– Зәйтүнә туташ, синең мине алдыңа тезләндерергә исәбеңме әллә? Эшләмә моны, кичер берәүне. Безнең бабаларыбыз ике очракта гына тезләнгәннәр. Коткар мине бу хурлыктан! Алар бары тик чишмәдән су эчкәндә һәм әләмнәре катында гына тезләнгәннәр. Мин чишмәгә килдем, тезләнеп су эчтем, инде йомышың йомышларга ант итеп, алдыңа тезләнимме? Ә сиңа әйтер сүзем бар: моннан соң бер көн дә качып йөрмәм һәм караклык итмәм, гаделлекне халкым белән бергә эзләрмен!
– Тор, Җик Мәргән, тор! Үз алдымда тезләнеп торганыңны күрәсем килми. Ир-егет бул! Инде йомышым тыңла. Мин бүген Бөек калага китәм. Хан кызы Назлыгөл янында утырмада булачакмын. Ишеткәнең бардыр, Җик, хан кызы оста Дәүранга гашыйк. Ләкин алар беркайчан да кәсеп итми кавыша алмаслардыр. Кавыштырыйк без аларны. Шул булыр синең миңа игелегең. Хан кызын, урлап, Яңа калага, оста Дәүранга илтергә кирәк.
– Зәйтүнә туташ, хәтерем ялгышмаса, оста Дәүран хан колы иде түгелме?
– Хан колы, әмма әмир Хаҗи аңа ирек бирде. Өч көннән иптәшләрең белән Бөек калага килегез. Иртәнге якта Назлыгөл Хан күленә төшәр. Янында ике-өч кыз булыр. Калганына сезне өйрәтәсе юктыр дип уйлыйм. Икенче көнне хан кызы Назлыгөл Яңа калада булсын. Калага төнлә белән керерсез. Каравылбаш янында үзем булырмын. Хан кызын оста Дәүранда калдырасыз да туры Иске Казан кирмәненә китәрсез. Абам Бачманга менә шул беләзегемне бирерсез. Беләзекне алдан ук биреп куям. Ышаныч билгесе.
Җик Мәргән кыз кулыннан беләзекне үрелеп алды да куенына тыкты һәм баш иде.
Зәйтүнә сызгырып җибәрүгә, каршысына ак ат чабып килде, иясен күргәч, кешнәп куйды. Кыз егетләргә хас җитезлек белән атка атланды да, артына да әйләнеп карамый, күздән югалды.
Ни бу?! Төшендәме, өнендәме?! Хикмәт димәсәң, хикмәт. Ниндидер кыз килде дә Җик Мәргән хәтле Җик Мәргәнне арканга алып, ант иттерде һәм күз ачып йомганчы китеп тә барды. Инде антын җиренә җиткереп башкармаса, нәзере тотар. Җик Мәргән карама башында утырган саесканга игътибар итте, шуннан күзе чишмә янында яткан күн капчыкка төште. Барысы да өнендә булган, су алырга да кайтырга кирәк. Ишләре көтәдер.
Аланга ул йөгерә-атлый кайтып керде. Артык белән Мамак куышта утыралар, кызып-кызып сөйләшәләр, атлары утлый. Атларны да эчерәсе иде бит, нишләп утыралар. Каравыллары кая?! Җик Мәргәннең ачулы чагы иде, су тулы капчыкны куышка терәп куйды да, атларның тышауларын чишеп, тезгеннәрен җыйды һәм чишмәгә эчерергә алып китте. Атларны эчереп кайтып килгәндә генә, кадала-каплана якынлашучы Артык белән Мамакны күрде.
– Баһадир, баһадир! – диде Артык, коты алынып. – Атларыбызны урлаганнар дип торабыз! Күр инде, тәмам котны алдың!
– Мин аны бераз абайлаган идем, – диде Мамак, елмаеп.
Җик Мәргән тезгенне ишләренә бирде дә, бер сүз дә әйтми, алдан атланды. Артык белән Мамак күзгә-күз карашып алдылар. Аланга кайтып җитеп, атларын тышаулагач:
– Шүрәле очрадымы әллә, баһадир, нигә бик озак йөрдең? – дип сорады Артык.
– Артык, син кем атларын урладың? – дип эндәште аңа Җик, ә үзе җәясенә ук элә башлады. – Кем атларын урладың, дим?!
– Баһадир!..
– Ни булды, баһадир? Баһадир! – дип килеп чыкты куыштан Мамак.
– Китеп тор, Мамак! Китеп тор, дим! – дип җикерде Җик Мәргән. – Җавап бир, Артык!
– Мин аның сука атларына тимәдем, баһадир!
– Сука атларына! Күр әле нәрсә ди?! Күр әле моны! Ә нигә башка атларына тидең? Нигә урладың атларны?! Ә бит ялганладың, җирбит, ялганладың! Имеш, акча биреп ала. Акчага икән, ул адәм сиңа иярен дә биргән булыр иде! Инде нишләтәбез моны, Мамак?!
– Ат кыз түгел, баһадир, кичерик, – диде Мамак.
– Кем түгел? – Мәргән ирексездән елмаеп куйды.
– Ат кыз түгел, дим, кичерик бер юлга. Аннары аш та суына, ашап алырга иде…
Җик Мәргән җәясен иңенә алды, угын садагына салды.
– Яшә, эттән туган нәмәстә! Тик мине тагын кичерер әле дип уйлама!
– Яңадан кылмас ул андый ахмаклыкны, кылмас, баһадир! – диде Мамак. Аннары икенче иптәшенә эндәште: – Йә, ник катып калдың, бар, агачлар арасына кереп җылап кил!
– Бар, бар, аннары бер кызык сөйләрмен үзегезгә. – Җик Мәргән күңеленнән Артыкны кичергән иде инде, иллә йөрәге һаман да килешми иде. Егет аларны алдады, ике бөртек дустын, ә күбәү булсалар, ун, егерме, йөз, мең… Һәм һәркайсы баһадирларын алдаса? Ант эчкәч, бер табынга утырып ашагач?.. Ләкин шундук Зәйтүнәнең Артыкка хәзергә берни белдермәскә дигән сүзе исенә төшүгә, үзалдына кызарынып куйды. Ә бит ул үзе дә кызга биргән вәгъдәсен бозды. Кыз урларга барыр алдыннан башларга ярый идеме бу сүзне? Юк!
Табын янында Артык ипи тотып тәүбә итте, атларны урлаган икән, акчаны иясенә бирмәгән. Артык янчыгындагы дүрт тәңкә алтынны ашъяулыкка чыгарып салды.