Кызның хыялы кичке шәфәкъ белән бергә эреп юкка чыкты, бары тик чынбарлык иңеп калды. Аның күңел түрендә тыялмас ашкыну – аны күрү, күзләренә карау, төшендә генә түгел, өнендә дә кайнар иреннәрен тою хисе кабынды. Аңа арзанлы, ясалма мәхәббәт кирәкми. Булса, чын вә саф булсын, булмаса— юк!
Шулай дип тәвәккәлләсә дә, учак янына җитәрәк ир-ат тавышын ишетүгә, Зәйтүнә атын кире борды. Шунда берәү шаркылдап көлеп җибәрде. Ул шундаен каты итеп көлде ки, Зәйтүнә атын камчылап чабуын сизми дә калды. Качакның иманы да, аты да юк, сөйгәне дә булырга тиеш түгел. Качак хыялын тормышка ашыра алмаган бәхетсез адәмдер. Андыйларга гашыйк булырга түгел, тотып зинданга ябарга кирәк.
Калага кайтып, ат караучыга атын калдырып, болдырга күтәрелүе булды, аңа хат бирделәр. Зәйтүнә асрау кызга кызыксынып карап алды.
– Кемнән? – дип сорады ул, төргәкне кулга алуга.
– Хан кызы Назлыгөлдән, ахирәтеңнән, үзеңә генә бирергә кушты, – диде асрау, пышылдап.
Зәйтүнә хатны алды да, рәхмәт әйтеп, үз ягына узды, хәрби киемен салды, шуннан соң шәм кабызды, әйбәтләп сәкегә кырын төште һәм хатны сүтте.
«Ахирәтем Зәйтүнә! Коткар мине. Атам кияүгә бирергә җыена, ә минем, беләсең, сөйгәнем бар – оста Дәүран. Ул бүген Казан каласын сала, абам аңа ирек биргән, өйләнергә хакы бар. Иллә атам мине Казанга җибәрә буламы?! Бар өметем синдә. Син мине урлап алып кит. Мин Дәүран белән булырга телим. Аны югалту миңа үлем белән бердер. Коткар мине, ахирәтем! Дәүраным белән кавышмасам, минем гәүдәмне Иделдән табып алырлар. Алла хакы өчен, ахирәтем Зәйтүнәм! Мин җомга көн саен иртәнге якта Хан күле буена төшәрмен. Минем коена торган җиремне беләсең. Янымда сак булуы бар, атама шик төшермәскә тырышсам да, ышанып җитми.
Ахирәтең Назлыгөл».
Зәйтүнә башта авыз эченнән генә эһелдәргә тотынды. Әле күптән түгел генә ул Назлыгөлгә көнләшеп карый иде. Хан кызы. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар, ә ул аннан да бәхетсезрәк икән бит! Инде нишләргә?!
Сәлим хан, әлбәттә, кызын күз карасы кебек саклыйдыр. Назлыгөл күл буена берүзе генә төшмидер, җария кызлар яисә азат егетләр белән. Иллә ни генә булмасын, ул аны урлар…
Ат эзләргә киткән Артык, ике ат ияртеп, таң атканда гына кайтып җитте. Җик Мәргән атларны чыгып карады. Канәгать калып, елмаеп торган Артыкка рәхмәт әйтте һәм куышка кереп утыргач кына:
– Ияр тапмадыңмыни? – дип сорады.
– Күр әле моны, ат та булсын, ияр дә. Кыз да булсын, буаз да, – дип сукрана башлады Артык. – Ничек исән-имин кайтып җиттең диң. Ашарга бармы берәр нәрсә? Ач мин, бүредәй ач…
– Әнә артыңда казылык, аша, корт бар, – диде Җик Мәргән.
– Биредә яшәп булмас, баһадир, аулаграк урын табасы иде. Мин якын-тирәне әйләнеп килдем. Чакрым ярымнан болын башлана, – диде моңа кадәр дәшми утырган Мамак.
– Табарбыз! – диде Җик Мәргән. – Эзләгән таба.
Табарбыз дисә дә, Җик Мәргән кая торасыларын хәл итмәгән иде әле. Кая китә алалар соң алар? Кашан урманнары кебек аулак җир беркайда да юктыр. Монда хәтта хан азатлары да керергә куркалар. Аннары аның Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне күрәсе бар. Юк, Артыкның атын алып киткән өчен генә түгел. Кызны күргәч, аңарда ниндидер үзе дә аңлап бетермәгән күчеш булды. Күңелдә моңа кадәр һичкайчан булмаган тәртипсезлек. Кыз аның рухын-җанын әсир итте, кул-аягын богаулады. Артык белән Мамакка бу хакта сөйләү урынсыз булыр иде: аңламаслар, ул гынамы, мыскыл итәргә керешерләр.
Янә Зәйтүнә күз алдына килде. Ул аны еш кына күрер иде, бигрәк тә сарай мәктәбендә укыганда. Зәйтүнә һәрчак хан кызы Назлыгөл белән йөрергә чыгар, алар янына килерләр, уктан алган мәргәннәргә карап торырлар иде. Хан кызының өстендә ука кәйтән бала итәкле күлмәк булыр, ә Зәйтүнәнең өстендә гап-гади ситсы бүз күлмәк, иллә сынына килешле торыр, бала итәкләре төрле төстән булыр, гәрәбә төймәләре күзне үзенә тартып торыр иде. Әнә кайчан ук ул аңа гашыйк булган икән бит! Әле гелән уфтана гына. Ул чакта сүз әйтергә дә кыймас иде, хәзер исә тизрәк күрәсе, нидер әйтәсе килә. Мәгәр кайда ул кыз? Калага барып булмый, юк, куркудан түгел, кеше күзенә күренәсе килми. Ыгы-зыгы, шау-шу чыгар, урманга хан азатлары ябырылыр. Нигә әлегә кадәр бер дә исенә төшмәде бу кыз? Күргәне булмагангамы? Шулайдыр. Хәзер менә күрде дә тәмам йокыдан калды. Инде нишләргә?