Выбрать главу

– Кичер мине кичерә алсаң, Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Кичер безне булдыра алсаң?! Иң әүвәл мин кичерүеңне сорыйм!

– Җик Мәргән, төчеләнмәсәң иде. Килешми! Мин бит синең кем икәнеңне бик яхшы беләм, син дә минем кем икәнемне беләсең. Шулай булгач, әүвәл мине тыңласаң иде. Кисәтеп куясым килә: бу тарлавык, бу урман минеке. Монда калмассыз дип ышанам. Мәгәр әүвәл минем бер йомышымны йомышлап китәрсез…

– Зәйтүнәкәй, әүвәл арканыңны муенымнан салырга рөхсәт ит, син хаклы, баһадир кыз!

Зәйтүнә көлемсерәп куйды, арканны бушатты, аннары арканны тиз генә үзенә савып китерде дә путасына элеп куйды. Ул моны шундаен оста итеп башкарды ки, Җик Мәргән шаккатып карап торды. Нигәдер аның, кыз аягына төшеп, моңа кадәр беркемгә дә әйтмәгән сүзләр тезәсе килде. Иллә әйтә алмады.

– Су гына алыйм инде, Зәйтүнә туташ?

– Башта мине тыңласаң иде, Җик Мәргән!

– Хуш, Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә! Мин сине тыңлыйм.

– Әйтер иең, Җик Мәргән, сезнең кыз урлаганыгыз булдымы?

– Кыз урлаган? Кичерә күр, Зәйтүнә туташ, туры килгәне булмады. Менә, әйтик, ни…

– Кирәк булса, мин үзем табармын сине, Җик Мәргән! Мин урлата торган кызлардан түгел. Әйе, әйе, син шулай дип әйтергә теләгән идең ич!

– Тагын бер кичерүең сорыйм, Зәйтүнә туташ! Ихлас менә…

– Ишләрең куышта корсак симертеп яталармы? Сине суга җибәргәннәр. Кайсыгыз баш соң сезнең?

– Мин дисәм ышанмассың инде.

– Нигә, ышанам. Син булсаң, менә нәрсә, баһадир, сезгә шушы көннәрдә бер кызны урларга туры килер.

– Кыз урларга?! Кемне?!

– Анысы сезгә барыбер түгелмени? Ат урлый белгәч, кыз гына урларсыз әле. Качкын азатың Артык әмир Хаҗиның ике атын урлап киткән.

– Бер ат өчен икене, әйбәт түгел бер дә, егетләрчә түгел дим, Зәйтүнә туташ!

– Син көләсең, Җик Мәргән?

– Юк, көлмим, Зәйтүнә туташ. Бичарадан ул, чарасыздан шуңа барды, ләкин мин аңа урларга кушмаган идем. Без ат караклары түгел.

– Ат караклары булмасагыз, кыз карагы булырсыз.

– Кичерә күр, Зәйтүнә туташ! Артык бит «Атларны сатып алып кайттым» диде.

– Кабат әйтәм, Җик Мәргән, азатың Артык атларны урлап алып кайткан. Урлап! Ат карагы ул синең азатың!

– Әйткән сүзең хак булса, мин аны иртәгә үк куып җибәрәм. Ышан, Бачман баһадир сеңлесе Зәйтүнә!

– Мин беләм, Мәргән, син – качкын! Әмма ишләреңә дә, сиңа да ышануы кыендыр. Беләсең булса кирәк, сине абаң Тубыкбай гына түгел, хан да эзли. Мин сине бүген алар кулына тапшыра алган булыр идем, әмма алай итмәдем. Ләкин белеп китсәң иде, Сәлим хан кулыннан мәргән аты алган Җик: мактанчык син, көч-куәтеңә масайган эре җан. Менә әле дә син мыскыллы елмаеп торасың. Ышанмыйсың, имеш, ничек инде Болгарга даны таралган мәргәнне ниндидер кыз, бәйләп, ханга илтеп тапшыра алсын. Җитмәсә, урманда. Икәүдән-икәү генә. Син – ир-егет, ә ул – кыз бала. Шулаймы?! Шулай, шулай, әнә һаман елмаясың. Тик белеп торсаң иде, Җик Мәргән, кирәк дип табам икән, мин сине, чынлап та, ханга илтеп тапшыра алам. Янә бер яңалыкны ишет: сине ил-халкың кабул итмәде. Бу – хак. Югыйсә әмир Хаҗи урманнарында качып йөрмәс идең, әүвәл үз халкың йөзендә терәк табар идең. Димәк, син— халкыңа, халкың сиңа ышанмый. Халкың өчен син бары тик язгы тузганак. Җил чыгуга, тузарсың да китәрсең. Бу – бер. Икенчедән, Җик Мәргән, син ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен боздың. Абаң Тубыкбайга кеше иңе күтәрә алмастай таләпләр куйдың. Илгә кайткач, сиңа иң әүвәл халкың алдында абруй казанырга кирәк иде, аннары гына абаңа таләпләрең куяр идең, тик син моны эшли алмадың, сәяси сукырлык күрсәттең. Шуннан халкың алдында дәрәҗәң төште, минем дә кәефемне кырдың. Ә бит мин сиңа зур өметләр баглаган идем. Син хәзер минем өчен дә, халкың өчен дә, абаң өчен дә атыңнан егылдың, Җик! Син – качкын! Казак та түгел, качкын. Казак ялланып хезмәт итә, синең ялланыр әмәлең дә калмады. Менә хәзер мин сине яллыйм, һич югы, качкынлыктан коткарасым килә. Йомышла минем йомышымны?!

– Йомышыңны әйт, Зәйтүнә туташ! Йомышыңны әйт! Син минем ирлек вә егетлек горурлыгыма кагылдың. Әйт йомышыңны, Зәйтүнә туташ, әйт!

– Менә шулай, ачулы егет тапкыр булыр, ди. Әлегә әйтмим, Җик Мәргән! Күрәм, син кызу канлы, һәрнәрсәне куркытып хәл итәргә өйрәнгәнсең. Ә мин синнән курыкмыйм. Ишетәсеңме, Җик?!