– Нигә бер дә кәефең юк, баһадир? – диде Артык.
«Моңа сиздерергә ярамый, әллә ниләр әйтеп мыскыл итәр, «бәлеш козгыны» дип күзне дә ачтырмас. Аңласа, аны Мамак аңлар. Тыныч, сабыр, акыллы, Артык кебек дала гыйбады түгел», – дип уйлады Җик Мәргән, тәмам чарасыз калып.
Җик Мәргән тез башын угаларга кереште.
– Аңлашыла, – диде Артык. – Баһадир кемнедер көтә, кулы кычыта башлады.
– Хан азатларын көтсә – яман, – диде Мамак. – Мин беләм баһадирның кемне көткәнен.
Җик Мәргән, урлаганда тотылгандай, як-ягына каранды, торып, куыштан чыкты. Аңа Мамак иярде.
– Мәргән, болай яшәп булмый. Без сине баһадир итик. Әйе, син баһадир!..
– Баһадирның гаскәре була, Мамак! Көлке!
– Баһадир, ни булды сиңа? Күрәм бит, ни әйтсәң дә, күңелең чарпалырга тора, күзеңдә сагыш, изге әйберең җуйгандай кыланасың. Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәне оныта алмыйсыңмы?
Җик Мәргән, шикләнә төшеп, әмма күңелен аңлавына сөенеп, азатка карады.
– Мин аңа гашыйк, Мамак!
– Кыз язмышына тамга сугу өчен сиңа бик күп кайгы-хәсрәт кичерергә туры килмәгәе, баһадир! Иллә гашыйк булуың хак булса, Хода кавыштырыр, очраштырыр сезне. Йә син аның янына барырсың, йә ул синең яныңа килер. Безгә бер-бер чара кылмак кирәк, баһадир! Мин ышанам, синең гаскәрең дә булыр, дәрәҗәң дә. Безгә әмир Хаҗига түгел, Бачман баһадирга барып егылырга кирәк, Җик Мәргән!
– Бачман баһадир минем укытучым иде, миңа оят аңа барып керергә.
– Барыйк! Гаскәрне мин аңардан үзем сорармын, сиңа дип.
– Куй, Мамак! Нинди баһадир инде мин. Абам белән бәхәскә кермәгән булсам, бер хәл иде әле. Ханга барып яллана ала идем. Ә хан мине кабул итмәде. Юк инде, барысы да сибелде, таралды, челпәрәмә килде. Артык, чык әле монда, бире кил, дим! – диде Җик Мәргән. – Кил әле, кил! Тыңла әле, Артык! Хәзер генә мине Мамак ихластан баһадир итте. Син кинаяләп әйттең, ә аның мине чын-чынлап баһадир итәргә исәбе. Беләсеңме кемгә баш иеп барырга куша?.. Бачман баһадирга.
– Ә нигә исең китте, Җик? Син минем өчен күптән баһадир. Мин сиңа күптән «баһадир» дип дәшәм түгелме инде?
– Җитеп торыр, шаяртма. Минем бер дә шаярасым килми. Мамак хаклы, без монда кыш чыга алмабыз, безне табарлар, аннан соң ниләр буласын әйтеп тормыйм, үзең беләсең, хан нишләтә бездәйләрне.
– Гафу ит, баһадир, мин бер дә уйнап әйтмәдем. Гомумән уйнарга дип килмәдем мин сиңа иш булып. Уен, имеш. Безне тотсалар, беләмсең нишләтәчәкләр? Ат койрыгына тагачаклар, менә нишләтәчәкләр безне тотсалар! Уен түгел, баһадир! Кара уем белән мин болай уйлыйм: безгә качып йөрергә кирәкмәстер. Халык белән бергә булырга кирәк, халык арасында булу хәерлерәктер. Мин сиңа менә нәрсә киңәш итәм, баһадир! Тап безгә Бачман баһадир сеңлесен, аның аша баһадирга чыгарбыз. Бачманны җилле егет диләр, иншалла, хәлебезгә керер, керми калмас. Сине әйтәм, меңбаш итмәсә, йөзбаш итәр. Ә без һәрчак синең янда булырбыз.
– Ул хаклы, Җик Мәргән, хаклы! Мин дә шулай дим ич!
– Ярый, Мамак, сезнеңчә булсын, баһадир икән баһадир. Инде баһадир иткәнсез икән, әүвәл эш-бурычларны бүлешик. Син, Мамак, бавырчы булырсың, аш-суга кулың килеп тора. Син, Артык, ризык табучы, ә мин – суга баручы. Мамак, бар, чыгар күн капчыгыңны, суга киттем. Чишмә ерак түгел, тарлавык башында гына… Ерагракмы?
– Ерак түгел, баһадир! Чакрым тирәседер. Тарлавык буйлап барасы, барасы да, чишмә сул кулда булыр, – диде Мамак һәм Җик Мәргәнгә күн капчык китереп бирде.
Җик Мәргән агачлар арасына кереп күмелде. Ишләренең аны баһадир итүләре көлке иде, әлбәттә. Иллә хәтта шул нәрсә дә аның кәефен хушландырып җибәргән иде. Менә ул тарлавык, бормаланып-сырмаланып югарыга күтәрелә, монда аю-бүреләр генә яшәсәләр яшиләрдер. Тарлавыкның киңәеп киткән җирләре дә бар. Хикмәтле бер гадәте бар иде Җик Мәргәннең: серле вә куркыныч урынга тап булдымы, ул аны тәмам тикшермичә, нигә булса да инанмыйча туктый алмый. Хәзер дә, тарлавык һаман югарыга сузылгач, чишмә янында туктамады, югарыга таба күтәрелә бирде. Ниһаять, ул зур булмаган мәйданчыкка килеп чыкты. Тарлавык ниндидер кирмәнгә килеп төртелгән шикелле хис кала. Бу нинди хәл? Әллә соң, чынлап та, тарлавык кирмәнгә килеп терәләме? Бу хәл чын булса, тарлавык кирмәнгә якын торса, шәп түгел, монда яшәп булмастыр. Бер күрмәсәләр, бер күрерләр, җәй игътибар итмәсәләр, кыш табарлар. Кыш көннәрендә тарлавыкны кар басар, кереп булмый башлар – эзләр салыныр… Димәк, монда калырга теләү бары тик буш хыял гынадыр. Әйе, Җаек буйларына – далага китү хәерлерәк булыр, әмир Илһам угланы Булат канаты астына, аны анда җилле генә кирмән салып ята, диделәр. Ләкин анда күршедә диярлек Тубыкбай абасы, энеләре тынгы бирмәсләр, ишетү белән яу килмәсәләр дә, Булат илханга шарт куярлар.