкын Җик Мәргән дә кирәкми, ул ошбу урманга яңадан килмәс, күңелен Җик Мәргән тартып торса да. Әйе, ул хан мәргәне исемен йөртә, әмма Җик качкын, Тубыкбай абасы аның башына мең алтын вәгъдә иткән.
Урманнан чыккач, киң болынга килеп җитте, ай яктысы болында бигрәк якты иде. Кинәт аның танавына учак исе килеп бәрелде. Якында гына учак ягалар. Кемнәр? Качкыннар!
Зәйтүнә төтен исе килгән якка каерылып карады. Төтен таныш алан ягыннан килә иде. Шулай ук качкыннар аның аланына урнашканнар микәнни? Юк, бу мәлдә аны ниндидер качкыннар кызыксындырмады, нәкъ менә Җик Мәргән ишләре, Җик Мәргән үзе. Җиденчеме, сигезенчеме яучы килгәч, Зәйтүнәнең риза булуына тәмам өметен өзгән бикә аңа: «Сөясең икән, бернәрсәгә карама һәм берни белән дә хисаплашмыйча сөй. Инде яратмыйсың икән – йөрәгең ирексезләмә, соңыннан үкенепләр бетә алмассың», – диде. Ни өчендер гашыйк булган кешене диванага тиңлиләр. Әллә соң ул да… диванага калдымы?.. Ни өчен айлы төндә, исәрләнеп, качкыннар янына бара?.. Җитмәсә, үз атларына атланып…
Шулай дип уйласа да, атын кире бормады, ат та, учак исен сизгәндәй, нәкъ шунда бара иде. Ишләрен тойдымы?.. Күр инде, качкыннар янына бара… Әллә соң мәхәббәт дигәнең шулай киләме кешегә? Күңеле теләми, ә йөрәге аның янына әйди. Ярый учак ягучылар Җик Мәргән ишләре булсалар, башка берәүләр булса?..
Тик туктатмады атын, шикләнсә дә, шөбһәләнсә дә, төтен исе килгән якка баруын белде.
Аңа берәү дә беркайчан да ихлас күңелдән гашыйк булмады бугай, кызыктылар гына: батырлыгына, уктан оста алуына, ирләр кебек тәвәккәл булуына, һичкемнән курыкмыйча карурманнарда берүзе йөрүенә. Чынлап та, аңа гел менә бай угланнары яучы җибәрде. Зәйтүнә кияү егетен күрер иде дә ирен чите белән елмаер иде. Моннан аны белгәннәргә шул аңлашылыр иде: бу да тиң түгел, моны да тиң итмәде ирдәүкә кыз. Аңа күптән инде «Ирдәүкә» кушаматы такканнар иде, хак анысы, күз алдында әйтергә берәү дә кыймады, ә менә артында әйткәлиләр иде, ишеттерделәр. Зәйтүнә моңа гарьләнмәде, горурланыр урыны булмаса да, үпкәләмәде, сөйлиләр, әйдә сөйләсеннәр. Аның каравы бикә гарьләнер иде аның өчен. Берәрсенең авызыннан ирдәүкә сүзен ишетсә, пыр туздырып ачуланып ташлар иде. Имеш, кыз баланы шулай дип рәнҗетәләрме?!
Ирдәүкәсен ирдәүкә, ә бит ул хатын-кыз, җитмәсә, бер тапкыр да, берәүдән дә сөелмәгән, кем тарафыннан да кочылмаган кыз бала. Егермеме, егерме икеме (Зәйтүнәнең яшен саныйсы килми иде) яше тулса да, ул саф кыз бала һәм сазаган да түгел, асыл егетләр күрсә, йөрәге җилкенә һәм туры карый, янәсе, ихластан яратып карыймы аңа, кызыгып кына түгелме?.. Чөнки аңа күбесе кызыгып карый иде. Ә менә Җик Мәргән карашында бөтенләй башканы күрде ул – егет аңа сынап карады, сынарга хакы бар иде, яратып карады, моны Зәйтүнә җаны-тәне белән сизде. Һәм шундук тынычлыгын югалтты, нидер кыласы, ни беләндер шаккатырасы килде. Кылганы җүләрлек булгандыр, ишен төртеп егып, атын алып качу, иллә башкача эшли алмады – ул аны мыскыл итте, андыйларны кичерә белми иде Зәйтүнә һәм кичермәс тә.