Выбрать главу

Булат илханда баһадир булып Битекбай хезмәт итә. Бергә укыдылар. Хак анысы, Җик Мәргәнгә Битекбай белән иш яшәргә туры килмәде, иллә онытмагандыр әле, сабакташлар иде.

Җик Мәргән тирә-юньгә күз йөртеп чыкты. Кояш күтәрелеп килә, тып-тын, бераз дымсурак һава, шылт иткән тавыш юктыр. Рәхәт тә соң шундый мәлләрдә. Тикмәгә генә көн тууны борынгы бабалары тезләнеп, дога укый-укый каршы алмаганнар икән. Ихахайлап кычкырып җибәрәсе килә. Ябалдашларын киң җәеп карт карамалар утыра, тарлавык килеп төртелгән кыяларда ниндидер могҗиза белән мәңге яшел наратлар үсә. Каян аш та, каян дым ала икән бу мәһабәт наратлар? Кыя өстеннән челтер-челтер итеп су ага. Димәк, кайдадыр өстә чишмә чыга. Матур җир, шомлы җир, куркыныч җир. Карурман Җик Мәргәнне һәрчак бераз куркыта иде. Далага ни җитә! Атка атланып алуың була, син гүя очар кош! Их, бер җырлап җибәрсәң икән ул! Ярамас. Шайтан кирмәне кыя-тау өстендә генә булып чыкса, яман килеп чыгуы бар. Чү, нинди төтен исе?!

Җик Мәргән, табыш эзләгән эт кебек, төтен килгән якны исни-исни эзләде. Кайдандыр өстән килә иде төтен исе. Әллә соң, чынлап та, кирмән якында гынамы?

Җик Мәргән ашыга-кабалана өскә үрмәләде, текә җирләрне урап-урап чыкты. Ниһаять, ул шактый күтәрелде, түбән таба карады һәм кисәк башы әйләнеп киткәндәй булды. Төтен исе кисәк юкка чыкты.

«Йөрмә тилереп, төш, ишләрең анда су көтә!» – диде ул үз-үзенә һәм сак кына түбән төшә башлады. Сәере шул булды, өскә бик тиз үрмәләсә дә, түбән төшүләре яман булды, бер-ике тапкыр чак кына аяклары ычкынып, мәтәлеп китмәде. Ниһаять, төшеп җитте, буыннарында җиңелчә калтырану тоеп, беравык типкән йөрәген тыңлап торды. Төтен исе дә юкка чыккан, тарлавык та киңәеп киткән кебек иде. Җик Мәргән чишмәгә таба кузгалды, килеп җиткәч, кушучына көмеш кебек саф су алып, рәхәтләнеп эчте. Чишмә суы тешне камаштырырлык салкын һәм, иң гаҗәбе, бераз татлырак кебек иде. Җикнең эчкән саен эчәсе килде.

– Һәй, кем анда минем чишмәдән су эчә?

Җик Мәргән ялт итеп тавыш килгән якка карады, чарасыз кулын билендәге хәнҗәренә салды. Кем дәште, кайдан? Нинди тавыш? Җитмәсә, хатын-кыз тавышына тартым. Тып-тын, һичкем күренми. Әллә саташа инде? Су эчә-эчә исердеме? Үзалдына көлемсерәп куйды һәм капчыгына су тутырды.

– Җик Мәргән! – дигән тавыш ишетте ул кабат.

Шик юк, аңа хатын-кыз дәшә иде. Күрмәсә дә, Җик аңа:

– Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә, мин сине таныдым, тавышыңнан таныдым. Мин монда, монда! Минем сиңа әйтер сүзем бар! – диде.

– Качакның Бачман баһадир сеңлесенә әйтер сүзе бар, ха-ха!

Кыз көлеп җибәрде һәм шундук Җик Мәргән баш очында кыл арканның чажлап очуын ишетте. Аркан егетнең муенына килеп төште, мәргән арканнан арынырга итте, әмма өлгерә алмады, аркан муенны кысты.

– Җик Мәргән, мин сиңа чәбәләнмәскә киңәш итәр идем, – диде кыз.

Ә үзе һаман күренми дә күренми?

Җик Мәргән ике кулын күтәрде, шунда гына аркан бераз бушап китте, һәм агач башыннан Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә сикереп төште. Кызның өстендә хәрби кием, каешында хәнҗәр, иңендә җәя, кулында нечкә кыл арканның бер очы. Күзләре күрде Җик Мәргәннең бу сурәтне, күңеле ышанып җитмәде – аның каршында бу көннәрдә уй-хисен сарыф иткән Зәйтүнә тора иде. Тукта, Зәйтүнәме, «урман кызы» түгелме? Албасты булса, аны шулай теләсә кем сурәтенә керә ала, диләр бит. Кыз елмая, әмма ачулы елмая иде. Җик Мәргән авызын ачып сүз әйтергә кыймый торды. Иң әүвәл ул моның, ошбу булган хәлнең чынлыгына ышанмый иде, аның каршында чынлап та Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнәме? Ул булган хәлдә нигә аны әсир итте, теге вакытта Артыкның атын урлап алып качты, хәзер Җикне, иш башларын әсир итмәкче. Ничек итмәкче? Итте? Кыл арканны чак кына тарттымы, шундук буылачак. Күңелендә йөрткән кыз кулында әсир? Ничек итеп элмәккә оста алды! Хәйран! Чынлап та ирдәүкә икән ич! Инде ничек котылырга, аягына төшеп баш орыргамы?.. Горур төстә ычкынып караргамы?..

Җик Мәргән, керфек какмыйча, бертын кызга карап торды. Туран хатын-кызлары борын-борын заманнан бирле ирләре белән бер сафта дошманга каршы сугышканнар. Шуңа күрә туран-төрки халкы аларны зат буларак та аермый. Димәк, хатын-кызны туран ир-атлары үзләре белән тиң күргәннәр. Гасырлар, дәверләр тирәнлегеннән, кешелек дөньясының яшәү өне булып, бар халыкларда да хатын-кыз белән ир-ат арасында ачы сугыш бара. Кем өстен, кем кемгә буйсынырга тиеш: ир-атмы хатын-кызга, хатын-кызмы ир-атка?! Туран-төрки халкы моны бик борынгыдан ук үзенчә хәл иткән – ир-атлар белән хатын-кызның затларын бер ясаган! Заманына карата бу чара ярагандыр, әмма еллар үтә-үтә, бигрәк тә илгә ислам дине килгәч, тигезлек чарасы үзгәрә, хатын-кыз ир-атка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма ерак әбиләрен хәтерләтеп, ир-атка буйсынмаган, баш бирмәгән хатын-кызлар да очраштыргалый әле туран-төрки дөньясында. Менә аларның берсе – баһадир сеңлесе Зәйтүнә. Ул горур, тәкәббер, гүзәл, һавалы!